Һиҗри тәкъвим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиҗри тәкъвим latin yazuında])
(Һиҗрәт битеннән юнәлтелде)
Һиҗри тәкъвим

Бүген: Сишәмбе
9 Рамазан 1445 Һ.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Һиҗри тәкъвим (гарәп. الـتـقـويم الـهـجـري‎‎әт-тәқвимүл-һиҗри) — Ислам динендә кулланылган ай тәкъвиме. Исәп Һиҗрәттән, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән (Милади тәкъвимендә 622 елның 16 июле), башлана.

Ел 12 айдан һәм якынча 354 көннән тора. Шул сәбәпле Ислам бәйрәмнәре Милади тәкъвименә карата үзгәрәләр.

Ай тәкъвиме буенча тәүлек кояш бату вакытында башлана.

Ай исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөхәррәм (гарәп. محـرّم‎‎‎)
  2. Сәфәр (гарәп. صفـر‎‎)
  3. Рабигыль-әүвәл (гарәп. ربـيع الأول‎‎)
  4. Рабигыль-ахыр (гарәп. ربـيع الآخر‎‎)
  5. Җөмадиәл-әүвәл (гарәп. جمادى الأول‎‎)
  6. Җөмадиәл-ахыр (гарәп. جمادى الآخرة‎)
  7. Рәҗәп (гарәп. رجـب‎)
  8. Шәгъбан (гарәп. شعـبان‎‎)
  9. Рамазан (гарәп. رمضان‎‎)
  10. Шәүвәл (гарәп. شوّال‎‎)
  11. Зөлкагдә (гарәп. ذو الـقـعـدة‎‎)
  12. Зөлхиҗҗә (гарәп. ذو الحجة‎‎)
Һиҗри айлар
Мөхәррәм | Сәфәр | Рабигыль-әүвәл | Рабигыль-ахыр | Җөмадиәл-әүвәл | Җөмадиәл-ахыр | Рәҗәп | Шәгъбан | Рамазан | Шәүвәл | Зөлкагдә | Зөлхиҗҗә
Милади тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]