Әбелхәер Сафиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбелхәер Сафиуллин latin yazuında])
Әбелхәер Сафиуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллин

Туу датасы:

15 август 1943(1943-08-15)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Каратәкә

Үлем датасы:

10 март 2022(2022-03-10) (78 яшь)

Үлем җире:

РФ, БР, Уфа

Һөнәре:

театр режиссёры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1976 – 2022

Бүләк һәм премияләр:

БР атказанган сәнгать эшлеклесе

Әбелхәер Сафиуллин, Әбелхәер (Абылхәер [1]) Касыйм улы Сафиуллин (1943 елның 15 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Каратәкә2022 елның 10 марты, РФ, БР, Уфа) ― режиссёр, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе. 1989―1990 һәм 1997―2016 елларда «Нур» театрының баш режиссеры. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1991 елдан СССР (Башкортстан) Театр әһелләре берлеге әгъзасы [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 15 августында Башкортстан АССР Кушнаренко районы Каратәкә авылында туган. Республика мәдәни-агарту училищесын (Стәрлетамак, 1969; Габдрахман Хәбибуллин курсы), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1977; Лек Вәлиев, Фәрдүнә Касыймова курсы) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрының постановка бүлеге мөдире булып эшли.

1980 елдан ― Сибай драма театры режиссеры, 1982―1989 елларда ― сәнгать-куелыш бүлеге мөдире.

1990―1994 елларда ― Уфа дәүләт сәнгать институтының уку-укыту театры директоры.

1989―1990 һәм 1997―2016 елларда «Нур» театрының баш режиссеры.

1994—1996 елларда ― Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбелхәер Сафиуллинның иҗади алымының нигезе — образларны аналитик караштан чыгып гәүдәләндерү. Башлыча трагикомедияләр һәм спектакль‑гыйбрәтле хикәяләргә мөрәҗәгать итә. Әбелхәер Сафиуллин – «Нур» театрын оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Театр сәхнәсендә әлеге театрның алтын фондына кергән Аманулланың «Имәнеч зат», К.Тинчуринның «Көйсез кияү», М. Фәйзинең «Галиябану», Ф. Бигәшевның «Ябалак борылышында», Р. Нурлыгаяновның «Күңел күле», Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» (2014), М. Кәримнең «Кыз урлау», А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», М. Гыйләҗевнең «Бичура» пьесасы буенча «Төш күрүләр», А. Кәшфуллинның «Чүлмәкче серләре» һ. б. спектакльләрне куя.

Сибай башкорт драма театрында — «Кырларым, тугайларым» (Т. .Миңнуллин), «Иртәгә үләм» (И. Абдуллин); Туймазы татар драма театрында Ф. Яруллинның «Тормыш агачы», Д. Киноситаның «Торна каурыйлары» (Журавлиные перья), А. П. Чеховның «Ваня абый» (Дядя Ваня) һ. б. спектакльләр куя [3].

2022 елның 10 мартында озакка сузылган каты авырудан соң Уфада вафат [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2003 ― Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]