Әй, гүзәл Кырым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әй, гүзәл Кырым latin yazuında])
Әй, гүзәл Кырым

Әй, гүзәл Кырым (кырымтат. «Ey, güzel Qırım», «Эй, гузель Къырым») — кырым татар халык җыры. Җыр, гадәттә, кырым татарлары арасында танылган һәм кырым татарлары концертларында еш яңгырый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр сөргендәге кайгылы тормыш, югалган Ватанны сагыну турында сөйли. Җырның килеп чыгышы билгеле түгел, ул кырым татарлары депортацияләнгәннән соң билгесез кеше тарафыннан язылган дип санала. Ләкин, кайбер чыганаклар буенча, бу җырны башта депортациядән соң Әндиҗанда яшәгән кырым татарлары Фатма Хәлилова һәм Шукри Османов 1968 елда Алуштаны күрергә барган вакытта язган, шуннан соң җыр Кырым татарлары яшәгән Үзбәкстанда тарала башлаган дип уйланыла.[1]

Җырның бер өлеше Джамаланың «1944» җырына да кертелгән, бу җыр белән ул Евровидение 2016-да Украинаны тәкъдим итеп җиңү яулый.

Тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырымтатарча Татарча
Алуштадан эскен еллер
Юзюме урды.
Балалыкътан оськен ерлер
Козюме тюшти.


Мен бу ерде яшылмадым,
Яшлыгъыма тоялмадым,
Ватаныма асрет олдым,
Эй, гузель Къырым.


Багъчаларнынъ мейвалары
Бал иле шербет
Сувларынъны иче-иче
Тоялмадым мен.


Бала-чагъа Ватаным деп,
Козъяшын тёке,
Къартларымыз элин джайып
Дуалар эте.
Алуштадан искән җилләр
Йөземә өрде.
Балалыктан үскән җирләр
Күземә төште.


Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туялмадым,
Ватаныма тансык булдым,
Әй, гүзәл Кырым.


Бакчаларның җимешләре
Бал илә ширбәт
Суларын эчә-эчә
Туялмадым мин.


Бала-чага Ватаным дип,
Күз яшен түгә,
Картларыбыз кулын җәеп
Догалар итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]