Һедда Циннер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һедда Циннер latin yazuında])
алман. Hedda Zinner
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Алмания
 Демократик Алмания Җөмһүрияте
Имя в браке Hedda Erpenbeck[3] һәм Hedda Erpenbeck-Zinner[3]
Тәхәллүс Elisabeth Frank[3] һәм Hannchen Lobesam[3]
Туу датасы 20 май 1904(1904-05-20)
Туу урыны Львов, Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан[2]
Үлем датасы 4 июль 1994(1994-07-04)[4][2] (90 яшь) яки 1 июль 1994(1994-07-01)[5] (90 яшь)
Үлем урыны Берлин, Алмания[2]
Җирләнгән урыны Доротеенштадт зираты[d]
Кабер сурәте
Ире яки хатыны Фриц Эрпенбек[d]
Балалар Йон Эрпенбек
Язма әсәрләр теле алман теле
Һөнәр төре тәрҗемәче, актёр, журналист, театр актеры, язучы
Активлык урыны Берлин[6]
Сәяси фирка әгъзасы Алманиянең бердәм социалистик фиркасе[d] һәм Алмания коммунистлар фиркасе[d]
Бүләкләр
Эра XX гасыр
 Һедда Циннер Викиҗыентыкта
2 ноябрь,1966 ел.Сулдан уңга: Лилли Бехер, Һедда Циннер һәм Фриц Эрпенбек

Һедда Циннер — (алман. Hedda Zinner; 20 май 1905 ел — 4 июль 1994 ел) — яһүд чыгышлы немец (алман) язучысы, актёр, журналист һәм радио хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һедда Циннер 1905 елның 20 маенда Львов шәһәрендә яһүд Адольф Циннер гаиләсендә туган. Мәктәптән соң 1923-1925 елларда Венада театраль академиядә укый. 1929 елда Берлинда яши башлаганга кадәр төрле сәхнәләрдә уйный. 1929 елда Циннер Алмания Коммунислар партиясына керә (1946 елдан — Алмания Социалистик бердәм фиркасе — СПГ).

1930 елдан Циннер төрле басмаларда социаль-сәяси һәм сатира-тәнкыйтле шигырьләрен бастыра. Фриц Эрпенбек белән танышып, озакламый аңа тормышка чыга. «Зур чолганыш» (алман. Großrazzia) дип аталган тентү, кулга алулардан соң[7]1933 елның 15 мартында гаиләгә ашыгыч рәвештә Венага качырга туры килә. Киләсе елда Прагага күченәләр, анда Һедда «Студия-1934» дип аталган сәяси кабаре төзи һәм җитәкче була (алман. Studio 1934).

1935 елның апрелендә Циннер ире белән ССРБга күченә. Башта Мәскәүдә урнашалар, ул «Көрәшчеләр (Борцы)» кинокартинасында героиняның — дирижер Клеберсбуш хатынының — тавышын немец телендә яңгырата (1936).

1935-1941 елларда Һедда Циннер «Мәскәү тавышы» радиосының нем телендәге редакциясендә эшли, радиопьесалар яза, «Немец үзәк газетасы» (алман. Deutsche Zentralzeitung) һәм башка басмаларда әсәрләре чыга. ССРБ Язучылар Берлеге әгъзалыгына кандидатлыкта була.

1936 елның декабрендә Циннер совет гражданлыгы ала.

1938 елда Һедда Циннер "Немец үзәк газетасы"нда бүлек мөдире урынбасары.

1941 елның сентябреннән Циннер «Немец халык радиостанция»сының (алман. Deutscher Volkssender) хатын-кызлар өчен тапшыруларын алып бара.

1941 октябреннән 1943 елга кадәр Башкорт АССРының башкаласы Өфедә эвакуациядә була, биредә аның улы Йон дөньяга килә.

1945 елның июнендә Һедда Циннер гаиләсе белән Берлинга кайта.

1946 елда Радиохәбәрләр бинасында (алман. Haus des Rundfunks) режиссер булып эшли башлый.

1950-1960 нчы елларда Шиффбауердаммдагы Театрда (алман. Theater am Schiffbauerdamm) режиссер булып эшли.

1946 елда Циннер Немец хатын-кызлар советына сайлана.

1958 елда Германиянең Социалистик бердәм партиясенең — (СПГ) V съезды делегаты итеп сайлана.

1959 елдан Һедда Циннер Чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр җәмгыятенең рәис урынбасары була.

1975 елда Циннер ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. ГДР Язучылар Берлегенең мактаулы әгъзасы итеп алына.

Циннер ГДРның Демократик хатын-кызлар союзында актив эшли, Алмания-совет дуслыгы җәмгыятендә зур эш башкара.

Берлинда Доротеенштадт зыяратында җирләнгән.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Unter Dächern — «Под крышами». Стихи, 1936
  • Das ist geschehen — «Это случилось». Стихи, 1939
  • Caféhaus Payer — «Кофейня „Пайер“». Пьеса, 1945
  • Humanistisches Sonett — «Гуманистический сонет», 1947
  • Alte Dichtung und Folklore fern und nah — «Древняя поэзия и фольклор издали и вблизи». Эссе, 1947
  • Alltag eines nicht alltäglichen Landes — «Обычный день необычной страны». Очерки и стихи, 1950
  • Spiel ins Leben — «Игра в жизнь». Пьеса, 1951
  • Der Mann mit dem Vogel — «Человек с птицей». Көлке, 1952
  • Freie Völker, freie Lieder — «Свободные народы — свободные песни». Стихи, 1952
  • Wir fahren nach Moskau — «Мы едем в Москву». Рассказы для детей, 1953
  • Der Teufelskreis — «Чертов круг». Драма, 1953
  • Nur eine Frau — «Всего лишь женщина». Роман, 1954
  • Lützower — «Лютцовцы». Спектакль, 1955
  • General Landt — «Генерал Ландт». Спектакль, 1959
  • Was wäre wenn ...? — «Что было б, если..»
  • Leistungskontrolle — «Контрольная работа». Молодежный Спектакль, 1960
  • Ravensbrücker Ballade — «Равенсбрюкская балада». Трагедия, 1961
  • Auf jeden Fall verdächtig — «В любом случае подозрительный». Пьеса, 1961
  • Ein Amerikaner in Berlin — «Американец в Берлине». Фарс, 1963
  • Wenn die Liebe stirbt — «Когда умирает любовь». Рассказы, 1965
  • Elisabeth Trowe — «Элизабет Трое». Киноновелла, 1969
  • Ahnen und Erben — «Предки и наследники». Трилогия
    • Regina — «Регина», 1968
    • Die Schwestern — «Сестры», 1970
    • Fini — «Фини», 1973
  • Auf dem roten Teppich — «На красном ковре». Очерки, 1978
  • Katja — «Катя». Роман, 1980
  • Die Lösung — «Решение». Роман, 1981
  • Arrangement mit dem Tod — «Сделка со смертью». Роман, 1984
  • Glas und Spiegel — «Стекло и зеркало». Байки, песни, стихи, 1985
  • Die große Ungeduld — «Сильное нетерпение». Рассказы, 1988
  • Selbstbefragung — «Допрос себя самой». Мемуары, ISBN 3-371-00195-4
  • Ins Leben entlassen — «Отпустить в жизнь». Рассказы, 1990

Фильмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1956: «Чертов круг»
  • 1958: «Всего лишь женщина»
  • 1962: «Ота из класса 12b»
  • 1972: «Лютцовцы»
  • 1988: «Актриса»

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1954 — ГДРның милли премиясе
  • 1957 — ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (көмеш)
  • 1959 — Берлинның Иоганн Вольфганг фон Гете ис. премиясе
  • 1960 — Лессинг ис. бүләк (ГДР)
  • 1964 —Карл фон Осецкий медале (ГДР Тынычлык советы)
  • 1974 — Лион Фейхтвангер ис. бүләк
  • 1975 — ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (алтын)
  • 1980 — Карл Маркс ордены
  • 1989 — ГДРның Сәнгать һәм әдәбият буенча милли премиясе (I класс)
  • ???? —Алмания-совет дуслыгы җәмгыятенең Хөрмәтле тамгасы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Blumesberger S. Handbuch der österreichischen Kinder- und Jugendbuchautorinnen — 2014. — ISBN 978-3-205-78552-1
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  4. Internet Movie Database — 1990.
  5. https://www.bundesstiftung-aufarbeitung.de/de/recherche/kataloge-datenbanken/biographische-datenbanken/hedda-zinner?ID=3961
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #118637061 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. См. deZeit des Nationalsozialismus

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]