Әбүлфәз Илчебәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбүлфәз Илчебәй latin yazuında])


Әбүлфәз Илчебәй
Туган телдә исем әзери. Əbülfəz Elçibəy
Туган 24 июнь 1938(1938-06-24)
Кәләки
Үлгән 22 август 2000(2000-08-22)[1] (62 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Әзербайҗан
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Бакы дәүләт университеты
Сәяси фирка Партия Народного фронта Азербайджана[d] һәм Народный фронт Азербайджана[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

 Әбүлфәз Илчебәй Викиҗыентыкта

Әбүлфәз Гәдиргулу улы Әлиев (1980 еллардан — Илчебәй; әзери. Əbülfəz Qədirqulu oğlu Elçibəy; 1938 елның 24 июне, Кәләки, Азәрбайҗан ССР2000 елның 22 августы, Әнкара, Төркия) — Азәрбайҗан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе; тарихчы, тәрҗемәче һәм укытучы[2]. Тарих фәннәре кандидаты. Азәрбайҗан Президенты (1992—1993).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбүлфәз Әлиев 1938 елның 24 июнендә Азәрбайҗан ССРның Кәләки авылында Гадиргули Әлиев һәм Мәйранса Җәфәр кызы Әлиева гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

1957 елда ул С.М. Киров исемендәге Азәрбайҗан дәүләт университетының көнчыгышны өйрәнү факультетының гарәп филологиясе бүлеген тәмамлый. 1963—1964 елларда Мисырда тәрҗемәче сыйфатында тел практикасын уза, шуннан Бакыга кайта[3]. Р. Агаев буенча, Әлиев тәрҗемәче-арабист буларак, Асуан ГЭСы төзелешендә эшләгән[4].

«Азия Һәм Африка илләре тарихы» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт университетының аспирантурасында укыган. Шул ук университетта 1969 елдан 1974 елга кадәр тарих укытучысы булып эшли. Көнчыгышны өйрәнүче галим Зия Буниятов җитәкчелегендә Әбүлфәз Әлиев 1969 елда «Тулунидлар дәүләте» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

Кулга алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елда ул Азәрбайҗан дәүләт университетында «Азатлык» студентлар түгәрәге оештыра, аның әгъзалары Азәрбайҗанның дәүләт бәйсезлеген торгызу проблемалары турында фикер алышканнар[5].

1975 елның гыйнварында аны кулга алалар.

Әбүлфәз Әлиев җәза үтәгән Гарадаг районындагы «14 нче төзәтү колониясе».

1975 елның 11 маенда Азәрбайҗан ССР Югары судында процесс башлана[6]. Әбүлфәз Әлиев билгеләнгән адвокаттан баш тарта һәм үз-үзен яклаячакларын белдерә[7]. Дүрт көннән соң суд Әбүлфәз Әлиевны советка каршы һәм милләтчелек эшчәнлек өчен ел ярымга ирегеннән мәхрүм итә. Җәза үтү вакыты аңа кулга алынган көннән исәпләнгән. Гарадаг районындагы «14 нче төзәтү колониясендә» җәза үтәгән[8]. Төрмәдә утырган вакытта Гарадаг районының таш карьраларында авыр физик эшләргә хөкем ителгән.

1976 елның 17 июлендә Әбүлфәз Илчебәйне азат итәләр. Азат ителгәч, ул фәнни эшчәнлеген дәвам итә. 7 декабрьдә кече фәнни хезмәткәр вазыйфасына Азәрбайҗан ССР ФА республика кулъязма фондына эшкә кабул ителә. 1979 елның 24 апреленнән өлкән фәнни хезмәткәр, ә 1980 елның 8 декабреннән бүлек мөдире. 1988 елның 17 февралендә Азәрбайҗан Фәннәр Академиясенең кулъязмалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре итеп билгеләнә. Көнчыгыш фәлсәфәсе, тарих, әдәбият, дин буенча 50дән артык фәнни эш авторы.

1980 еллар азагы — 1990 еллар башында Әбүлфәз Әлиев Азәрбайҗан милли хәрәкәте лидерларының берсе. Бу чорда ул үзенә «Илчебәй» фамилиясен ала («халык илчесе» дигәнне аңлата)[9]. 1989 елның 16 июнендә Азәрбайҗанның халык фронты рәисе була.

Азәрбайҗан Президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 7 июнендә Азәрбайҗанда Президент сайлаулары уза, анда 59,4% тавыш җыйган Әбүлфәз Илчебәй җиңү яулый[10]. Башка мәгълүмат буенча, ул 60,9% (1 829 448 тавыш) җыйган[11]. 17 июньдә Югары Совет бинасында Азәрбайҗанның яңа президенты инаугурациясе тантанасы була.

Тышкы сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илчебәй Төркия белән стратегик берлек идеясе белән чыгыш ясаган. Ул белдергәнчә, Россиянең барлык дәүләт эшлеклеләреннән демократия алдында зур казанышлар Михаил Горбачёвка түгел, ә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка карый; Татарстан яңа конституция кабул ителүгә бәйле рәвештә, котлау телеграммасы җибәргән, анда колониаль каһарманлык, «герой татар халкы» турында, шулай ук «XX гасыр азагы төрки дөньяның уянуы һәм торгызылуы белән бәйле» турында сүз барган[12]. 1992 елның 12 сентябрендә Мәскәүгә визит кыла, аның барышында «Азәрбайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара иминлек турында килешү» имзалана[13].

1992 елның 18 августында Илчебәй Азәрбайҗанның Халыкара валюта фондына, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкына һәм алар белән бәйле оешмаларга керүе турындагы указга кул куя.

Эчке сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның августында ул үзенең карары белән милли акча берәмлеген — манатны әйләнешкә кертә. 19 сентябрьдә аның тарафыннан хокукларын һәм ирекләрен яклау, милли азчылыкларның телен һәм мәдәниятен үстерүгә дәүләт ярдәме турында карар игълан ителә[14].

1993 елның 28 августында Әлфаз Илчебәйгә ышаныч турында референдумда ил гражданнарының 97,5%ы аның отставкасы өчен тавыш биргән.

Илчебәй 22 август иртәсендә Төркиянең «Гөлханә» хәрби госпиталендә озакка сузылган авырудан вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Encyclopædia Britannica
  2. ЭЛЬЧИБЕ́Й, Большая Российская Энциклопедия. 2020 елның 23 июнь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-23, retrieved 2021-07-24 
  3. Abulfaz Elchibey, Telegraph (23 Aug 2000).
  4. Агаев Р., Али-Заде З. Азербайджан. Конец второй республики (1988—1993). — М.: Граница, 2006. — С. 35.
  5. МОВСУН Ъ-МАМЕДОВ, ЮРИЙ Ъ-ЧУБЧЕНКО. Умер экс-президент Азербайджана, Газета «Коммерсантъ» (23.208.000).
  6. Elçibəy ömrü.... Teleqraf İnformasiya Agentliyi. әлеге чыганактан 2018-12-28 архивланды. 2018-12-28 тикшерелгән.
  7. Elçibəyin məhkəməsində nələr baş vermişdi?. Teref.az. әлеге чыганактан 2019-01-16 архивланды. 2019-01-16 тикшерелгән.
  8. Pərvanə Bayramova / Tapdıq Fərhadoğlu. 14 saylı Cəzaçəkmə Müəssisəsi fotolarda (азәр.), «Голос Америки» (25.08.2018).
  9. Алиса ЕПИШИНА. Азербайджанская республика в январе 1999 года, МЕЖДУНАРОДНЫЙ ИНСТИТУТ ГУМАНИТАРНО-ПОЛИТИЧЕСКИХ ИССЛЕДОВАНИЙ (1999).
  10. Curtis, Glenn E. (1995). Azerbaijan: Government and Politics:The Presidential Election of 1992. U.S. Country Studies, Library of Congress. August 31, 2008 тикшерелгән.
  11. Elections in Asia and the Pacific: A Data Handbook. Vol. I: The Middle East, Central Asia and South Asia / Edited by Dieter Nohlen, Florian Grotz and Christof Hartmann. — 2001, reprinted 2004. — С. 364.
  12. Д. Фурман Возвращение в третий мир. Грустная история про азербайджанскую демократию(рус.) // Свободная мысль. — № 11. — С. 25.
  13. Подписан двусторонний договор, Газета «Коммерсантъ» (13.10.1992).
  14. Сам Гу Кан. Этно-национальные конфликты в Закавказье и Центральной Азии в контексте их геополитического положения. — Институт мировой экономики и международных отношений РАН, ма 2002. — С. 16.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гусейнов В. А. Больше, чем одна жизнь. 2019 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. В 2-х книгах. - М.: "Красная звезда", 2013.
  • Чернявский С. И. Новый путь Азербайджана. — М.: Азер-Медиа, Книга и бизнес, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]