Һума кошы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һума кошы latin yazuında])

Һума (Фарсы телендә: هما, әйтелеше Homā, Авеста телендә: Homāio), шулай ук Һома, ул Иран риваятьләрендә һәм мәсәлләрендә мифик кош һәм Суфи һәм Диван шигъриятендә уртак мотив буларак дәвам итә. Гәрчә мәхлукат турында күп риваять булса да, бырысы өчен дә кошның җиргә беркайчан кунмавы һәм аның урынына бөтен тормышын җирдән өстә күренмичә очып йөреп яшәве тора.

Homa Persepolis Iran
Иранда, Персеполистан б.э.к. якынча 500 ел грифон-сыман багана капителе сыннары. Урындагы популяр интерпретациядә, бу баганаларда фигуралар Һума кошының чагылышлары дип таныла.

Исемнең күпсанлы асаба интерпретацияләре бар, алар арасында Суфичылык остазы Инайят Ханныкы, ул “Һума сүзендә һу рухны чагылдыра һәм маһ сүзе гарәп телендәге 'Maʼa' ماء сүзеннән килеп чыккан, аның мәгънәсе су.

Мифлар һәм риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан туграсында Һума кошы

Һума кошы беркайчан да ял итми, бөтен торымышын күренмичә җир өстеннән очып йөри һәм җиргә беркайчан да кунмый дип әйтелә (кайбер риваятьләрдә ул аяксыз дип әйтелә).

Үзбәкстанда, Бохарада Надир Диван-Беги порталында мифик Һума кошы мозаикасы.

Һума мифларының берничә юрамаларында, кош феникс-сыман дип әйтелә, үзен һәр берничә йөз ел эчендә утта ашый, бары тик яңадан көлдән торыр өчен. Һума кошының бер тәнендә ата һәм ана табигатьләренә ия дип әйтелә (Кытай Феньхуанына охшаш рәвештә), һәрбер табигатенең бер канаты һәм бер аягы бар. Һума мәрхәмәтле һәм “уңыш кошы” дип таныла, аның күләгәсе (яки тиюе) алкышлы.
Суфи традициясендә Һуманы тоту иң бай алдыңа китерүдән тыш, әмма аның кыска күз карашын һәм хәтта күләгәсен тоту берәр кешенең калган тормышын һичшиксез бәхетле итәчәк. Шулай ук Һума кошын тере килеш тотып булмый һәм берәркем Һуманы үтерсә, ул тоткан кеше кырык көндә үләчәк дип ышаныла. Госманлы шигъриятендә мәхлукат “җәннәт кошы” дип атала; Paradisaeidae төрләренең иртә тасвирламалары кошларны еш канатсыз яки аяксыз дип тасвирлый һәм кошлар бөтен тормышлары дәвамында өстә тора дип фараз ителгән.
Нишапур Аттарының аллегорик Кошлар Әсәре фарсы әдәбиятының күренекле мисалы, Һума кошы сәфәр кылырга баш тарта торган өйрәнчек дип тасвирлана, чөнки андый гамәл ул өстеннән оча торганнарга патшалык привелегиясен бирүгә китерәчәк иде. Иран әдәбиятында Һума кошның бу патшалык бирү функциясе Исламга кадәр монархлар белән тәңгәл китерелә. Риваять шулай ук Суфи булмаган сәнгатьтә очрый.
Һума кошының патшалык бүләк итү функциясе Могол эрасының Һинд хикәяләрендә янә пәйда була, аларда Һума кошының кеше башына яки җилкәсенә күләгәсе (яки кунуы) патшалыкны бирә (яки алдан әйтә) дип әйтелә. Шуңа туры килгән рәвештә, патшаларның тюрбаннарын бизәүче каурыйлар Һума кошының каурыйлары дип әйтелгән булган. Суфи остазы Инаят Хан рухи үлчәмдәге патшалык бирелгән риваятьне бирә: "Аның чын мәгънәсе шәхеснең фикерләре шулкадәр эволюцияли ки, алар бөтен чикләрне вата, һәм ул патша була. Иң Югарыны патша сыман кебек тасвирлавы ул бары тик телнең чикләнгән булуы.
Һума кошы Төрек халык әдәбиятында ирешерлек булмаган югарылыкның символы булып тора. Мәхлукатны кайбер искә алулар шулай ук Синдһи әдәбиятында янә пәйда була, анда – диван традициясендә кебек – мәхлукат бик зур уңыш китерә дип тасвирлана. Гуру Гобинд Сингһның Зафарнамәсендә Могол императоры Аурангзебка мөрәҗәгать иткән хат Һума кош “көчле һәм алкышлы кош” дип искә алына.

Мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эрага кадәр якынча 500 елның грифон сыман капитель сыннары. Бу баганаларда фигуралар популяр рәвештә Һума кошының чагылышлары дип таныла.
• Британия музее каталогында Персеполиста “грифоннарның багана капителе (урында “һома кошлары”) дип аталган грифон-сыман капительләрнең фотографиясе бар.
• "Иран Дәүләт Авиаюлы” өчен фарсы теле акронимы HOMA һәм авиаюлның эмблемасында стильләштерелгән Һума кошы бар.
• Үзбәкстан Эмблемасы Һума кошын чагылдыра.
• Һерманн Мелвилл Моби-Дикта кыска итеп кошка аллюзия ясый. “Койрык” дип аталган бүлекнең башында сөйләүче “беркайчан да кунмый торган кош” турында сөйли.
• Ул Иван Бунинның “Тѣнь птицы” кыска хикәяләр тупланмасы титулын тәэмин итә.
• Ул шулай ук Вонг Кар-ваиның Days of Being Wild фильмында һәм Теннесси Вильямсның һәм "Orpheus Descending" пьесасында искә алына.
• Dragonlance әдәбият сериясенең Крынның иң бөек каһарманы, Һума Драгонбэйн, Һума кошы хөрмәтенә атала.
• Элеанор Ф.Һелин ачкан 3988 Huma астероиды Һума кошы хөрмәтенә аталган. Астероидның исеме SGAC астероидка исем бирү кампаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән булган.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Популяр әдәбиятта феникслар исемлеге
Чамрош
Феньхуан
Грифон
Мартлет
Шаһбаз (кош)
Сәмруг кош
Өч башлы бөркет
Турул
Гамаюн
Һумай