Эчтәлеккә күчү

Әбү Рәйхан әл-Бируни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбү Рәйхан әл-Бируни latin yazuında])
Әл-Бируни
Туган телдә исем Әбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни
Туган 4 сентябрь 973(0973-09-04)
кәт, Хорезм
Үлгән 4 декабрь 1048(1048-12-04) (75 яшь)
Газни, Газнәвиләр дәүләте
Яшәгән урын Рей[d][1]
Газни[1]
Гөрган[1]
Ватандашлыгы Саманидское государство[d][2]
Һөнәре фәлсәфәче, химик, географ, универсальный человек, математик, картограф, йолдызбелгеч, тәрҗемәче, антрополог, физик, йолдызсөйләмче, тарихчы, телбелгеч, лингвист-индолог, язучы, даруханәче, гуманист, ботаник

 Әл-Бируни Викиҗыентыкта

Әбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни (ابوریحان محمد بن احمد بیرونی‎, 973 елның 4 сентәбре, кәт, Хорезм, — 1048 елның 4 декабре) — бөек төрки-фарсы галиме, тарих, Җәгъpафия, тел белеме, астрономия, математика, геодезия, минералогия, геология буенча күп хезмәтләр aвтыpы. Үз вакытының бөтен фәннәрен диярлек белгән. Шулай ук шагыйрь буларак танылган. Грек, гарәп, санскрит телләрен бик яхшы белгән.

Әл-Бируни Җир радиусын үлчи.

Әбү Рәйхан әл-Бируни 973 елда Харәзм шәһәрендә дөньяга килә. Ул күп җирләрдә булып, күп белемнәр алуга ирешә. Әл-Бирунинең эшчәнлек вакыты Газнәви дәүләтенең солтаны Мәхмүд Газнәви хакимлек иткән чорга туры килә. Мәхмүд Газнәви мәдәният белән фәннәрнең үсүенә дә зур игътибар бирүче хаким булса да, ул үзе каршылыклы шәхес була. Бер яктан ул— прогрессив карашлы кеше, икенче яктан — мәрхәмәтсез сугышчы. Ул Бирунинең иреген дә чикләргә тырыша, аны ерак җирләргә озакка җибәрми, үзен шушындый танылган галимнәр белән «бизәп», дан казануга омтыла.

Әл-Бируни Җирнең радиусын һәм әйләнәсен фаразлау өчен тәкъдим иткән һәм кулланган методны сурәтләүче диаграмма.
Әл-Бируниның астрономия хезмәтләреннән иллүстрация - Айның төрле фазаларын аңлату.
Әл-Бируниның "Иранның дүрт юнәлеше һәм сәяси бүленешләре" әсәре

Бируни зур белемгә ия булган шәхес булып таныла. Ул математика, астрономия, җәгъpафия, геология, минераллар гыйльме, тарих фәннәре буенча тирән эчтәлекле хезмәтләр иҗат итә. Аның «Һиндстан тарихы», «Үткән буыннарның һәйкәлләре», «Мәсгуд кануннары» исемле хезмәтләре күп телләрдә басылып чыккан.

Бируни Аллаһны «әүвәл сәбәп» дип таный, ләкин табигать, аныңча, мөстәкыйль күренеш, һәм табигатьтәге төрле үзгәрешләр Алланың кодрәтеннән тормый, алар табигатьнең үз, хосусый кануннарына буйсыналар.

Бируниның карашы буенча, материя конкрет предметларда гәүдәләнә. Әйтик, дөнья (материя) 5 элементтан тора: бушлык, җил, ут, су һәм җир. Бу элементлар, Бируни фикеренчә, бер-берсенә күчештә яшиләр.

Бируниның Җир шарындагы эволүцион процесслар турындагы фикерләре, гомумән, гаҗәеп ачышлар булып саналырга тиеш. Беренчедән, Бируни үз заманындагы Җир шары «хәрәкәтсез бер нәрсә» дип саналган карашларны тәнкыйть итә, дөньяның кояшка бәйле (гелиоцентрик) рәвештә корылганлыгы турында фаразларын белдерә. Икенчедән, ул Җир шарындагы терек табигатьнең, шул исәптән кешенең килеп чыгуын, дини һәм идеалистик карашларны тәнкыйтьләп, чын материалистик нигездә, табигатьнең үз закончалыклары буенча, табигый сайланыш нәтиҗәсендә барлыкка килүе турында фаразлык итә.

Бируниның хайваннарның үсемлекләрдән килеп чыгуы турында белдергән фаразы фән өлкәсендә зур кыюлык, хәтта батырлык булып санала. Әлбәттә, Бируниның материализм юнәлешендәге карашларына билгеле бер чикләнгәнлек тә хас. Аның хаталы карашлары да була. Мәсәлән, ул, табигатьнең өзлексез әйләнештә булып, яңадан үзенә кайтуы канунына (круговорот теориясе) таянып эш итә.

Әл-Бирунинең социаль фәлсәфә өлкәсендәге фикерләре әхлак принциплары үзәнлеге белән чикләнә. Шулай да аның һәр эштә дә гаделлекне яклау карашлары зур игътибарга лаеклы. Ул гаделлекне дәүләт белән идарә итү эшендә таләп итә, җәмгыятьтә кешеләрнең фидакәр эшләрен югары бәяли, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә гаделлекне яклый.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиөзек эчендә Әл-Бируни темасы буенча бит бар
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 1,2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  2. Encyclopædia Iranica / N. Sims-Williams, A. Ashraf, H. Borjian et al. — USA: Columbia University, 1982. — ISSN 2330-4804