Эчтәлеккә күчү

Һаҗәр (Инҗил)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һаҗәр (Инҗил) latin yazuında])
Һаҗәр
Ватандашлык Борынгы Мисыр
Туу датасы XX гасыр до н. э.
Туу урыны Борынгы Мисыр, Мисыр
Үлем датасы XX гасыр до н. э.
Ата фараон[d][1]
Ире яки хатыны Ибраһим пәйгамбәр
Балалар Измаил[d][2]
Һөнәр төре йорт хезмәтчесе
Башкарган вазыйфа консорт[d]
Активлык урыны Фәлистыйн[3] һәм Якын Көнчыгыш[3]
Иҗтимагый сыйныф йорт хезмәтчесе
Телгә алынган хезмәтләр Коръән һәм Genesis 25[d]
Отсутствует в Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d]
 Һаҗәр Викиҗыентыкта

Һаҗәр (яһүд. הגר Хагар; бор. грек. Άγαρ; лат. Agar; гарәп. هاجر Һаҗәр) — Мисыр хатыны, кол, Сарра бала таба алмаган вакытта аның хезмәтчесе, ул Ибраһимнең (Авраам) җариясе була һәм аңа Исмәгыйль (Измаил) исемле угыл таба[4] .

Ибраһим пәйгамбәрнең Саррадан туган улы Исхак (Исаак) үсә башлагач, Һаҗәр белән Исмәгыйль, Сарраның таләп итүе буенча, Ибраһим пәйгамбәрнең йортыннан куып чыгарылалар .

Һаҗәр көньякка күченеп, Гарәбстан чүленә урнаша, анда Исмәгыйль соңрак «Исмәгыйльлеләр» (үз исеме буенча) һәм «Һәҗәрлеләр» (агаряннар, әнисе исеме буенча) дип аталган гарәп кабиләләренә нигез салган. Исмәгыйль гарәпләрнең бабалары дип санала, ә аның әнисе буларак, Һаҗәр гарәп риваятьләрендә мөһим урын алып тора.

Гарәп әдәбиятында Һаҗәр турында күп риваятьләр сакланып калган, һәм Һаҗәр белән Исмәгыйльнең Ибраһим йортыннан куылуы күренеше рәссамнар тарафыннан картиналарда кат-кат кабатланган.

1909 елда ачылган (682) Агар астероиды Һаҗәр исеме белән аталган.

Инҗил буенча (16:1—16; 21:9—21), Агарь — Сарраның хезмәтчесе. Авраамның җариясенә әйләнеп, ул аңа беренче баласын — Исмәгыйльне (Измаил) тудыра. Баласы булмаган Сарра, ул чордагы гадәт буенча, туган балаларын соңыннан уллыкка алыр өчен, Авраамга Мисырдан алып кайткан хезмәтчесе Агарь белән якынлык кылырга тәкъдим итә. (Инҗил, 30), Рахил һәм Лия дә шулай эшлиләр). Бу йола Инҗилдән тыш чыганакларда да күрсәтелә (Нузи һәм Хаммурапи кануннары). Йола буенча, бала таба алмаган хатын иренә кол хатынны китерә, ә ул тапкан балалар хокуклы мирасчы булып саналалар. Әле йөклелек вакытында ук Агарь булачак баласына гаилә башлыгы исемен тапшыру турында хыялланып, горурлана һәм үзенең хуҗабикәсенә кара хөрмәтсез була башлый. Сарра иренең рөхсәтеннән Агарьне кысрыклый, ә анысы чүлгә качарга мәтбүр була. (Агарь исеменең ихтималлы этимологиясе — качу, китү). Чүлдәге чишмә янында аны Фәрештә таба, аны тынычланырга һәм чынбарлыкны кабул итәргә өнди. Улыннан зур гаскәри кабилә туачагы турында фараз әйтә. Бу очрашу хөрмәтенә чишмә Беэр-лахай-рои ("Мине күрүче Теренең чыганагы). Агарь Авраамга кайта һәм Измаил исемле бала таба. 14 ел узгач, Сарраның Исаак исемле үз баласы туа. Аны күкрәктән аеру хөрмәтенә узган мәҗлестә хуҗабикә белән хезмәтче арасында тагын ызгыш туа. Авраам Аллаһның рөхсәтеннән Агарь белән Измаилне өйдән куып чыгара (Хаммурапи язмаларында бу йола да телгә алына). Чүлдә адашып, Агарь сусаудан үлеп килүче улын югалта яза, ләкин Аллаһ аларга су коесын күрсәтә һәм булачак гаскәри кабилә турындагы фаразны раслый. Инҗил апокрифында Агарь Авраамга башка зур бүләкләр белән бергә фиргавен тарафыннан бирелгән, дип әйтелә. Фиргавен үзе авырый торган була. (Инҗил, 12). Соңрак чыккан риваятьләр Агарьне фиргавен кызы дип карый һәм аның Сарра белән бәхәсләренең нечкәлекләрен тасвирлый. (Берешит Рабба 45; 53)[5].

Галатиялеләргә язган хатында рәсүл Паул Агарь турындагы хикәяне Синай кануны ("хәзерге Иерусалим ") һәм аңа буйсынган яһүдләр өчен аллегория дип аңлый. Алар "Өстәге Иерусалим"гә караган мәсихчеләрнең анасы буларак Авраамның ирекле хатыны Сарра белән чагыштырыла. Агарь Аллаһ боерыгы буенча Ибраһим йортыннан киткән кебек, Мәсих килгәннән соң канун камыты астында калырга теләгән яһүдләр дә Аның патшалыгы варислары була алмыйлар (Гал. 4:22-30). Сарра белән Агарь һәм аларның балалары арасындагы мөнәсәбәтләр, Агарь белән Измаил язмышы, Александрияле Изге Кирилл фикеренчә, Яңа Гаһед һәм Иске Гаһед чиркәүләре арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм Яңа Гаһед чорындагы соңгысының язмышын алдан күрсәткән. Агарь улының чүлдә котылуы Чумылдыруның коткаручы мәрхәмәтен аңлаткан (Ниссалы Изге Григорий, Яктылык көнендәге вәгазь // Әсәрләр. 8 нче өлеш. 12-13 нче битләр; Кипрлы Изге Эпифаний, Универсаль һәм Апостол Чиркәвенең Иманы турында Кыскача Чын Сүз. 7 нче бүлек // Әсәрләр. 5 нче өлеш. 321 нче битләр)[5] .

Ислам традициясендә Һаҗәр исемле (гарәп. هاجر). Инҗил хикәясендәге кебек үк, Һаҗәр — Ибраһим пәйгамбәрнең хатыны һәм аның өлкән улы Исмәгыйльнең әнисе. Ул Мисыр фиргавененең кызы була.

Сара белән Ибраһим Бабылдан Мисырга килгәч, Мисыр фиргавене аңа Һаҗәрне бирә, һәм ул аны коллыкка ала. Сара озак вакыт баласыз булганга күрә, ул Ибраһимгә Һаҗәргә өйләнергә тәкъдим итә. Һаҗәр Ибраһимның улы Исмәгыйльне тапкач, Сара сабый белән Хаҗәрдән көнләшә башлый. Шуңа күрә Аллаһ Ибраһимгә ана белән улын Мәккәгә алып китәргә һәм анда калдырырга боера. Ибраһим буйсынып, аларны сусыз чүлгә күчерә, ә үзе өенә кайта. Берникадәр вакыттан соң Һаҗәрнең суы бетә, һәм ул аны эзләргә мәҗбүр була. Шулчак кечкенә Исмәгыйльнең аяк астында Зәмзәм дип аталган чишмә барлыкка килә[6] .