Һинд Дине Гыйбадәтханәсе, Дубәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һинд Дине Гыйбадәтханәсе, Дубәй latin yazuında])

Һинд Дине Гыйбадәтханәсе (урында "Шива һәм Кришна Мандиры" дип аталган) ул (БӘГ) Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Дубәйдә урнашкан Һинд дине комплексы. Гыйбадәтханә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең зур Һинд дине җәмәгатенә хезмәт күрсәтә һәм хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бердәнбер Һинд дине гыйбадәтханәсе булып тора.[1] Шул ук вакытта Абу Дабида башка гыйбадәтханә төзергә планнар бар.[2] Комплекста Шива һәм Кришна гыйбадәтханәләре бар.
Һинд дине гыйбадәтханәсе Бур Дубәй даирәсендә Дубәй Чишмәсеннән көнбатышта урнашкан (Бур Дубәй Иске Соук - "Иске Базар"). Гыйбадәтханә Дубәйдәге Һинд консуллыгы хезмәттәшлек белән бергә идарә ителә; гыйбадәтханәдә шулай ук Һинд динен тотучылар арасында өйләнү церемонияләре үткәрелә. Шулай да Һинд дине өйләнүләрен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрергә мөмкин түгел.[3] Шулай ук Ширдидан Саи Баба сыны (муртисы) бар. Шива Гыйбадәтханәнең өске катында шулай ук "гурудвара" булган; хәзер "гурудвара" Җәбәл Алидагы яңа урынга күчкән.
1958 елда Рәшид бин Сәед Әл-Мактум Бур Дубәйдәге узуның беренче катында Һинд дине гыйбадәтханәсен төзергә мөмкин иткән.[4][5] 2013 елның июленда, Мөселман эшмәкәре мәсҗед янында биш акр җирне Сваминараян гыйбадәтханәсен төзү өчен бүләк иткән.[6] 2015 елның августында Берләшкән Гарәп Әмирлекләр хөкемдарлары Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Нарендра Моди сәфәр кылганда, Абу Дабида Һинд дине гыйбадәтханәсе өчен җир тәэмин иткәннәр.[7][8][9]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Координаталары: 25.264947 N, 55.296829 O

  1. Lipton, Edward P. (1 January 2002). Religious Freedom in the Near East, Northern Africa, and the Former Soviet States. Nova Publishers. p. 112. ISBN 978-1-59033-390-7. https://books.google.com/books?id=43_j4vdkk5MC&pg=PA112. Retrieved 3 June 2013. 
  2. UAE allocates land for Abu Dhabi's first Hindu temple. 2015-11-25 тикшерелгән.
  3. When expats tie the knot 2008 елның 18 март көнендә архивланган.. Gulf News. Nov 2, 2007
  4. What makes Indian expats in the UAE unique?.
  5. Hindus, Sikhs crowd UAE's lone temple.
  6. Arab donates land for Swaminarayan temple in UAE.
  7. UAE takes a ‘landmark’ decision, allots land for building first temple in Abu Dhabi.
  8. UAE allots land for temple on Modi visit.
  9. UAE decides to allot land for temple in Abu Dhabi.