Әкрам Шамкаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкрам Шамкаев latin yazuında])
Әкрам Шамкаев
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 22 октябрь 1916(1916-10-22)
Туу урыны Иске Әшер, Матвеевская волость[d], Богырыслан өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 12 август 1981(1981-08-12) (64 яшь)
Үлем урыны Шүрче, Сөрхандәрья өлкәсе, Үзбәкстан ССР, СССР
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр, тракторист, механик
Сугыш Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләкләр

Әкрам Шамкаев, Әкрам (Әкрәм)[4] Биләй улы Шамкаев (1916 елның 22 октябре, РИ, Ырынбур губернасы, хәзерге Матвеевка районы, Иске Әшер1981 елның 12 августы, СССР, Үзбәкстан ССР, Сөрхандәрья өлкәсе, Шүрче районы, Шүрче) — Бөек Ватан сугышында катнашкан гаскәри, 135нче аерым моторлашкан понтон―күпер батальоны понтончысы, Советлар Союзы Герое (1944).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елның 22 октябрендә хәзерге Ырынбур өлкәсенең Матвеевка районы Иске Әшер авылында туган. Татар. Белеме — башлангыч, ике сыйныф кына тәмамлаган. Авылда колхоз оешканнан соң, туган хуҗалыгында төрле эшләрдә эшли, 1935 елдан курслар тәмамлап, МТСта тракторчы булып эшли.

1937 елда Кызыл Армия сафларына алына. Танк частьларында хезмәт итә. 1939—1940 елларда Финляндия белән сугышта катнаша, олы абыйсы Василий белән бер танкта сугыша. 1940 елда демобилизацияләнә һәм өенә кайта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июлендә яңадан армия сафларына алына. Янәдән абыйсы белән бер танкта немец-фашист илбасарлары белән көрәшә. Авыр яраланганнан соң, сапер частьларында, аннан 6нчы понтон-күпер бригадасының(рус.) 135нче аерым моторлашкан понтон-күпер батальонында хезмәт итә.

Брянск, Воронеж һәм 3нче Украина фронтларында сапер гаскәрләрендә сугыша, Мценск, Курск сугышында, Украинаны азат итүдә катнаша. «Сугышчан казанышлары өчен медале» белән бүләкләнгән. Взвод командиры Советлар Союзы Герое И. И. Дмитриев(рус.) булган. 1943 елның көзендә Днепр елгасын кичкәндә понтончы Ә. Шамкаев аеруча батырлык күрсәтә.

1943 елның октябрь ае башында кызылармияче Ә. Шамкаев составындагы паром командасы дошманның көчле уты астында Козинцы—Зарубенцы районында 3нче гвардия танк армиясе(рус.) гаскәрләренең хәрби техникасын икенче ярга күчерүне тәэмин итә. Дошманның даими уты астында эшләгән беренче көнне 12 рейс башкарылган. Паром 16 пробоина алган, тик тишекләрне йөзү вакытында ук томалап барган Ә. Шамкаевның фидакарьлеге аркасында, паром су өстендә кала алган. Кичү берничә көн эшләгән.

1943 елның 12 октябрендә Днепр уртасында, паромны тартып алып баручы катер зыян күрә, буксировка тросы винтка урала һәм йөреш кими. Ә. Шамкаев, бозлы суга игътибар итмичә, суга чумып, винтны азат итә. Катерга авиабомба кыйпылчыклары тигәч, тиз һәм оста итеп тишекләрне томалый, катерны ярга кадәр җиткерә, кешеләрне коткарып кала.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы Указы белән «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгән, батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен» кызылармияче Шамкаев Әкрам Биләй улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.[5]

Сугыштан соң старшина Ә. Шамкаев демобилизацияләнә. Үзбәкстанга китә. Колхозда механик булып эшли, аннан Сөрхандәрья өлкәсе Шүрче районы авыл хуҗалыгы техникасы берләшмәсендә эшли. Шүрче бистәсендә (1976 елдан шәһәр) яши. 1981 елның 12 августында вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсендә Шүрче шәһәрендәге урам, ул эшләгән бригада, районда узучы спорт ярышларында приз аның исеме белән аталган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Оренбуржцы – Герои Советского Союза: библиографический указатель / Библиогр. отд.; сост. Н. А. Кузнецова. — 1. — Оренбург: Областная научная библиотека имени Н. К. Крупской, 1987. — С. 133—134. — 155 с.
  • Россовский В. П. Золотые звёзды Оренбуржья: биографический справочник. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 508 с.
  • Герои Советского Союза — узбекистанцы. Ташкент, 1984.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-chelovek_nagrazhdenie150036433/
  2. https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-chelovek_nagrazhdenie22240353/
  3. https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-nagrada_kartoteka1107811905/
  4. Шамкаев Әкрәм Биләй улы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. 267нче бит.
  5. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1