Гидрофизика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гидрофизика latin yazuında])
(Һидрофизика битеннән юнәлтелде)
Гидрофизика

Гидрофи́зика — гидрология һәм геофизика фәннәренең гидросфераның (Җирнең су катлавы) үзлекләрен һәм андагы процессларны өйрәнүче бер бүлеге.

Гидрофизика түбәндәге мәсьәләләр белән эш итә:

  • суның (барлык халәтләрендә) молекуляр төзелеше;
  • су, боз һәм карның физик үзлекләре: җылы үткәрүчелеге, җылысыешлыгы, радиацион, электрик, радиоактив, акустик, механик (сыгылмалылык һ.б.);
  • сулыкларда һәм су агымындагы күренешләр: динамик (агымнар, дулкыннар, су күтәрелеше һәм чигенеше һ.б.), термик (сулыкларның җылынуы һәм суынуы, парга әйләнү һәм конденсация, бозның һәм карның барлыкка килүе һәм эрүе), яктылыкның су катламында йотылуы һәм таралуы һ.б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]