Әгерҗе районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әгерҗе районы флагы latin yazuında])
Әгерҗе районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Әгерҗе районы
Яклар чагыштырмасы 3:2[d]

Россия Федерациясе «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге флагы — муниципаль берәмлекнең рәсми символы һәм танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2006 елның 1 августында расланган[1] һәм теркәү номеры 2625 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 71 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, туры почмаклы яшел тукыма, аскы чиге тукыма киңлегенең 1/6 өлеше киңлегендәге күк буйга тоташа; тукыма уртасында — күк буйга баскан, район гербындагы ак, соры, кара һәм кызыл төсләр белән башкарылган җайдак сыны; өстәге сул почмакта — флаг сабы кырыеннан җәелеп киткән алтын канатлы, сигез нурлы көмеш йолдыз».[2]

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг Әгерҗе муниципаль районы гербы нигезендә төзелде. Флаг вексиллологиянең кагыйдәләр,тиешле традицияләре буенча һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне саклап төзелде.

Әгерҗе җире үзенең тарихы һәм традицияләре белән бай. Район үзәге — Әгерҗе шәһәре 1646 елдан бирле билгеле.

Татар милли киемнәре кигән җайдак — Гербның төп фигурасы. Ул символик рәвештә әлеге төбәккә нигез салучы Әгерҗе турындагы риваять каһарманын сурәтли.

Җайдакның алга омтылган кулы Әгерҗе районы халкының якты киләчәккә омтылуын, ә түбәдә урнашкан сигез нурлы йолдыз («роза ветров») шулай ук районда яшәүче барлык халыкларның уртак максатларга ирешүдә көчләрен берләштерүне символлаштыра. Алтын канат тимер юл транспорты символы булып тора (Әгерҗе станциясе-Татарстан Республикасының иң зур тимер юл төене).

Әгерҗе районын көньяктан Түбән Кама сусаклагычының суларын юа, ул Флагта зәңгәр полоса белән күрсәтелгән.

Районның үзенчәлеге — аның авыл хуҗалыгы юнәлеше: бөртекле культуралар (сабан бодае, көзге арыш) игелә, бәрәңге, шикәр чөгендере үстерелә, ит-сөт җитештерү үсеш ала. Болар барысы да флагта яшел төс белән чагылдырылган.

Ак төс (көмеш) - ачыклык, ачыклык, татулык, сафлык символы.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Кара төс — мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.

Яшел төс яз, сәламәтлек, табигатьне, уңдырышлылыкны символлаштыра.

Кызыл төс — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Зәңгәр төс — югары омтылышлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгерҗе районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Агрызского муниципального района Республики Татарстан от 01.08.2006 № 7-5 «О флаге муниципального образования „Агрызский муниципальный район Республики Татарстан“»
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]