Әби, ач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әби, ач latin yazuında])
Әби, ач!
Уенчылар саны
5тән күбрәк
Уйнау урыны
өй алды, урам
Физик активлык
уртача

Әби, ач!татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер «карак» сайлап куялар. Калганнары бер рәткә тезелеп басалар. Алда торган бала «әби» була. Аның янына «карак» килә:

— Әби, ач! Бер балаңны миңа бир!
— Алыр булсаң, үзең ач!
— Алырмын, алырмын,
Ак сандыкка салырмын.
— Ала алмассың, ала алмассың,
Ак сандыкка сала алмассың.

Шул урында «әби» белән «карак» арасында ызгыш китә. Карак бер баланы «йолкып алып» китә. Уен шул рәвешле карак балаларны алып бетергәнче дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.