Һенрик Ибсен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һенрик Иоһан Ибсен
Schaarwächter Henrik Ibsen cropped.jpg
Һенрик Ибсен
Туу датасы: 20 март 1828(1828-03-20)
Туу урыны: Шиен, Норвегия
Үлем датасы: 23 май 1906(1906-05-23) (78 яшь)
Үлем урыны: Кристиания, Норвегия
Ватандашлык: Норвегия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург
Иҗат итү еллары: 1850-1906
Юнәлеш: критик реализм
Дебют: «Катилина», 1850
Бүләкләр: «Изге Олаф Ордены», «Данеброг Ордены», «Поляр йолдыз Ордены»

Һенрик Иоһан Ибсен (норв. Henrik Johan Ibsen; 20 март 1828 ел, Шиен23 май, 1906 ел, Христиания) – атаклы норвег драматургы, Аурупа «яңа драма»сына нигез салучы. Шулай ук шигърият һәм публицистика белән дә шөгыльләнгән. Ул шул чорда Норвегиянең әдәби теле булган дания телендә (аның норвег диалектында) язган.

Биография[үзгәртү]

Иҗатның башлангыч чоры[үзгәртү]

Һенрик Ибсен 1836 елда бөлгенлеккә төшкән бай коммерсант гаиләсендә 1828 елның 20 мартында туа.

1844 елдан башлап, Һенрик Ибсен аптекарь булып эшли. Ул вакытта ул беренче шигырьләрен һәм Борынгы Рим тарихы турында «Катилина» драмасын яза (Catilina, 1850). Драма тәхәллүс белән генә чыга һәм бик популяр булмый. 1850 елда Кристианиядә Ибсенның «Баһадир курганы» пьесасы куела. 1852-1857 елларда ул Бергенда беренче норвег милли театры белән җитәкчелек итә, 1857-1862 елларда исә Христианиядәге Норвег театры башлыгы була. Тормышының Берген периоды язучының сәяси миллләтчелек һәм Скандинавия фольклоры белән кызыксыну вакытына туры килә. Менә шулай «Эстроттан Фру Ингер», «Сульхаугта мәҗлес», «Ульф Лилиенкранс», «Хельгеландта сугышчылар» кебек «урта гасыр» пьесалары туа. 1862 елда Ибсен «Мәхәббәт комедиясе» әсәрен яза, анда ул чиновниклар-мещаннар Норвегиясен сурәтли. «Тәхет өчен көрәш» драмасында (1864) Ибсен прогрессив тарихи миссия башкаручы геройның җиңүен күрсәтә. Ләкин озакламый үзенең әдәби һәм әдәби булмаган сәбәпләр Ибсенны чит илләргә, яңа әдәби формалар эзләргә чыгып китәргә этәрә.

Драматик реформа башлану[үзгәртү]

Ибсен 15 ел тормышын чит илдә үткәрә, Римда, Дрезденда, Мюнхенда яши. Аның бөтен дөньяга билгеле әсәрләре «Бранд» (1865 ел) һәм «Пер Гюнт» (1867) шигъри драмалары булып чыга. Алар Ибсенның һәм аның замандашының характерларының капма-каршы якларын сурәтлиләр. Дин әһеле Бранд – кеше иреге һәм динилегенең җитди һәм кырыс дәгъвәтчесе, аның максимализмында Сёрен Кьеркегор тәгълиматы эзләре күренә. Пер Гюнт, киресенчә, шәхси бәхетен эзли, ләкин тапмый.

1860 еллар ахыры-1870 еллар башында, социаль-сәяси каршылыклар көчәйгәндә, Ибсен иске дөньяның җимерелүен, «кеше рухы инкыйлабын» көтә. Юлий Апостат турындагы «Кесарь һәм галилеялы» драмасында (1873) ул кешедә рухи һәм матди башлангычларның киләчәк синтезы турында сөйли.

Курчак йорты[үзгәртү]

Ибсенның Русияда иң популяр пьесасы «Курчак йорты» (1879). Хельмер һәм Нора фатирының декорацияләре тамашачы яки укучыны мещан идиллиясенә чумдыралар. Тик аны Норага аның ялган векселе турыда искә төшерүче «поверенный» Крогстад боза. Торвальд Хельмер хатыны белән талаша һәм аны теләсә ничек гаепли. Кинәт кенә Крогстад акылына килә һәм вексельны Норага җибәрә. Ә Хельмер шунда ук тынычлана һәм хатынына кире нормаль тормышка кайтырга тәкъдим итә. Ләкин Нора инде үзенең ире өчен нинди дәрәҗәдә булуын аңлый. Ул мещан гаиләсе төзелешенең начарлыгын ачып бирә.

Пьеса Нораның китүе белән тәмамлана.

1880-еллар[үзгәртү]

Ибсен «Курчак йортыннан» соң беренче язган драма «Өрәкләр» була. Анда «Брандның» мотивлары күп кулланыла: варислылык, дин, идеализм. Ләкин «Өрәкләрдә» тәнкыйтьчеләр француз натурализмы тәэсирен дә билгеләп үтәләр.

«Халык дошманы» пьесасында (1882) тагын бер максималист Стокман курорт шәһәре өчен бик мөһим булган, ләкин төрле сулар белән пычранган чыганакны ябуны таләп итә. Әлбәттә, шәһәрлеләр чыганак турында хакыйкатьне таратмаска тырышалар һәм Стокманны шәһәрдән куып чыгаралар. Үз чиратында, Стокман монологларында күпчелек идеясе хакимлеген сүгә.

Импрессионизм һәм Шекспир тәэсирендә язылган «Кыргый үрдәк» драмасында (1884) идеалист Грегерс кешеләргә тормышта булган бар нәрсәне дә ачарга кярамый, дип санаган гуманист-докторга каршы куелган. «Яңа Гамлет» Грегерс табиб киңәшләренә игътибар итми һәм үз гаиләсенең серләрен ача, ә бу исә нәтиҗәдә аның сеңлесе Хедвиганың үз-үзен үтерүенә китерә.

Соңгы чор иҗат[үзгәртү]

Ибсенның соңгы пьесаларында астекст катлаулана, психологик сурәтнең нечкәлеге арта. «Көчле кеше» темасына алгы планга чыгарыла. Ибсен инде үз геройларына карусызга әйләнә. Мондый пьесаларның мисаллары - «Төзүче Сольнес» (1892), «Йун Габриель Боркман» (1896).

«Төзүче Сольнес» - әдипнең соңгы чор драмалары арасында иң әһәмиятлесе. Сольнес, Ибсен кебек үк, тормыш уңайлылыгы һәм югары дәрәҗәләр өчен җан тырмаша. Ә яшь Хильда аның манаралар төзү эшенә кире кайтуын таләп итә. Пьеса төзүченең егылуы белән тәмамлана. Бу әдәбиятчылар тарафыннан хәзергәчә аңлатылмаган тәмамлану: бер версия буенча, иҗат һәм тормыш бергә була алмыйлар, икенчесе буенча – чын рәссамның тормышы бары шулай гына туктарга тиеш.

Ибсен 1906 елда бәрелү аркасында вафат була.

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  1. Зур совет энциклопедиясе, 3 нче басма. Т.9. Евклид — Ибсен. 1972 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү]