Әбәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбәк latin yazuında])
Әбәк
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
югары

Әбәк татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер төркем булып басалар. Шунда бер бала:

«Әбәк-чәбәк,
Тити суат,
Килеп юат», —

дип, иптәшләренең берсенә сугып китә. Уен шулай ук:

«Әбәк-чәбәк,
Алтын тәбәк,
Киявең карак,
Үзең тинтәк», —

дигән такмак белән дә башланып китә ала. Шулай дигәч, барлык балалар «әбәк» бирелгән кеше яныннан йөгереп качалар. Куучы аларның кайсын да булса тотып, «әбәк»не бирергә тырыша. Әбәк бирелгән кеше тагын үз чиратында иптәшләрен куа башлый. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен гадәттә җәй көне тышта ир балалар арасында уйнала. Иң элек балалар шобага яки санамыш белән берәүне көтүче итеп сайлыйлар. Аннан соң уйный торган ике мәйданның ике башына ике урынга ике «кала» билгеләп куялар да, көтүчедән башкалары шул калаларның берсендә тезелеп, сул кулларын бөерләренә таянып, уң кул учларын алга сузып торалар. Алар шулай торганда, көтүче килә дә аларның алдында сагалап, акрынлап йөри. Аннан:

Әбәк, төбәк, җитмеш көрәк,
Җитә алмасаң, җир йотсын! —

дип, берәүнең учына суга да икенче баштагы калага йөгерә. Сугылган бала аны йөгереп узып алдан барып җитәргә тырыша.

Алдан барып җитүче ул як калада кала, кичегүче көтүче булып кала. Шулай балалар икенче «кала»га күчеп беткәнче, уен дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]