Әдилә Әхмәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдилә Әхмәтова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

{| class="wikitable"

!Әдиля Айрат кызы Әхмәтова (Загидуллина) (1993 елның 4 июнь, Түбән Кама) – җырчы, вокал педагогы, татар Abadeli рок-группаның солисткасы, блогер. 2012-2016 елларда Санкт-Петербург Сборная улицы Джалиля КВН төркеменең вокалисты. 2016-2017 елларда Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артисты. "Идель моңы" (2015), "Татар Кызы" (2016), "Идель" (2016), "Татар моңы" (2017), "Дулкыннар" (2018)  халыкара конкурсларның лауреаты. |}

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 4 июненьдә эшмәкәр Айрат Загидуллин һәм педагог Гөлнара Загидуллина гаиләсендә туа. Бабасы – Мулланур Загидуллин Түбән Камадагы атказанган университет профессоры. 2004 елда “Лучшие люди России” энциклопедиясенә кертелгән.

2000-2008 30 нчы музыкаль юнәлешле гомумбелем мәктәбендә укый. Мәктәп ябылганнан соң Баки Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясен аерма билгеләргә тәмамлый (2011).

2011 елда Санкт-Петербургка укырга китә.

2016 елда  Мусоргский исемендәге Санкт-Петербург дәүләт музыкаль укуханәсен (эстрадно-джазовый юнәлеше, Кобина Я.Л. классы) тәмамлый.

Петербургта актив иҗади һәм иҗтимагый эш алып бара. Санкт-Петербург татар яшьләр берләшмәсенең активисты була, Сборная улицы Джалиля КВН төркеменең вокалисты (Петергоф, Санкт-Петербург), “Зов предков” спектаклендә төп вокаль партиясен уйный, режиссер – Рәсәй дәүләтенең премия лауреаты, хореограф Айгөл Гилметдинова.

2016 елда Казанга күчеп килә.

2016-2017 елларда Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артисты.

2016 елдан Инстаграмда блог алып бара башлый. Анда татар җырларын, шулай ук атказанган чит ил һәм рәсәй хитларын татар теленә тәрҗемә итеп башкара башлый. Beatles, Michael Jacson, Lana Del Rey, Queen җырларына татар каверларын яздырган.

2017 елда “Школа вокала для девушек” проектына нигез сала. Мәктәп хәзерге вакытта да уңышлы эшен алып бара.

Шул ук елда "Мин татарча сөйләшәм" фестивале кысаларында интернетта җиңү яулап ABADELI  төркеме  барлыкка килә. Бүгенге көндә Abadeli - Петербург кызы, җырчы һәм блогер Әдилә Әхмәтова, композитор һәм клавишник Миләүшә Хәйруллина, гитарист һәм журналист Рәдиф Кашапов, бас-гитарист Айдар Закиров һәм барабанчы Михаил Плотников катнашында иҗади берләшмә.