Тәүфикъ Әйди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәүфикъ Әйди latin yazuında])
(Әйди Тәүфикъ битеннән юнәлтелде)
Тәүфикъ Әйди
Туган телдә исем Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов
Туган 1 май 1941(1941-05-01)
СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Кривандино районы, Туголеевский Бор
Үлгән 2 апрель 2001(2001-04-02) (59 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Вишневски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, публицист
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый премиясе (2016)

Тәүфикъ Әйди (чын исеме Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов) — татар язучысы, прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язу­чы, «Йөртә безне язмыш­лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы.

Ул 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Кривандино районы Туголеевский Бор бистәсендә туа.

Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы Түбән Балтай (1941—51; 1955—57), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951—53) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, 1962 елда Казанга килеп, төзелештә — ташчы, милиция бүлегендә — бригадир, «Оргсинтез» берләшмәсендә—слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә — укытучы, Татарстан халык иҗат йортында — методист, газета-журнал редакцияләрендә — әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1983—1985 елларда ул Мәскәүдә СССР язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1985-1997 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәрриренең урынбасары, 1998-2001 елларда «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директоры булып эшли.

Язучы 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере Әлдермеш авылы зиратында.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елда Казанның Идел буе районындагы «Урман аланы» («Лесная поляна») торак массивындагы урамга исеме бирелгән. [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]