Эчтәлеккә күчү

Һәлак булганнарны искә алу көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һәлак булганнарны искә алу көне latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Һәлак булганнарны искә алу көне
Рәсем
Дәүләт  Бөекбритания
 Канада
 Франция
Кем истәлегенә сугыштагы үлем[d]
Елның көне 11 ноябрь
 Һәлак булганнарны искә алу көне Викиҗыентыкта
Хәтер көне парады, Гамильтон, Бермуда утраулары, 1991

Һәлак булганнарны искә алу көне[1] яки хәтер көне (ингл. Remembrance Day), мәк көне (ингл. Poppy Day) — Британия милләтләр берлеге илләрендә ел саен 11 ноябрьдә билгеләп үтелә торган һәм Бөекбритания катнашындагы конфликтларда һәлак булган Британия берлеге солдатларының истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән истәлекле көн. 1919 елда король Георг V боерыгы белән Бөекбританиядә һәм бердәмлек илләрендә билгеләнә башлый.[2]

Бәйрәмнең төп мәгънәсе — Беренче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган Бөекбритания һәм Британия берлеге солдатларын искә алу. 1918 елның 11 ноябрендә Антанта һәм Өчлек берлеге илләре арасында «11-нче айның 11-нче сәгатендә» Ауропада хәрби хәрәкәтләрне туктату турында игълан ителә, бу тарихка Германия һәм Антанта вәкилләре тарафыннан 5:12-дән 5:20-гә кадәр имзаланган беренче компьен килешүе буларак кереп кала. Килешү Үзәк Европа вакыты белән 11:00 -ә үз көченә керә, ә сугыш 1919 елның 28 июнендә Версаль килешүен имзалау белән тәмамлана. 11 ноябрь — Көнбатыш Европа һәм АКШ илләрендә башта килешү көне буларак бәйрәм ителә башлый. Беренче бәйрәмнәр 1919 елның 10 ноябрендә Букингем сараенда уза, һәм шул көннең кичендә король Георг V Француз республикасы Президенты хөрмәтенә банкет оештыра. Икенче көнне иртән рәсми истәлекле чаралар уза.

Бәйрәм символы булып Канада табибы һәм шагыйре, подполковник Джон Маккрей тарафыннан «Фландрия кырларында» шигырендә данланган кызыл мәк тора. Джорджия университеты профессоры Мойна Майкл, аның белән илһамланып, «Истә тотарга кирәк» дип исемләнгән шигырен яза һәм истәлекле чаралар көннәрендә ел саен кызыл мәк кияргә ант итә. Мәк китерү гадәте өч ел эчендә бөтен Британия империясенә тарала, һәм 1921 елдан башлап мәк һәлак булганнарны искә алу көне атрибутына әверелә: Бөекбританиядә аны майор Джордж Һоусон һәм фельдмаршал Дуглас Һейг хуплый. Баштан ук фландриядә Беренче бөтендөнья сугышы кырларында үскән тере мәкләр кигәннәр. Кызыл төс сугышларда коелган канны символлаштырган.

Британия берлегендә истәлекле чаралар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөекбританиядә, Канадада, Көньяк Африка Республикасында, Австралия һәм Яңа Зеландиядә иң төп традицияләрнең берсе булып һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык тора. Ул җирле вакыт буенча 11 айның 11 сәгатенә җитә, һәм ике минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шулай ук истәлекле тантаналарның зур өлешен мөгезләрдә башкарыла торган музыкаль композицияләр тәшкил итә. Чараларда һәйкәлләргә такыялар салына, искә алу догалары һәм фатыйхалар яңгырый, шулай ук милли гимннар башкарыла[3].

Бердәмлек илләрендә төп традиция — кенотаф янында төн буе уяу тору. Хәрби хезмәтнең һәр көне азагында гадәттә мөгезләрдә «Last Post», ә иң башында — «The Rouse» башкарыла. Хәрби күзлектән караганда, төн буе уяу торуның максаты солдатларның комада яки аңсыз хәлдә булмавын, ә һәлак булуларын раслау гына түгел, бәлки аларның гәүдәләрен мәсхәрә итүдән яки урлаудан саклау да булган. Бу традиция һәлак булганнарны искә алу акты гына түгел, ә хәрби намусны сакларга чакыру да булып тора.

  1. Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне
  2. The Remembrance Ceremony. rsa.org.nz. әлеге чыганактан 2010-06-04 архивланган. 2025-10-20 тикшерелгән.
  3. A Guide to Commemorative Services – Veterans Affairs Canada. Veterans Affairs Canada (2011-10-01). әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланган. 2025-10-20 тикшерелгән.