Әйлән би, сәйлән би

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әйлән би, сәйлән би latin yazuında])
Әйлән би, сәйлән би
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Әйлән би, сәйлән битатар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек күбрәк кызлар арасында уйналган. Җыр белән чакырып уртага чыгарылган кыз берәр эш эшләргә тиеш була. Җыры:

Әйлән би, сәйлән би,
Атаң сине бирәм, ди;
Бирсә бирсен үз кызын,
Җыйсын авыл картларын;
Котлап салсын малларын,
Әлләлисе, хөрмәлисе,
Кашы-күзе сөрмәлесе,
Бу дөньяда бик сирәк.
Ак кирәк, күк кирәк,
Кара кашлы, зифа буйлы
«Биби» атлы кыз кирәк!

Яки җырны бетергәндә:

Әйлән, бәйлән,
Уртасында бер сәйлән! —

дип, уртага бер кызны чыгаралар да, ул кул чабып үз тирәсендә әйләнә. Түгәрәктәгеләр биеп, куллары белән әйләнеп-бәйләнеп бетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]