Әгъзам Камал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әгъзам Камал
Ошибка Lua в mw.wikibase.entity.lua на строке 88: data.schemaVersion must be a number, got nil instead.
Туган телдә исем Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов
Туган 21 гыйнвар 1918(1918-01-21)
Апас районы Үтәмеш авылы, Тәтеш өязе, Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Казан губернасы, РСФСР байрагы РСФСР
Үлгән 16 май 1943(1943-05-16) (25 яшь)
Үлем сәбәбе Ошибка Lua в mw.wikibase.entity.lua на строке 88: data.schemaVersion must be a number, got nil instead.
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР байрагы ССРБ
Һөнәре әдәби хезмәткәр,
Red Army badge.gif Кызыл Армия кече командиры, офицеры

Әгъзам Камал (1918-1943) күренекле татар шагыйре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 гыйнварында хәзерге Татарстанның Апас районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсеңдә туа. 19321934 елларда үз авылларында җидееллык мәктәптә (ТБУМда) укый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, финанс-экономика техникумында белем ала, 1937 елда техникумны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстаның Тәкәнеш районында үз белгечлеге буенча эшләгәннән соң, ул яңадан Казанга кайта һәм 19381939 елларда «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елның көзендә, армия сафларына чакырылып, хәрби курсларны тәмамлагач, армиядә кече командир булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Әгъзам Камал алгы сызыкта сугыша. Канлы бәрелешләрнең берсендә яраланып, шактый вакыт госпитальдә дәвалана, аннары Сарытау шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрелә. Училищены офицер дәрәҗәсе алып тәмамлаганнан соң, Әгъзам Камал кабат үз частена — Сталинград фронтына кайта һәм андагы хәлиткеч сугыш операцияләрендә күп мәртәбәләр катнашып, 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгъзам Камал мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Казанга килгәч, аның шигырьләре өлкә көндәлек матбугатында, альманахларда, күмәк җыентыкларда еш басыла. 1938 елда яшь шагыйрьнең «Җилфердә, байрак!» исемле (Әнәс Галиев белән бергә), ә 1939 елда «һәйкәл янында җыр» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга. Аның поэзиясендәге төп тема — бәхетле совет чынбарлыгы. Ул совет батырларының Котыпны яулап алулары («Дүрт гражданин»), туган илне дошманнардан саклау горурлыгы («Сакта», «Комиссар турында җыр», «Командир»), ана бәхете («Ана») турында дәртләнеп яза, поэзиядәге остазлары Тукай белән Маяковскийга булган соклану хисләрен шигъри юлларга сала. Фронтның кырыс шартларында да Әгъзам Камал әдәби иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Аның бу чорда язган шигырьләре фронт газеталарында, «Кызыл Татарстан»да һәм «Совет әдәбияты» журналында басыла. Сугыштан соң шагыйрьнең әдәби мирасыннан үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956) һәм «Алар сафта» (1961) исемле җыентыкларда басылып чыкты. Шагыйрьнең аерым шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителеп басылды.

Мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгъзам Камалның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]