Һиндстанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндстанда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таҗ Махал мәчете. Агра

Һиндстанда ислам (ингл. Islam in India) — Һиндстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Һиндстан халкының (1 млрд 380 млн кеше) 14,20 % ы (195 млн кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 12,90 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Һиндстанда тарафдарларының саны буенча һинд диненнән соң (ил халкының 80 % ының дине) икенче урындагы дин. Ислам динен тотучыларның саны арта бара. 2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, илдәге мөселманнар 36 % ка арткан. Абсолют сан буенча Һиндстанда мөселманнар Индонезиядән (229 млн) генә калыша. Һиндстан мөселманнарының зур күпчелеге — сөнни мөселманнар, шигый азчылыгы да бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәп сәүдәгәрләре туктаган Малабар яр буе
Дәһли солтанлыгы 1321—1330 елларда. 1330 елдан соң төрле төбәкләр солтанлыкка каршы күтәрелгән һәм дәүләт кимегән

Һиндстан җиренә аяк баскан беренче мөселманнар — диңгез буйлап йөзүче гарәп сәүдәгәрләре. VII гасыр ахырыннан алар Һиндстан субконтинентының көньяк-көнбатышында Малабар(ингл.) яр буенда урнаша башлаган. Сәүдәгәрләр йогынтысында хәзерге Керала штатының төп халкы булган малаяли(ингл.) халкының зур өлеше исламга күчкән. Бүген штат халкының 26,56 % ы — Ислам дине тарафдары[2].

Гарәп яулап алулары вакытында ислам Һиндстанның төньяк-көнбатышына үтеп керә. Һинд елгасы үзәне халкы (хәзерге Пакистан) IXXI гасырларда тулысынча ислам динен кабул итә. Һинд ярымутравы һәм Ганг үзәненә ислам әле үтеп кермәгән була.

9771186 елларда идарә иткән Газнәвиләр(ингл.) хакимнәре Төньяк Һиндстанга 20 тапкыр яу чаба. 1030 елга Һиндстанның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлкәләре (Пәнҗаб) Газнәвиләр дәүләтенә кушылып бетә. Пәнҗаблыларның бер өлеше (хәзерге Пакистан территориясе) ислам диненә күчә. Мултан(ингл.) өч гасырга Һиндстан территориясендә исламның төп терәге була.

12061526 һәм 15391555 елларда һиндстан территориясендә беренче эре ислам дәүләте Дәһли солтанлыгы(ингл.) оеша. Бу чорда Дәһли беренче тапкыр дәүләт башкаласы була. 1330 елдан соң төрле төбәкләр солтанлыкка каршы күтәрелгән һәм дәүләт территориясе кимегән. 13981399 елларда Аксак Тимер һөҗүме нәтиҗәсендә солтанлык таркала.

15261540 һәм 15551858 елларда яшәгән Бөек Моголлар империясе вакытында исламлаштыруның яңа дулкыны башлана. Бу чорларда Һиндстан халкының ярлы катламнары касталар системасыннан котылу өчен исламга аеруча актив күчкән. Ганг елгасы дельтасының (хәзерге Бангладеш) аз керемле крестьян халкы исламны кабул иткән. Һиндстан сәүдәгәрләре һәм күп кенә шәһәр халкы төбәкнең яңа элитасына әверелгән әмирләрнең сараена үтеп керүне җиңеләйтү өчен, ислам динен кабул итүгә омтылган.

XVIII гасыр азагыннан Аурупа колонизаторлары (Португалия, Бөекбритания) Һиндстанда Исламның абруен һәм йогынтысын киметүгә, яңа җирләргә таралышын чикләүгә ирешә.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елдан соң Һиндстанда ислам дине (яшел төстә)

1949 елда Һиндстан бүленешеннән соң да бәйсез Һиндстанның күп төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләре сакланып калган. Шул вакыттан бирле мөселманнарның өлеше һәм саны демографик сәбәпләр аркасында арта бара. Ил мөселманнарынының белем алуы түбән дәрәҗәдә. Сәяси хакимиятне башта британнар, аннары һиндләр алганнан соң, мөселманнарның керемнәре кискен кимегән. Аларның күбесе тузган инфраструктуралы иске шәһәр кварталларында (ислам геттоларында) яши. Һиндстанның мөселман хатын-кызлары һинд хатыннарына караганда уртача 1 балага күбрәк бала таба (2,7 : 3,7). Белемнәре җитмәү һәм икътисадта аз катнашулары сәбәпле (бигрәк тә хатын-кызлар арасында) чит илләргә күчеп китүләре чикләнгән күләмдә. Шуңа күрә 1991 һәм 2001 еллар арасында һинд динендәгеләрнең саны 20,3 % ка, ә мөселманнарның саны 29,6 % ка арткан.

Һиндстан мөселманнары дини йолаларны үтәүдә ирекле. Дәүләт хаҗга бару юл чыгымнарын күтәрешкән. 2006 елның августында Аллаһабад Югары суды үзәк хөкүмәткә, хокук тәртибен һәм хаҗилар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрүдән башка, хаҗны субсидияләүне тыя [3].

Ислам мәдәнияте белән Һинд мәдәниятенең озак гасырлар дәвамында бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә, бу диннәрнең гореф-гадәтләре бер-берсенә керешеп киткән, шуның нәтиҗәсендә бүгенге көнгә кадәр Һиндстан, Пакистан һәм Бангладеш тормышында мөһим роль уйнаучы берничә феномен барлыкка килгән:

  • һиндстани теле — Һиндстан диалектларына фарсы теленнән күп санлы алынмалар үтеп керү нәтиҗәсендә килеп чыккан, озак вакытлар нейтраль динара өстен тел нормасы ролен уйнаган (чынлыкта берничә диалект булган, аларның икесе хәзерге һинди һәм урду телләренә әверелгән).
  • ислам касталары — Коръәндә рөхсәт ителмәгән, ләкин Һиндстан мөселман җәмгыятендә кабул ителгән касталарга бүленеш[4].

Һәр штатның ислам дини администрациясен штат мөфтие җитәкли. Һиндстан мөселманнарының рухи лидеры — Һиндстанның Бөек мөфтие. 2019 елдан Бөек мөфти — шәйх Әбубәкер Әхмәд.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]