Һиндстан
Байрак
| |
Шигарь | सत्यमेव जयते |
---|---|
Башкала | Яңа Дәһли |
Халык саны | 1 326 093 247 (июль 2020, бәя) |
Нигезләнгән | 15 август 1947 |
Сәгать кушагы | Һиндстан стандарт вакыты |
Рәсми тел | һинд теле, инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 3,287,263 км² |
Координатлар | 22.8°N 83°E |
Сәясәт | |
Хөкүмәт башлыгы | Нарендра Моди |
Диннәр | Һинд дине, Ислам, Христианлык, Сикхчылык, Буддачылык, Җәйничелек |
Икътисад | |
ТЭП | 3 150 307 миллион US$ (2021), 3 385 090 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Һиндстан рупиясе |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.28 (2021)[2] |
КПҮИ | 0.633 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 70.03 ел (2021)[4] |
Джини коэффициенты | 35.7 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | D төре[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[7] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +91 |
ISO 3166-1 коды | IN |
ХОК коды | IND |
Интернет домены | .in[8] |
Һиндстан Җөмһүрияте яки Быһарат (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакьстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивалар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.
Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.
Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.
Атама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һиндстан атамасы Бөек Моголлар Империясе чорыннан башлап кулланыла. Илнең атамасы Һинд елгасының тарихи атамасы булган санскрит телендәге синдһу (санскр. सिन्धु) сүзеннән килә. Һиндстан Конституциясе илнең тагын бер атамасын кабул итә — Бһарат (хинди भारत). Ул борынгы Һинд патшасының санскриттагы исеменнән барлыкка килә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Һиндстан тарихы
Таш гасыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Субконтинентта беренче билгеле даими тораклар 9000 ел элек Мадхья-Прадеш штатының Бхимбетка дигән җирендә килеп чыккан. Соң неолитның археологик мәдәниятләре Һинд елгасы үзәнендә б. э. к. 6000 елдан 2000 елга кадәрге арада, Көньяк Һиндстанда 2800 елдан 1200 елга кадәрге арада чәчәк ата.
Бронза гасыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бронза гасыры Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда металлургиянең киң җәелүе һәм бакыр, бронза, аккургаш сыман металларны эретергә өйрәнүдән башлана.
Һинд цивилизациясенең чәчәк атуы б. э. к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы Хараппа һәм Мохенджо-Даро һәм хәзерге Һиндстандагы Дхолавира һәм Лотхал тора.
Тимер гасыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Веда цивилизациясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Веда мәдәнияте — һинд-арийларга карый, һәм индуизмның санскритта төзелгән изге язамалары Ведалар белән ассоцияцияләнә. Көнбатыш галимнәре фикере буенча бу мәдәният б. э. к. 1500 ел белән 500 ел арасында яшәгән. Ләкин бу фикер белән Веда чорының башы б. э. к. IV меңьеллыкка караганын алга сөрүче Һиндстан галимнәре ризалашмый.
Галимнәр фикеренчә, тимер гасырының башы төньяк-көнбатыш Һиндстанда б. э. к. X гасырга туры килә.
Махаджанападалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б. э. к. V гасырда 16 патшалык формалаша: Каши, Косала, Анга, Магадха, Вриджи, Малла, Чеди, Вамша, Куру, Панчала, Матсья, Шурасена, Ассака, Аванти, Гандхара һәм Камбоҗа — алар Махаджанападалар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре санскритта, гади халык исә панкрит дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.
Бу вакытта төп дин булып брахманнар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар тора. Шулай ук б. э. к. VI гасырда Сиддхарта Гаутама (Будда) үзенең тәгълиматына нигез сала, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак джайнизм буларак формалашачак диннең тәгълиматын Махавира тарата.
Фарсы һәм грек басып керүләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Б. э. к. якынча 520 елда, Фарсы илендә Дарий I хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш Әфганстан һәм Пакистан) Ахеменидлар империясе тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.
Б. э. к. 334 елда Александр Македонский, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.
Магадха империясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]16 махаджанапада арасында иң мөһим урынны б. э. к. 684 елда нигез салынган Магадха исемлесе алып тора. Аның башкаласы булып Раджагриха шәһәре торган. Соңрак аңа Паталипутра атамасы бирелә. Б. э. к. 424 елда бу дәүләт башына Нанда династиясе килә.
Б.э.к. 321 елда Чандрагупта Маурья Чанакья белән берлектә Нанда династиясен бәреп төшереп Магадхада Маурья династиясенә нигез сала, Маурья империясе барлыкка килә.
Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә һинд-грек, һинд-скиф, һинд-парфян һәм һинд-сасанид мәдәниятләре карый. Һинд-грек патшалыгының нигезе грек-бактралы Деметрий патша тарафыннан б. э. к. 180 елда салына һәм хәзерге Әфганстан һәм Пакистан территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. Һинд-скифлар Себердән Бактрага, соңрак Согдианага, Кәшмирга, Гандхарага һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче скифлар булган. Аларның патшалыгы б. э. к. II—I гасырларда яши. Соңрак Парфян патшалыгы бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.
Гуптлар империясе белән бер үк вакытта яшәгән Фарсы Сасанид империясе бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә һинд-фарсы мәдәнияте туа.
Классик чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һиндстанда классик чор VII гасырда Төньяк Һиндстанның Харша патша идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда мөселманнарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче индуизм, буддизм һәм джайнизмның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.
VII гасырда Харша патша уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.
Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, Көньяк-көнчыгыш Азиядәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын Индонезиягә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә әдәбият һәм архитектура югары дәрәҗәгә ирешә.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1611 елны Һиндстан җиренә инглизләр килә. «Сәүдә»не сылтау итеп, алар Һиндстанны ачыктан-ачык талый башлыйлар. Шушы байлыклар Англиядә капитализм үсешен тизләтә.
Ике йөз ел буена инглизләрнең талавы нәтиҗәсендә һиндстан халкы коточкыч хәерчелеккә дучар ителә, үлем хәленә килә. Түзәр хәле калмагач, 1857 елда халык, кулына корал тотып, колонизаторларга каршы баш күтәрә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый.
1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе — һиндстан милли кәнгрис партиясе төзелә. Егерме-утыз елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз максаты итеп куя.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт Бөек Октябрь социалистик революциясенең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннән-киңәя бара. Завод-фабрикаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә.
1942 елны Милли кәнгрис партиясе милли хөкүмәт төзүне таләп итә. Моңа җавап итеп, инглизләр партия җитәкчеләреннән Ганди, Неру һ. б. ларны кулга алалар. 1946 елны илдә гаять киеренке хәл туа. Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән Англия биредә көчәя баргач милли азатлык хәрәкәтенә каршы тора алмый. 1947 елны Англия, илне икегә бүлеп, икесенә дә, Пакстанга һәм һиндстанга доминион хокукы бирергә мәҗбүр була.
- 1947 елда 15 августта — Һиндстан ике дәүләткә бүленә — Пакьстан һәм Һинд берлеге.
Беренче милли хөкүмәтнең премьер-министры Җаваһарлал Неру була. Ләкин Һиндстан доминион булып озак яшәми. Өч елдан соң, 1950 елның 26 гыйнварында, Һиндстан хөкүмәте илне бәйсез, мөстәкыйль дәүләт итеп игълан итә.[9]
Географик мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә Һиндстан географиясе.
Һиндстан Көньяк Азия территориясендә урнашкан. Мәйданы буенча бу дәүләт дөньяда җиденче урында тора (3 287 590 км², шул исәптә, коры җир: 90,44 %, су: 9,56 %). Халык саны буенча исә Һиндстан икенче урында (1 131 191 071 кеше). Һиндстан Пакистан, Кытай, Непал, Бутан, Бангладеш һәм Мьянма илләре белән чиктәш. Шулай ук су буенча Мальдив утраулары, Шри-Ланка һәм Индонезия белән чиктәш. Сорау астында булган Джамму һәм Кәшмир территориясе Әфганстан белән чиктәш.
Административ бүленү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә Һиндстан административ бүленүе.
Һиндстан – федератив җөмһүрият. Ул 28 штаттан, 6 союз территориядән һәм Милли башкала Дели округыннан тора. Бөтен штатларда үзләре сайлаган хөкүмәтләр бар. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләп төзелгән.
1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала.
Татар атамасы | Җирле атама | Башкала | Мәйдан | Халык саны (2007) | |
---|---|---|---|---|---|
Штатлар | |||||
Андхра-Прадеш | ингл. Andhra Pradesh хинди आन्ध्र प्रदेश телугу ఆంధ్ర ప్రదేశ్ урду آندھرا پردیش |
Хайдарабад | 275068 | 80 499 421 | |
Аруначал-Прадеш | ингл. Arunachal Pradesh хинди अरुणाचल प्रदेश |
Итанагар | 83743 | 1 230 660 | |
Ассам | ингл. Assam хинди असम ассам. অসম |
Диспур | 78438 | 28 729 164 | |
Бихар | ингл. Bihar хинди बिहार |
Патна | 99200 | 94 129 492 | |
Гоа | ингл. Goa хинди गोवा конкани गोंय маратхи गोवा |
Панаджи | 3702 | 1 433 952 | |
Гөҗәрат | ингл. Gujarat хинди गुजरात гөҗәрати ગુજરાત |
Гандинагар | 196024 | 55 696 629 | |
Джамму һәм Кәшмир | ингл. Jammu and Kashmir хинди जम्मू और कश्मीर урду جموں و کشمیر кашмири جۄم تٕ کٔشېر |
Шринагар | 222236 | 11 442 151 | |
Джаркханд | ингл. Jharkhand хинди झारखंड |
Ранчи | 74677 | 29 863 038 | |
Көнбатыш Бенгалия | ингл. West Bengal хинди पश्चिम बंगाल бенгали পশ্চিমবঙ্গ |
Колката | 88752 | 86 787 185 | |
Карнатака | ингл. Karnataka хинди कर्नाटक каннада ಕರ್ನಾಟಕ |
Бангалор | 191791 | 56 788 225 | |
Керала | ингл. Kerala хинди केरल малаялам കേരളം |
Тируванантапурам | 38863 | 32 976 282 | |
Мадхья-Прадеш | ингл. Madhya Pradesh хинди मध्य प्रदेश |
Бхопал | 308252 | 67 350 486 | |
Манипур | ингл. Manipur хинди मणिपुर манипури মনিপুর |
Импхал | 22327 | 2 722 938 | |
Махараштра | ингл. Maharashtra хинди महाराष्ट्र маратхи महाराष्ट्र |
Мумбаи | 307690 | 106 811 880 | |
Мегхалая | ингл. Meghalaya хинди मेघालय |
Шиллонг | 22429 | 2 633 349 | |
Мизорам | ингл. Mizoram хинди मिज़ोरम |
Аиджал | 21081 | 1 018 406 | |
Нагаланд | ингл. Nagaland хинди नागालैंड |
Кохима | 16579 | 2 585 906 | |
Орисса | ингл. Orissa хинди उड़ीसा ория ଓଡ଼ିଶା |
Бхубанешвар | 155707 | 39 285 142 | |
Пенджаб | ингл. Punjab хинди पंजाब пенджаби ਪੰਜਾਬ |
Чандигарх | 50362 | 26 434 809 | |
Раҗастхан | ингл. Rajasthan хинди राजस्थान |
Джайпур | 342239 | 63 904 350 | |
Сикким | ингл. Sikkim хинди सिक्किम непали सिक्किम |
Гангток | 7096 | 622 831 | |
Тамил-Наду | ингл. Tamil Nadu хинди तमिलनाडु тамил. தமிழ்நாடு |
Ченнай | 130058 | 64 881 871 | |
Трипура | ингл. Tripura хинди त्रिपुराु бенгали ত্রিপুরা |
Агартала | 10486 | 3 441 822 | |
Уттаракханд | ингл. Uttarakhand хинди उत्तराखंड |
Дехрадун | 51125 | 9 237 587 | |
Уттар-Прадеш | ингл. Uttar Pradesh хинди उत्तर प्रदेश урду اتر پردیش |
Лакхнау | 243286 | 186 296 036 | |
Харьяна | ингл. Haryana хинди हरियाणा пенджаби ਹਰਿਆਣਾ |
Чандигарх | 44212 | 23 822 640 | |
Химачал-Прадеш | ингл. Himachal Pradesh хинди हिमाचल प्रदेश |
Шимла | 55673 | 6 552 621 | |
Чхаттисгарх | ингл. Chhattisgarh хинди छत्तीसगढ |
Райпур | 135194 | 22 529 537 | |
Союз территорияләре | |||||
Андаман һәм Никобар утраулары | ингл. Andaman and Nicobar Islands хинди अंडमान और निकोबार द्वीप समूह |
Порт-Блэр | 8249 | 405 525 | |
Дадра һәм Нагар-Хавели | ингл. Dadra and Nagar Haveli хинди दादरा और नगर हवेली гөҗәрати દાદરા અને નગર હવેલી |
Силвасса | 491 | 278 826 | |
Даман һәм Диу | ингл. Daman and Diu хинди दमन और दीव гөҗәрати દમણ અને દિય |
Даман | 112 | 200 284 | |
Лакшадвип | ингл. Lakshadweep хинди लक्षद्वीप малаялам ലക്ഷദ്വീപ |
Каваратти | 32 | 65 545 | |
Пондишери | ингл. Pondicherry хинди पांडिचेरी фран. Pondichéry малаялам പുതുച്ചേരി тамил. புதுச்சேரி телугу పుదుచ్చేర |
Пудучерри | 492 | 1 071 578 | |
Чандигарх | ингл. Chandigarh хинди चंडीगढ़ пенджаби ੰਡੀਗੜ੍ਹ |
Чандигарх | 114 | 1 074 625 | |
Милли башкала округы | |||||
Дели | Милли башкала округы Delhi хинди दिल्ली урду دلی пенджаби ਦਿੱਲੀ |
Дели | 1483 | 16 862 735 |
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Һиндстан халкы.
Халык саны буенча Һиндстан дөньяда Кытайдан соң икенче урында тора (1,15 млрд кеше). Халыкның 70% авылларда яши. Һиндстанның иң зур шәһәрләре: Мумбаи (элеккеге Бомбей), Дели, Колката (элеккеге Калькутта), Ченнай (элеккеге Мадрас), Бангалор, Хайдарабад һәм Ахмадабад.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.
Һинд дине — Һиндстанда иң киң таралган дин, ул халыкның 80 % ын тәшкил итә. Ислам — халыкның ~15 % ы, тарафдарлары зурлыгы буенча икенче дин. Һиндстанда башка төп дини төркемнәр — христианнар (2,3 %), сикхлар (1,9 %), буддачылык вәкилләре (0,8 %) һәм джайнилар (0,4 %). 2011 елда һиндларның 0,9 % ы бернинди дин дә тотмый.
Сәясәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ 6,0 6,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ М. Мәхмүтов. Казан-Дәһли (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-05-02, retrieved 2012-05-11