Һейдәр мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һейдәр мәчете latin yazuında])
Мәчет
Һейдәр мәчете
әзери. Heydər Məscidi
Ил Азәрбайҗан
шәһәр Бакы, Бинәкади районы, Бабашов урамы, 1107
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, шигый
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 20122014 еллар
Төп даталар:
2014 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Һейдәр мәчете (әзери. Heydər Məscidi) — Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Азәрбайҗанның 1993—2003 еллардагы президенты Һейдәр Әлирза улы Әлиев (19232003) хөрмәтенә аталган. Һейдәр мәчете — Кавказдагы иң зур мәчетләрнең берсе[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һейдәр Әлиев чорында Азәрбайҗанда 500дән артык мәчет төзелгән. Һейдәр Әлиев истәлегенә мәчет төзү карарына Һейдәр Әлиевның улы, Азәрбайҗан президенты (2003 елдан) Илһам Әлиев 2012 ел уртасында кул куя. Төзелеш эшләре 2012 елның сентябрендә башлана, 2014 елның азагында тәмамлана. 2014 елның 26 декабрендә мәчет тантаналы ачыла. Тантанада РФнең Төньяк Кавказ республикалары мөфтиләре шурасы (Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге) рәисе мөфти Исмаил Бердыев катнаша[2].

Кавказ мөселманнары идарәcе мәчеткә сөнни мәзһәбе имамы итеп Хафиз Аббасовны, шигый мәзһәбе ахуны итеп Рүфәт Гараевны билгели[1], әмма мәчеттә дини җәмгыять төзелми. Башка мәчетләрдән аермалы буларак, Һейдәр мәчете Һейдәр Әлиевкә багышлап төзелгән комплекс нигезләмәсе нигезендә идарә ителә[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең (әйләнә-тирәдәге территория белән) мәйданы 12 мең квадрат метр, мәчет бинасының мәйданы 4 200 квадрат метр. Бина Ширван-Апшерон архитектура мәктәбе стиленә охшатып эшләнгән таш белән тышланган. 4 манарасы, 2 гөмбәзе бар. Манаралар 95 метр биеклектә. Төп гөмбәзнең биеклеге 55 метр, икенче гөмбәзнең биеклеге 35 метр.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]