Һиндстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндстан latin yazuında])
(Һиндия битеннән юнәлтелде)

Һиндстан
Һиндстан илтамгасы
Байрак Илтамга
Һиндстан милли һимны
Рәсми телләр һинд теле[1] һәм инглиз теле[1]
Башкала Yaña Dähli
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

1 326 093 247 (июль 2020)[2]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

3 150 306 834 280 $[3] һәм 3 385 089 881 935 $[3] $
КПҮИ  0,633[4] 
Акча берәмлеге Һиндстан рупиясе[d]
Интернет-домен .in[5], .ભારત[d], .भारत[d], .ଭାରତ[d], .ਭਾਰਤ[d], .ভারত[d], .இந்தியா[d], .భారత్[d], .ভাৰত[d], .بھارت[d], .ಭಾರತ[d] һәм .ഭാരതം[d]
ISO коды IN
ХОК коды IND
Телефон коды +91
Сәгать кушаклары Һиндстан стандарт вакыты[d] һәм Asia/Kolkata[d][6]
Җини коэффициенты 35,7[7]
Балигъ булу яше 18 яшь

Һиндстан Җөмһүрияте яки Быһарат (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакьстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивалар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.

Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.

Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан атамасы Бөек Моголлар Империясе чорыннан башлап кулланыла. Илнең атамасы Һинд елгасының тарихи атамасы булган санскрит телендәге синдһу (санскр. सिन्धु) сүзеннән килә. Һиндстан Конституциясе илнең тагын бер атамасын кабул итә — Бһарат (хинди भारत). Ул борынгы Һинд патшасының санскриттагы исеменнән барлыкка килә.

Һиндстан рәсми символлары
Милли хайван
Милли кош
Милли агач
Милли чәчәк
Саклау астындагы хайван
Милли диңгез имезүчеләре
Милли сөйрәлүче
Саклау астындагы имезүчеләр
Милли җимеш
Милли гыйбадәтханә
Милли елга
Милли тау

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Һиндстан тарихы

Таш гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Субконтинентта беренче билгеле даими тораклар 9000 ел элек Мадхья-Прадеш штатының Бхимбетка дигән җирендә килеп чыккан. Соң неолитның археологик мәдәниятләре Һинд елгасы үзәнендә б. э. к. 6000 елдан 2000 елга кадәрге арада, Көньяк Һиндстанда 2800 елдан 1200 елга кадәрге арада чәчәк ата.

Бронза гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бронза гасыры Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда металлургиянең киң җәелүе һәм бакыр, бронза, аккургаш сыман металларны эретергә өйрәнүдән башлана.

Һинд цивилизациясенең чәчәк атуы б. э. к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы Хараппа һәм Мохенджо-Даро һәм хәзерге Һиндстандагы Дхолавира һәм Лотхал тора.

Тимер гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веда цивилизациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веда мәдәнияте — һинд-арийларга карый, һәм индуизмның санскритта төзелгән изге язамалары Ведалар белән ассоцияцияләнә. Көнбатыш галимнәре фикере буенча бу мәдәният б. э. к. 1500 ел белән 500 ел арасында яшәгән. Ләкин бу фикер белән Веда чорының башы б. э. к. IV меңьеллыкка караганын алга сөрүче Һиндстан галимнәре ризалашмый.

Галимнәр фикеренчә, тимер гасырының башы төньяк-көнбатыш Һиндстанда б. э. к. X гасырга туры килә.

Махаджанападалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б. э. к. V гасырда 16 патшалык формалаша: Каши, Косала, Анга, Магадха, Вриджи, Малла, Чеди, Вамша, Куру, Панчала, Матсья, Шурасена, Ассака, Аванти, Гандхара һәм Камбоҗа — алар Махаджанападалар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре санскритта, гади халык исә панкрит дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.

Бу вакытта төп дин булып брахманнар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар тора. Шулай ук б. э. к. VI гасырда Сиддхарта Гаутама (Будда) үзенең тәгълиматына нигез сала, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак джайнизм буларак формалашачак диннең тәгълиматын Махавира тарата.

Фарсы һәм грек басып керүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Македонскийның явы хәзерге Һиндстанның төньяк өлешенә кадәр барып җитә

Б. э. к. якынча 520 елда, Фарсы илендә Дарий I хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш Әфганстан һәм Пакистан) Ахеменидлар империясе тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.

Б. э. к. 334 елда Александр Македонский, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

Магадха империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

16 махаджанапада арасында иң мөһим урынны б. э. к. 684 елда нигез салынган Магадха исемлесе алып тора. Аның башкаласы булып Раджагриха шәһәре торган. Соңрак аңа Паталипутра атамасы бирелә. Б. э. к. 424 елда бу дәүләт башына Нанда династиясе килә.

Маурья империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б.э.к. 321 елда Чандрагупта Маурья Чанакья белән берлектә Нанда династиясен бәреп төшереп Магадхада Маурья династиясенә нигез сала, Маурья империясе барлыкка килә.

Маурья империясенең чәчәк аткан чорындагы территорияләре зәңгәр белән, империя белән иттифакта торучы дәүләтләр ачык зәңгәр белән күрсәтелгән.

Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә һинд-грек, һинд-скиф, һинд-парфян һәм һинд-сасанид мәдәниятләре карый. Һинд-грек патшалыгының нигезе грек-бактралы Деметрий патша тарафыннан б. э. к. 180 елда салына һәм хәзерге Әфганстан һәм Пакистан территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. Һинд-скифлар Себердән Бактрага, соңрак Согдианага, Кәшмирга, Гандхарага һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче скифлар булган. Аларның патшалыгы б. э. к. II—I гасырларда яши. Соңрак Парфян патшалыгы бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.

Деметрий I БактралыҺинд-грек патшалыгына нигез салучы, фил башын төшерелгән таҗ Һиндстанны яулап алуын аңлата

Гуптлар империясе белән бер үк вакытта яшәгән Фарсы Сасанид империясе бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә һинд-фарсы мәдәнияте туа.

Классик чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда классик чор VII гасырда Төньяк Һиндстанның Харша патша идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда мөселманнарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче индуизм, буддизм һәм джайнизмның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.

VII гасырда Харша патша уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.

Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, Көньяк-көнчыгыш Азиядәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын Индонезиягә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә әдәбият һәм архитектура югары дәрәҗәгә ирешә.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1611 елны Һиндстан җиренә инглизләр килә. «Сәүдә»не сылтау итеп, алар Һиндстанны ачыктан-ачык талый башлыйлар. Шушы байлыклар Англиядә капитализм үсешен тизләтә.

Ике йөз ел буена инглизләрнең талавы нәтиҗәсендә һиндстан халкы коточкыч хәерчелеккә дучар ителә, үлем хәленә килә. Түзәр хәле калмагач, 1857 елда халык, кулына корал тотып, колонизаторларга каршы баш күтәрә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый.

1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе — һиндстан милли кәнгрис партиясе төзелә. Егерме-утыз елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз максаты итеп куя.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт Бөек Октябрь социалистик революциясенең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннән-киңәя бара. Завод-фабрикаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә.

1942 елны Милли кәнгрис партиясе милли хөкүмәт төзүне таләп итә. Моңа җавап итеп, инглизләр партия җитәкчеләреннән Ганди, Неру һ. б. ларны кулга алалар. 1946 елны илдә гаять киеренке хәл туа. Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән Англия биредә көчәя баргач милли азатлык хәрәкәтенә каршы тора алмый. 1947 елны Англия, илне икегә бүлеп, икесенә дә, Пакстанга һәм һиндстанга доминион хокукы бирергә мәҗбүр була.

Беренче милли хөкүмәтнең премьер-министры Җаваһарлал Неру була. Ләкин Һиндстан доминион булып озак яшәми. Өч елдан соң, 1950 елның 26 гыйнварында, Һиндстан хөкүмәте илне бәйсез, мөстәкыйль дәүләт итеп игълан итә.[8]

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә Һиндстан географиясе.

Һиндстан Көньяк Азия территориясендә урнашкан. Мәйданы буенча бу дәүләт дөньяда җиденче урында тора (3 287 590 км², шул исәптә, коры җир: 90,44 %, су: 9,56 %). Халык саны буенча исә Һиндстан икенче урында (1 131 191 071 кеше). Һиндстан Пакистан, Кытай, Непал, Бутан, Бангладеш һәм Мьянма илләре белән чиктәш. Шулай ук су буенча Мальдив утраулары, Шри-Ланка һәм Индонезия белән чиктәш. Сорау астында булган Джамму һәм Кәшмир территориясе Әфганстан белән чиктәш.

Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә Һиндстан административ бүленүе.

Һиндстан – федератив җөмһүрият. Ул 28 штаттан, 6 союз территориядән һәм Милли башкала Дели округыннан тора. Бөтен штатларда үзләре сайлаган хөкүмәтләр бар. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләп төзелгән.

1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала.

Административ бүленү
Татар атамасы Җирле атама Башкала Мәйдан Халык саны (2007)
Штатлар
Андхра-Прадеш ингл. Andhra Pradesh
хинди आन्ध्र प्रदेश
телугу ఆంధ్ర ప్రదేశ్
урду آندھرا پردیش
Хайдарабад 275068 80 499 421
Аруначал-Прадеш ингл. Arunachal Pradesh
хинди अरुणाचल प्रदेश
Итанагар 83743 1 230 660
Ассам ингл. Assam
хинди असम
ассам. অসম
Диспур 78438 28 729 164
Бихар ингл. Bihar
хинди बिहार
Патна 99200 94 129 492
Гоа ингл. Goa
хинди गोवा
конкани गोंय
маратхи गोवा
Панаджи 3702 1 433 952
Гөҗәрат ингл. Gujarat
хинди गुजरात
гөҗәрати ગુજરાત
Гандинагар 196024 55 696 629
Джамму һәм Кәшмир ингл. Jammu and Kashmir
хинди जम्मू और कश्मीर
урду جموں و کشمیر
кашмири جۄم تٕ کٔشېر
Шринагар 222236 11 442 151
Джаркханд ингл. Jharkhand
хинди झारखंड
Ранчи 74677 29 863 038
Көнбатыш Бенгалия ингл. West Bengal
хинди पश्चिम बंगाल
бенгали পশ্চিমবঙ্গ
Колката 88752 86 787 185
Карнатака ингл. Karnataka
хинди कर्नाटक
каннада ಕರ್ನಾಟಕ
Бангалор 191791 56 788 225
Керала ингл. Kerala
хинди केरल
малаялам കേരളം
Тируванантапурам 38863 32 976 282
Мадхья-Прадеш ингл. Madhya Pradesh
хинди मध्य प्रदेश
Бхопал 308252 67 350 486
Манипур ингл. Manipur
хинди मणिपुर
манипури মনিপুর
Импхал 22327 2 722 938
Махараштра ингл. Maharashtra
хинди महाराष्ट्र
маратхи महाराष्ट्र
Мумбаи 307690 106 811 880
Мегхалая ингл. Meghalaya
хинди मेघालय
Шиллонг 22429 2 633 349
Мизорам ингл. Mizoram
хинди मिज़ोरम
Аиджал 21081 1 018 406
Нагаланд ингл. Nagaland
хинди नागालैंड
Кохима 16579 2 585 906
Орисса ингл. Orissa
хинди उड़ीसा
ория ଓଡ଼ିଶା
Бхубанешвар 155707 39 285 142
Пенджаб ингл. Punjab
хинди पंजाब
пенджаби ਪੰਜਾਬ
Чандигарх 50362 26 434 809
Раҗастхан ингл. Rajasthan
хинди राजस्थान
Джайпур 342239 63 904 350
Сикким ингл. Sikkim
хинди सिक्किम
непали सिक्किम
Гангток 7096 622 831
Тамил-Наду ингл. Tamil Nadu
хинди तमिलनाडु
тамил. தமிழ்நாடு
Ченнай 130058 64 881 871
Трипура ингл. Tripura
хинди त्रिपुराु
бенгали ত্রিপুরা
Агартала 10486 3 441 822
Уттаракханд ингл. Uttarakhand
хинди उत्तराखंड
Дехрадун 51125 9 237 587
Уттар-Прадеш ингл. Uttar Pradesh
хинди उत्तर प्रदेश
урду اتر پردیش
Лакхнау 243286 186 296 036
Харьяна ингл. Haryana
хинди हरियाणा
пенджаби ਹਰਿਆਣਾ
Чандигарх 44212 23 822 640
Химачал-Прадеш ингл. Himachal Pradesh
хинди हिमाचल प्रदेश
Шимла 55673 6 552 621
Чхаттисгарх ингл. Chhattisgarh
хинди छत्तीसगढ
Райпур 135194 22 529 537
Союз территорияләре
Андаман һәм Никобар утраулары ингл. Andaman and Nicobar Islands
хинди अंडमान और निकोबार द्वीप समूह
Порт-Блэр 8249 405 525
Дадра һәм Нагар-Хавели ингл. Dadra and Nagar Haveli
хинди दादरा और नगर हवेली
гөҗәрати દાદરા અને નગર હવેલી
Силвасса 491 278 826
Даман һәм Диу ингл. Daman and Diu
хинди दमन और दीव
гөҗәрати દમણ અને દિય
Даман 112 200 284
Лакшадвип ингл. Lakshadweep
хинди लक्षद्वीप
малаялам ലക്ഷദ്വീപ
Каваратти 32 65 545
Пондишери ингл. Pondicherry
хинди पांडिचेरी
фран. Pondichéry
малаялам പുതുച്ചേരി
тамил. புதுச்சேரி
телугу పుదుచ్చేర
Пудучерри 492 1 071 578
Чандигарх ингл. Chandigarh
хинди चंडीगढ़
пенджаби ੰਡੀਗੜ੍ਹ
Чандигарх 114 1 074 625
Милли башкала округы
Дели Милли башкала округы Delhi
хинди दिल्ली
урду دلی
пенджаби ਦਿੱਲੀ
Дели 1483 16 862 735

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Һиндстан халкы.

Халык саны буенча Һиндстан дөньяда Кытайдан соң икенче урында тора (1,15 млрд кеше). Халыкның 70% авылларда яши. Һиндстанның иң зур шәһәрләре: Мумбаи (элеккеге Бомбей), Дели, Колката (элеккеге Калькутта), Ченнай (элеккеге Мадрас), Бангалор, Хайдарабад һәм Ахмадабад.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

Һинд дине — Һиндстанда иң киң таралган дин, ул халыкның 80 % ын тәшкил итә. Ислам — халыкның ~15 % ы, тарафдарлары зурлыгы буенча икенче дин. Һиндстанда башка төп дини төркемнәр — христианнар (2,3 %), сикхлар (1,9 %), буддачылык вәкилләре (0,8 %) һәм джайнилар (0,4 %). 2011 елда һиндларның 0,9 % ы бернинди дин дә тотмый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]