Әбләким Гафаров
| Әбләким Гафаров | |
|---|---|
| Туу датасы | 13 сентябрь 1907 |
| Туу урыны | Таврия губернасы, Евпатория өязе, Чайгөз |
| Үлем датасы | 5 февраль 1976 (68 яшь) |
| Үлем урыны | Мәскәү |
| Иялек | |
| Дәрәҗә | |
| Бүләкләр һәм премияләр | |
Әбләким Гафаров, Әбләким Сәлим улы Гафаров (кырымтат. Абляким Селим огълу Гъафаров, Ablâkim Selim oğlu Ğafarov, рус. Абляким (Аким) Селимович Гафаров, 1907 елның 13 сентябре, Таврия губернасы, Евпатория өязе, Чайгөз — 1976 елның 5 феврале, Мәскәү) — совет хәрби, фирка, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград фронтында Дәүләт саклану комитеты (рус. ГКО) вәкиле, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы. Генерал-лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1907 елның 13 сентябрендә Таврия губернасы Евпатория өязе (хәзерге Кырым АР[1] / Кырым республикасы[2], Сак районы) Чайгөз (вариант: Кумсандик) [3] авылында туган. Кырым татары. Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнгән. 1920 еллар ахырында атлы дивизиядә хәрби хезмәттә булган. Каратүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач (1926), ВЛКСМның Кырым АССР Евпатория район комитеты сәркатибе булып эшләгән[4]. 1931-1934 елларда Сак бромзаводы директоры. 1935 елда Бөтенсоюз сәнәгать академиясен (ru) бик яхшыга тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. 1935-1938 елларда ССРБ химия сәнәгате министрлыгының химик тозлар тресты идарәчесе. 1938-1940 елларда ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт контроль комиссиясе (рус. Госконтроль) бюросы әгъзасы һәм рәис урынбасары. 1940 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссариатының Баш контролеры. 1941 елның 20 июненнән ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт штат комиссиясе рәисе урынбасары. 1942 елдан ВКП (б) Үзәк комитетының кадрлар идарәсе мөдире урынбасары[5]. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград саклану комитеты рәисе (яки Сталинград фронтында ССРБ Дәүләт саклану комитеты (рус. ГКО ССРБ) вәкиле)[6]. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы буларак, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнаша, шуның өчен генерал-лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1945 елда Пекинда Кытайның яңа (Чан Кайши) хөкүмәте белән ССРБ арасында элемтәләр урнаштыру өлкәсендә эшли[7]. 1946 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссарының (соңрак министрының) беренче урынбасары, ССРБ министрлар шурасы каршындагы полимерлар сәнәгате идарәсе башлыгы.
1956 елдан соң кырым татарларын туган җирләренә, Кырымга кайтару буенча хәрәкәттә актив катнаша[8].
1976 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат. Данилов зиратының (Мәскәү) татар өлешендә җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ике (вариант: дүрт)[9] Ленин ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Война. Судьбы. Память. Песни (составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абляким Гафаров. anaurt.com, 19.02.2015
- Абляким Гафаров. milli-firka.org
- Юрий Зайнашев. Кем был мой дед Абляким Гафаров
- Мы помним: Крымские татары в Великой Отечественной войне 2018 елның 28 февраль көнендә архивланган
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Украина административ бүленеше буенча
- ↑ РФ административ бүленеше буенча
- ↑ Мы помним: Крымские татары в Великой Отечественной войне. әлеге чыганактан 2018-02-28 архивланган. 2017-09-15 тикшерелгән.
- ↑ Османов Ю.Б. Три встречи. Сайт Национального движения крымских татар (НДКТ)
- ↑ Чынбарлыкта, илдәге авиация заводларын тикшерүче
- ↑ Абляким Гафаров
- ↑ Татар электрон китапханәсе
- ↑ Эминов Р.Я. Мемуары. Сайт «Литсовет», 03.02.2016
- ↑ «Ленин байрагъы», 15.07.1970, журнал «Звезда», 1982 г.. әлеге чыганактан 2018-02-28 архивланган. 2017-09-15 тикшерелгән.
- ↑ Почтовый индекс улица Аблякима Гафарова, г. Симферополь
- Әлифба буенча шәхесләр
- 13 сентябрь көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Кырымда туганнар
- 5 февраль көнне вафатлар
- 1976 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Бөтенсоюз сәнәгать академиясен тәмамлаучылар
- Генерал-лейтенантлар
- ССРБ дәүләт эшлеклеләре
- Шәхесләр:ССРБ
- Кырым татарлары