Һиндукуш (музей)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндукуш (музей) latin yazuında])
Һиндукуш
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Урын Татарстан
Әлеге административ-территориаль берәмлеккә керүче авыллар Иске Абдул
Рәсми ачылу датасы 15 февраль 2009
Карта

«Һиндукуш» музее
Нигезләнү елы 2009
Бина төзелгән 1978
Һиндукуш музее.jpg

«Һиндукуш»Татарстанның Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан иҗтимагый-патриотик музей, муниципаль бюджеттагы коммерцияле булмаган оешма. Әфганстан сугышы музее буларак ачыла.
Музей директоры — Резеда Гарипова (Якупова).
Музей адресыТатарстан, Тукай районы, Иске Абдул авылы, Үзәк урам, 16.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей 2009 елның 15 февралендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 20 еллыгы көнендә ачыла. 2011 елдан муниципаль музей статусында. Беренче директоры — Әбүзәр Габдрахманов. Музей шурасына әфганчылар Нәкыйп Хафизов, Илдус Насыйров, Марсель Ситдыйков, Айбулат Якупов сайлана.
2004 елның 23 февралендә Тукай районы Иске Абдул авылы Әфганстан сугышы ветераннары әледән-әле очрашып тору өчен хәрби-патриотик клуб төзергә килешәләр. Моның өчен авыл китапханәсенең фойесын бүлеп бирәләр. Тиздән әлеге клуб эшендә, аның үткәргән чараларында Сәмәкәй, Мерәс, Теләнче Тамак, Сәет, Яңа Бүләк, Октябрь-Бүләк, Иске Дөреш, Казаклар авылы әфганчылары (барлыгы 40 кеше) катнаша.
Музей башта Әфганстан сугышы музее буларак оеша башлый. Ләкин Бөек Ватан сугышы, Чечня сугышы, Россия армиясе тормышы турында экспонатлар да килгәч, иҗтимагый-патриотик музей статусын ала һәм Әфганстан сугышында катнашканнарның барысына да билгеле исем – Әфганстан территориясенең 80 % ын алып торган тау массивы - Һиндукуш исеме белән атала.
Музейны бизәү, беренче экспонатларны табу һәм урнаштыруны әфганчылар үз хисапларыннан эшлиләр.
2008 елда музей (клуб) Татарстан мәдәният министрлыгыннан 125 меңлек грант ота, һәм ул акчага пыяла шкафлар, стеллажлар сатып алына. Спонсорлар табып, хәрби кораллар (макетлары) алына. Район башлыгы музей алдындагы мәйданчыкны һәм андагы Бөек Ватан өчен корбан булганнар истәлегенә ачылган һәйкәлгә килү юлларын асфальтлауда ярдәм күрсәтә.[1]

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда раритетлар күрергә була. Мосин винтовкасы, Калашников автоматы , Шпагин пистолет-пулеметы, Дегтярев пехота пулеметы, «Максим» пулеметы, «Шмайсер» автоматы, Маузер пистолеты (үз зурлыгындагы макетлары) күрсәтелә. Сирәк экспонат — су астында ата торган коралның патроны.
Пуля тишкән солдат каскалары, ату коралы фрагментлары, төрле калибрдагы артиллерия снарядлары кыйпылчыклары һәм гильзалары, патроннар, флягалар, алман коралы детальләре, Әфган «дошман»нарының кораллары һәм киемнәре куелган. Экспозициядә — сугышчан юлны күрсәтүче зур дивар хариталары, фотодиварлар, документлар күргәзмәсе, ветераннарның истәлекләре, солдатларның хатлары, макетлар, альбомнар, сувенирлар, рәсемнәр урын алган.

Заллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эш юнәлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Экскурсияләр үткәрү, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан сугышы, Чечня сугышы вакытындагы экспонатлар белән музей фондларын баету, егетләрне хәрби хезмәткә озату тантаналары уздыру.
  • «Музей ачылу тарихы», «Вставай, страна огромная…», «Этот День Победы!», «Күренекле кешеләр язмышы» , «Каһарманнар янәшәбездә яши», «Я – гражданин России» темасына экскурсияләр уздырыла.
  • Хәрби-патриотик айлыклар уздыру традициягә кергән: сентябрь-октябрь - «Хәрби дан чикләре» (Рубежи воинской славы), ноябрь-декабрь - «Синең саклаучыларың, Мәскәү !» (Твои защитники, Москва!), февраль - «Ватанга хезмәт итәм» (Служим Отечеству), апрель-май - «Коткарылган дөнья хәтерли!» (И помнит мир спасенный!).
  • Музей Казан, Чистай, Алабуга, Яр Чаллы иҗтимагый-патриотик оешмалары, Татарстан ветераннарының «Сугышчан туганлык» (Боевое братство) иҗтимагый хәрәкәте (җитәкчесе отставкадагы генерал-майор, ТР элекке хәрби комиссары Иван Данилович Стагнеев) белән даими бәйләнештә тора[3].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндукуш музее 1.jpg
Һиндукуш музее 2.jpg
Һиндукуш музее 3.jpg
Һиндукуш музее 4.jpg
Күргәзмә Хәрби кием залы Музей алды Солдат паёгы (2011)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. З. Дәүләтшин. Авылым-горурлыгым (1 китап, 2003). Тормыш дулкыннары (2 китап, 2007), Яр Чаллы. (350 еллык тарихлы Иске Абдул авылы белешмәлеге).
  2. Н. Хөсниев. Что такое «Гиндукуш» ? «Новый Сарман», № 28, 2014 ел, 9 апрель.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]