Әбү Нүвәс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбү Нүвәс latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әбү Нүвәс
Abu Nuwas.jpg
Әбү Нүвәс
Тугач бирелгән исеме: Хәсән бин Хәни әл-Хәкәми
Туу датасы: VIII гасыр уртасы
Туу урыны: Әхвәз, Хузистан
Үлем датасы: 810-еллар
Үлем урыны: Багдад
Ватандашлык: Гарәп хәлифәте
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Юнәлеш: касыйдә, элегия, панегирия
Жанр: шигърият[1]
Иҗат итү теле: гарәп
Бүләкләр: сарай шагыйре

Әбү Нүвәс әл-Хәсән бин Хәни әл-Хәкәми (гарәп. أبو نواس الحسن بن هانئ الحكمي‎; VIII гасыр уртасы – 813 һәм 815 еллар арасы) – Һарун әл-Рәшид һәм әл-Әмин чорының атаклы гарәп шагыйре.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбү Нүвәснең әтисе гарәпләр яулап алган җирдә кол ителгән, ләкин исламны кабул иткәч ирек алып, өммәви хәлиф Мәрвән II гаскәренә ялланган гаскәри була. Ә әнисе фарсы кызы, ул йон юып көн күргән. Әбү Нүвәс Хузистан өлкәсенең Әхвәз дигән урынында туа. Аның туу вакыты төрле чыганакларда төрлечә – 742 елдан алып 762 еллар тирәсендә күрсәтелә. Балачагын ул Басрада, тәмләткечләр сатучының кибетчегендә сатучы өчен хуш исле үләннәр җыеп үткәрә.

VIII- IX гасырларда Басра гарәп филологиясенең төп үзәкләренең берсе була һәм монда Әбү Нүвәс галим-филологлар белән танышып, алардан белем ала. Монда ук ул шагыйрь Вәлибә ибн әл-Хүбәб белән очраша. Вәлибәнең укучысы булу Хәсән өчен бик уңышлы булып чыга: хәзер ул укытучысының сөйләгәннәрен тыңлапшигырь төзелешен өйрәнә, шигъри ярышларда катнаша алган. Озакламый Әбү Нүвәс Күфәгә, ә аннары Багдадка – хәлифәтнең башкаласына күчә. Монда аны Һарун әл-Рәшид күреп ала һәм Хәсәнне сарайга якынлаштыра. Әбү Нүвәс идарәчеләрне мактап шигырьләр яза башлый.

Әбү Нүвәс бик иркен тормыш белән яшәгән һәм, хакимнәрнең аңа карата уңай мөнәсәбәттә булуларына карамастан, начар тәртибе өчен күп тапкыр төрмәгә эләккән. Әбү Нүвәснең шигырьләре халык өчен җиңел аңлашылган, алар образлылык һәм сирәк кулланылышлы, искергән сүзләрсез булулары белән аерылып торганнар. Аның турында язган барлык Урта гасыр авторлары аның гади халыкны яратуын искәрткәннәр.

Әбү Нүвәс заманында Багдад аксөякләре арасында Исламның хәмерне тыюы онытылган була. Хәлифәләр Һарун әл-Рәшид һәм Әл-Әмин Багдадтагы резиденцияләрендә еш кына хәмерле мәҗлесләр үткәргәннәр һәм бай шәһәр кешеләре, сарай әһелләре хәлифәләрнең бу гадәтләрен үзләштереп барганнар. Хәмер кибетләре бары ураза вакытында гына ябык торганнар.

Һарун әл-Рәшид тарафыннан үтерелгән Бәрмәкинләрне мактап, элегик шигырь язганнан соң, Әбү Нүвәс күпмедер вакыт Мисырга качарга мәҗбүр була. Багдадка ул Һарун әл-Рәшид үлгәч, 809 елда гына кире кайта. Тәхеткә әл-Рәшиднең улы (һәм Әбү Нүвәснең укучысы) Мөхәммәд әл-Әмин утыруы шагыйрь өчен зур уңыш була. Соңгы елларын Әбү Нүвәс Багдадта хәлифә әл-Әминнең сарай шагыйре сыйфатында үткәрә. Замандашлары аның бик белемле булуын, медицина, астрономия һәм башка фәннәрне белүен һәм шул ук вакытта бик азгын булуын искә алганнар.

Шагыйрьнең исерек булып, азып йөрүе турындагы күп санлы хәбәрләр әл-Әминнең ачуын чыгара һәм ул аны төрмәгә ябарга мәҗбүр була. Төрле мәгълүматлар буенча, Әбү Нүвәс төрмәдә үлә яки Исмәгыйль бин Әбү Салих тарафыннан агулана.

  1. Roux P. d. Nouveau Dictionnaire des œuvres de tous les temps et tous les pays — 2 — Éditions Robert Laffont, 1994. — ISBN 978-2-221-06888-5