Әйһәйлүк (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әйһәйлүк (җыр) latin yazuında])

Әйһәүлүк —— башкорт халык җыры. Лирик җырларның тормыш-көнкүреш тематик төркеменең «Иртәнчәккәй торып» тибында[1] башланып киткән җырлар төркемчәсенә керә[2].

Риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек заманда Икенче Бөрҗән ыруы Мостай авылында бер сызым мыеклы чибәр яшь егет булган. Шаян да, сүзгә дә оста, җырга да яхшы икән, диләр. Егет чагында бер яшь кенә матур кызга гашыйк булып, аны һәрвакыт күрәсе килеп йөргән. Әмма кызны тап китереп сөйләшү аеруча җиңел булмаган. Шуңа карата шаян җыр да чыгарган, хәтта.

Моның шаянлыгы мәңгегә китә. Яраткан кызына өйләнеп, балалар әтисе булгач та, кешеләрне көлдереп, аларның күңелләрен ача торган булган. Хатыны: "Хәзер картаеп, балалар әтисе булып киттең, сызым мыегың да агарып, терпәешеп бетте, үзең һаман шаярасың", — ди икән. Шуңа көйнең исемен "Әйһәйлүк", яки "Балалар әтисе" дип алып китә булалар.

Җырның тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртәнчәккәй торып, тышка чыксам, Әйһәйлүк,
Бер кыз килә сыер ла, ай әүкәләп, сәпем.
Бераз гына торып сөйләшкәнчә, Әйһәйлүк,
Карт инәсе йөри шул, ай әүкәләп, һәм, сәпем.
Сызылып кына чыккан, мыегымны, Әйһәйлүк,
Кызлар сорый чәчмәү лә, әй, чугына, сәпем.
Сызылып кына чыккан, мыегымны, Әйһәйлүк,
Вәгъдә иттем сөйгән лә кызыма, сәпем.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Иртәнчәккәй торып, бер карасам», «Иртәнчәккәй торып, тышка чыксам» һ.б. башламнары бар
  2. Салават Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа: Китап, 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)