Әбүгалисина мәчете (Казан)
Мәчет | |
«Әбүгалисина» мәчете
| |
Ил | Россия |
шәһәр | Татарстан, Казан, Идел буе районы, Оренбург тракты, 138 |
Координатлары | 55°44′09″ N 49°10′58″ E HGЯO |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Идел буе районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасыз, бер гөмбәзле мәчет |
Төзелеш еллары | 2023—2024 еллар |
Төп даталар: 2024 (ачылу)
| |
Халәте | гамәлдә |
«Әбүгалисина» мәчете (рус. Мечеть имени Абу Али ибн Сина (Авиценны) на территории Детской республиканской клинической больницы в Казани) ― Казан шәһәрендә Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә «Тыныч бакча» рухи үзәге (рус. Духовный комплекс «Тихий сад») комплексында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2024 елның 30 августында ачылган. Янәшәсендә православие чиркәве урнашкан[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Республика балалар клиник хастаханәсе янындагы 250 квадрат метр мәйданлы мәчет Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (президенты Айдар Шаһимәрданов) акчасына төзелгән. Генераль подрядчы – «ГК Металл Сервис» компаниясе. «Тыныч бакча» рухи үзәге төзелешендә «“Эллада” төзелеш компаниясе» ҖЧҖ (директоры Айрат Хәлиуллин), «СМУ-88» компанияләр төркеме (генераль директоры Наил Галиев), гыйбадәтханә төзү буенча участок башлыгы Денис Левагин, архитектура бюросы белгечләре Валерия Гыйматутдинова һәм Альбина Гагарина катнашкан[1].
2023 елның 1 июнендә булачак рухи комплекс нигезенә капсулалар салып калдырылган[1].
2024 елның 13 августында төзелә торган мәчет гөмбәзенә ярымай куелган. Тантаналы чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Рәисе Департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, РФ мөселманнары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ДРКБ баш табибы Айрат Зиатдинов катнашкан[2]. «Тыныч бакча» проектының баш архитекторы ― Алмаз Вәлиуллин[1].
2024 елның 30 августында узган мәчетне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, дәваланучы балалар һәм аларның ата-аналары, иганәчеләр, җитәкчеләр һ.б. катнашкан[3]. Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте медальләрен һәм рәхмәт хатларын һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл рухи комплекс төзелешендә катнашучыларга чиркәү бүләкләре (Изге Гурий Казанский медале һ.б.) тапшырган.
2024 елның 30 августында мәчеттә беренче азан яңгырап, беренче җомга намазы укылган. Җомга намазында имам булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин торган[4].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йөз кеше сыйдырышлы «Әбүгалисина» мәчете – бер катлы, балконы, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәсе һәм имам бүлмәсе бар. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 В День Республики Татарстан на территории ДРКБ состоялось открытие духовного комплекса «Тихий сад». Портал Татарстанской митрополии, 30.08.2024(рус.)
- ↑ Установка полумесяца на купол мечети духовного комплекса «Тихий сад» в ДРКБ. Детская республиканская клиническая больница, 13.08.2024
- ↑ На территории ДРКБ открылся Духовный комплекс «Тихий сад». Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 30.08.2024
- ↑ 4,0 4,1 Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк эшли башлады. ТР МДН, 30.08.2024.