Һониара
| Һониара | |
|---|---|
| ингл. Honiara | |
| Байрак | |
| Рәсми исем | Honiara |
| Демоним | Honiaraise[1] һәм Honiarais[2] |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Сөләйман утраулары һәм Гуадалканал[d] |
| Административ-территориаль берәмлек | Гуадалканал[d] |
| Сәгать поясы | UTC+11:00 |
| Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан һәм Matanikau River[d] |
| Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Гуадалканал[d] |
| Геомәгълүматлар | Data:Solomon Islands/Capital Territory (Honiara).map |
| Башкарма хакимият башлыгы | Q134087069?[3] |
| Халык саны | 84 520 (2017) |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 29 метр |
| Әсәр яки аның атамасы теле | инглиз теле |
| Кулланылган тел | 'Аре'аре теле һәм Äiwoo[d] |
| Мәйдан | 22 км² |
| Җирле телефон коды | 677 |
| Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Һониа́ра[4] (ингл. Honiara) — Сөләйман утраулары башкаласы һәм төп порты.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һониара исеме Nagho ni ara дан килеп чыккан, бу якынча Гуадалканал телләренең берсендә «Көнчыгыш җиле урыны» яки «көньяк-көнчыгыш җиленә йөз белән» дип тәрҗемә ителә[5]. Шәһәр җентекләп документлаштырылмаган, һәм аның турында җентекле материал аз[6].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөләйман утраулары XVI гасырда испан диңгезчесе Альваро де Менданья де Нейра[d] тарафыннан ачылган. Аның экспедициясе Гуадалканал[d] утравына, хәзерге вакытта Һониара биләгән территориягә килеп төшкән. 1885 елда утраулар Германия идарәсе астына эләккән, XIX гасыр ахырында Бөекбритания биләмәсенә күчкән.
Икенче бөтендөнья сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елда бөтен архипелаг диярлек Япония тарафыннан оккупацияләнгән.
1942 елда булган Хендерсон-Филд өчен сугыш[d] — Икенче бөтендөнья сугышының Гуадалканал кампаниясе вакытында японнар тарафыннан үткәрелгән өч эре җир өсте һөҗүмнәренең соңгысы. Япон гаскәре белән генерал Харукити Хякутакэ[d] җитәкчелек иткән.
Сугышлар хәзер аэропорт районы булган урында, шәһәр үзәгеннән көнчыгышка таба 11 чакрым ераклыкта узган. Гуадалканал өчен сугышта җиңүле һөҗүм вакытында диңгез пехотасының 1нче дивизиясе белән командалык иткән Александер Вандегрифт[d] Сөләйман утрауларындагы кампания барышында күрсәткән гамәлләре өчен Почет[d] медаленә лаек булган.
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, башкаладан 8 чакрым ераклыкта урнашкан элеккеге Хендерсон-Филд хәрби аэропорты коммерцияле аэропортка әйләндерелгән, соңрак Һониара халыкара аэропорты[d] булган.
Һониара рәсми рәвештә 1952 елда Сөләйман утрауларының (Британия протектораты) башкаласы булган. Шәһәр инфраструктурасы сугыш вакытында АКШ тарафыннан яхшы үстерелгәнлектән, Британия хөкүмәте башкаланы Һониарага күчерергә карар иткән[7][8]. Һониарада хөкүмәт биналары 1952 елның гыйнвар башыннан ачыла башлаган.
Сэр Роберт Стэнли Тын океанның көнбатыш өлешендә Югары комиссар булган вакытта Һониарада урнашкан була, аңа Британия Сөләйман утраулары, Яңа Гебридлар кондоминиумы (хәзерге Вануату) һәм Гилберт һәм Эллис утраулары колониясе (хәзерге Кирибати һәм Тувалу) кергән [9]. Доктор Маку Салато Һониарага 1954 елның август башында килгән һәм шәһәрдә төпләнгән, барлык утраулар буенча тикшеренүләр үткәргән һәм ләперә чирен тикшергән. Ул Фиджига 1955 елның март ахырында кайтып киткән [10].
Шәһәр башкала булганнан соң, 1960- һәм 1970-елларда илнең икътисадый үсешенә бүлеп бирелгән ассигнованиеләрнең өчтән ике өлешен алганнан соң үскән, бу инфраструктураның шактый үсешенә китергән.
Шәһәр креолизациядән зыян күргән. 1960-елларда пиджин[d] аның төп теле булган һәм тулы бер шәһәр буынының (өлкәннәр һәм балаларның) туган теленә әверелгән. Тел Һониара аша таралган һәм шуннан бирле утрауларда сөйләшә торган төп телгә әверелгән.
1978 елның 7 июлендә Сөләйман утраулары үзидарәгә хокук алган, һәм Һониарага башкала статусы бирелгән.
Конфликтлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990-еллар ахырыннан Һониара илдә этник көчләү һәм сәяси тәртипсезлекләр үзәгенә әверелгән[11].
2002 елның мартында шәһәр урамнарында Яңа Зеландиядән ике дипломат һәм тагын берничә кеше үтерелгән[12].
2003 елның июлендә Сөләйман утраулары хөкүмәте илгә Австралия җитәкчелегендәге берничә Тын океан иленнән торган Сөләйман утрауларына ярдәм итү төбәк миссиясен (ингл. RAMSI) чакырырга мәҗбүр булган[13].
2006 елда Рини Снайдер[d] премьер-министр итеп сайланганнан соң тәртипсезлекләр башланган[14].
2021 елда Һониарада массакүләм тәртипсезлекләр башланган; ил парламенты бинасы һөҗүмгә дучар булган[15].
География һәм климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр Гуадалканал утравының төньяк-көнбатыш ярында, аның көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм диңгез порты Пойнт-Крусны үз эченә ала. Шәһәр үзәгеннән көнбатышта Уайт-Ривер һәм Танахай шәһәрләре урнашкан. Шәһәр мәйданы 22 км2. Шәһәр эчендә Манатикау елгасы Сөләйман диңгезенә[d] коя.
Климат шәһәрдә экваториаль (Кеппенның климатлар классификациясе буенча Af), эссе һәм дымлы. Ел дәвамында температура үзгәрешсез диярлек һәм Цельсий буенча +26-27 градус билгесендә тора. 2010 елның 1 февралендә Һониарада температура 36,1 °C теркәлә, бу ― Сөләйман утрауларында кайчан да булса теркәлгән иң югары температура. Эссе һәм дымлы сезон гыйнвардан апрельгә кадәр дәвам итә, ул вакытта Сөләйман утрауларында төньяк-көнбатыш муссоннар хакимлек итә. Апрельдән ноябрьгә кадәр көньяк-көнчыгыш пассатлар аркасында чагыштырмача коры һәм салкынча һава торышы тора. Явым-төшем елына 2250 мм чамасы. Табигый үсемлекләр башлыча куе тропик урманнар һәм саванналардан тора.
| Хониара климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
| Абсолют максимум, °C | {{{Гый_а_макс}}} | 36,1 | 33,9 | 33,4 | 33,6 | 32,8 | 33,3 | 33,5 | 33,4 | 33,3 | 33,4 | 34,8 | |
| Абсолют минимум, °C | {{{Гый_а_мин}}} | 20,7 | 20,7 | 20,1 | 20,5 | 19,4 | 18,7 | 18,8 | 18,3 | 17,6 | 17,8 | 20,5 | |
| Чыганак: [http://www.dwd.de/DWD/klima/beratung/ak/ak_915170_kt.pdf | |||||||||||||
Халык, тел, дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Һониара халкы 92 344 кеше тәшкил иткән[16]. Бу Һониараны Сөләйман утрауларында халык иң тыгыз урнашкан шәһәр итә. Ул шулай ук утрауларда иң тиз үсә торган торак пункт[17]. Халык шактый яшь; Һониара халкының якынча 50% ы 30 яшьтән яшьрәк[16].
Шәһәрдә нигездә меланезиялеләр яши. Рәсми тел ― инглиз теле, ләкин күпчелек халык Сөләйман утраулары пиджинында ― креол телендә сөйләшә.
Һониарада күбесенчә христианнар яши. Дини оешмалардан Меланезия провинциясе англикан чиркәвенең штаб-фатиры, Рим-католик архиепархиясе, Көньяк диңгезләр Евангелие Чиркәве (рус. пятидесятники), Папуа—Яңа Гвинеядә һәм Сөләйман утрауларында Берләшкән чиркәү, җиденче көн адвентистлары чиркәве һәм башка христиан чиркәүләре, шулай ук Мөселман җәмгыятенең (күбесенчә әхмәдияләр, кимрәк сөнниләр) штаб-фатиры[18] урнашкан.
Икътисад һәм туризм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һониара ― Сөләйман утрауларының туристлар өчен плацдармы булса да[19], 1990-еллар ахырыннан Һониара һәм утрауларны колачлаган көч куллану икътисадка җимергеч йогынты ясаган: бөтен дөнья буйлап күп кенә туристлык оешмалары утрауларга килергә теләүче туристларны аннан читтәрәк торырга өнди[11].
1998 елда ил туризмнан 13 миллион һәм 1999 елда нибары 629 000 доллар эшләгән[11]. Ил башкаласының мәдәни үзәге булып Пойнт-Круз пристане тора. Тарихчылар фикеренчә, бу нәкъ менә испаннар беренче тапкыр яр буена төшкән һәм тәре куйган урын. Башкаланың архитектура истәлекле урыннары арасында парламент бинасы, халыкара аэропорт бинасы, Милли музей, Ботаника бакчасы аерым игътибарга лаек.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://web.archive.org/web/20220920163624/http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ https://indepthsolomons.com.sb/china-will-be-honiara-city-councils-partner-of-choice-says-re-elected-mayor-eddie-siapu/
- ↑ Словарь географических названий зарубежных стран. — 3-е изд. перераб. и доп. — М.: Недра, 1986. — С. 412. — 459 с.
- ↑ Adrian Room. Placenames of the World: Origins and Meanings of the Names for 6,600 Countries, Cities, Territories, Natural Features, and Historic Sites. — McFarland, Incorporated, 2006. — С. 168. — 448 с. — ISBN 978-0-7864-2248-7.
- ↑ Jari Kupiainen. Tradition, Trade and Woodcarving in Solomon Islands. — Finnish Anthropological Society, 2000. — С. 128-134. — 336 с. — ISBN 978-87-89825-48-9.
- ↑ David Stanley. . — ISBN 978-1-56691-411-6.
- ↑ Rowan McKinnon, Jean-Bernard Carillet, Dean Starnes. . — ISBN 978-1-74104-580-2.
- ↑ Lloyd Maepeza Gina. . — ISBN 978-1-74076-032-4.
- ↑ Robert C. Kiste. . — ISBN 978-982-02-0133-0.
- 1 2 3 Chris Cooper, Colin Michael Hall. . — ISBN 978-1-873150-87-0.
- ↑ Burglars stab NZ diplomat to death in Solomon Islands.
- ↑ Миротворческая операция на Соломоновых островах на Fact Military.
- ↑ Rini resigns as Solomons PM - World News.
- ↑ Wayne Chang and Jonny Hallam CNN. 3 burned bodies found in Solomon Islands' Chinatown following protests.
- 1 2 Population - Solomon Islands National Statistics Office. әлеге чыганактан 2022-06-30 архивланган. 2025-09-04 тикшерелгән.
- ↑ Honiara city population growth a concern.
- ↑ Pacific Magazine: Green Moon Rising(ингл.)
- ↑ SIPA Facilities - Honiara Port.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ерёмина Л. М. Все столицы мира: Популярный справочник. — Москва: Дрофа, 2001. — С. 301—302. — 304 с. — ISBN 5-7107-3085-8.
| Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | |
|---|---|---|
| Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна | |
