Әзим Әзимзадә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әзим Әзимзадә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Әзим Әзимзадә
Azim Azimzade 2.jpg
Туган телдә исем әзери. Əzim Aslan oğlu Əzimzadə
Туган 25 апрель (7 май) 1880
Новханы, Бакинский уезд[d], Бакы гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 15 июнь 1943(1943-06-15)[1] (63 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[1]
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре комикслар авторы, язучы, укытучы, рәссам
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Autograph of Azimzade.jpg

Commons-logo.svg Әзим Әзимзадә Викиҗыентыкта

Әзим Аслан улы Әзимзадә (әзери. Əzim Aslan oğlu Əzimzadə; 1880 елның 7 мае, Новхан авылы, Бакы губернасы, Россия империясе1943 елның 15 июне, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — Азәрбайҗан рәссамы һәм графигы, Азәрбайҗан ССРның халык рәссамы (1927).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әзим Әзимзадә яшь чагында

Әзим Әзимзадәдә 1880 елның 25 апрелендә (7) маенда Бакы янындагы Новхана авылында, эшче-нефтьче Аслан гаиләсендә туа. Әзимзадәдә сәнгать белеме алмый, ул сәнгатьне үзе өйрәнә. Әзимзадәдәгә сигез яшь булганда, әтисе аны моллаханага (мәчет каршындагы мәктәп) бирә, ул анда дүрт ел дәвамында белем ала[2].

1906 елдан Әзимзадәдә журналларда социаль һәм сәяси тематикага рәсемнәр бастыра. Шул рәвешле Әзимзадәдә азәрбайҗан сатирик графикасына нигез салучы була. Әзимзадәдә революциядә актив катнаша, Азәрбайҗанның мәгариф халык комиссариатының мәдәният бүлеге мөдире була.

1920 елларның беренче яртысында рәссам Бакы театрларында спектакльләрне бизи: Сатир-агитеатрда Сөләйман Ахундовның «Фортуна тәгәрмәче» һәм Мәммәд Ордубадиның «Саботажчылар» спектакльләрен бизи һәм Азәрбайҗан драма театрында Җәфәр Җаббарлының «1905 елда» һәм Хөсәен Җәвиднең «Шәех Санан» пьесалары өчен костюмнар эскизларын ясый. Әзимзадәнең иҗаты Азәрбайҗанның театр сәнгатен үстерүдә зур роль уйный.

Әзимзадәнең иҗади мирасында карикатуралар төп урынны алып тора. Азәрбайҗанда әлеге жанр үсеше «Молла Нәсреддин» журналы белән тыгыз бәйләнгән. Журналны язучы-публицист Җәлил Мәмәдкулизадә нәшер итә. Әзимзадә «Молла Нәсреддин»ның баш рәссамы була. Аның иҗаты журналның сәнгать йөзен билгели, анда төп урынны аның рәсемнәре һәм карикатуралары алып тора.

Әзимзадә халык шагыйре Мирза Сабирның «Хоп-хоп намә» иншалары өчен 56 төсле литография иҗат итә. Бу рәсемнәр шагыйрьнең идея асылын, аның социаль гаделсезлеккә һәм хезмәт ияләрен кимсетүгә каршы протестын чагылдыра. Әзимзадә шулай ук Җәлил Мәмәдкулизадәнең «Бәлки кайтарырлар», Әбдүрәһим Әхвердиевның «Минем боланнарым», Нәриман Нәримановның «Изге урын» хикәяләре өчен, Хөсәенкули Сарабскийның «Иске Бакы» китабына һәм башка әдәби әсәрләргә рәсемнәр сериясен булдыра.

1930 елларда Әзимзадә иҗатында төп урынны станок сюжетлы-тематик серияләр алып тора. Әзим Әзимзадәнең иң яхшы жанр акварельләренә «Иске көнкүреш сәхнәсе»: «Байларда Рамазан», «Хәерчеләрдә Рамазан», «Байларда туй», «Ярлыларда туй», «Этләрне сугыштыру», «Кыз туа», «Хатынны сатып-алу», «Иске һәм яңа хатыннар» һ.б. әсәрләрен кертергә кирәк.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Әзимзадә, совет рәссамнарының күпчелеге кебек үк, әйдәп баручы хәрби сәяси агитация чарасы булган плакатлар ясауда актив катнаша. Үзенең иҗаты белән Әзимзадә сугыш чорындагы совет антифашист карикатурасын үстерүгә зур өлеш кертә.

1923 елдан СБКФ әгъзасы. 1927 елда Әзимзадәгә Азәрбайҗан ССРның халык рәссамы исеме бирелә. 1943 елда 63 яшендә вафат була[3].

Бакыда рәссамның музей-йорты ачылган. Бакыдагы урам һәм 1920 елдан үлеменә кадәр ул җитәкләгән, 1932 елдан 1937 елга кадәр директор булган Азәрбайҗан сәнгать училищесы аның исемен йөртә. 2002 елда Бакыда Республика Сарае янындагы скверда рәссамга һәйкәл ачыла (2011 елда Ичәри-шәһәргә күчерелгән)[4].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Азимзаде Азим Аслан оглы // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Казиев А. Ю. Азим Азимзаде // Искусство Азербайджана / Под ред. Полевого В. М.. — М.: Советский художник, 1954. — Т. IV.
  3. Искусство Советского Азербайджана. Издательство: Советский художник — Москва, 1970
  4. Памятник Азиму Азимзаде

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наджафов М. Азим Азимзаде. — М.: Советский художник, 1957. — 53 с.
  • Наджафов М. Азим Азимзаде. — Б., 1965.
  • Казиев А. Ю. Азим Азимзаде // Искусство Азербайджана / Под ред. Полевого В. М.. — М.: Советский художник, 1954. — Т. IV.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]