Әкълимә Садыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкълимә Садыйкова latin yazuında])
Туу датасы 7 ноябрь 1908(1908-11-07)
Туу урыны Кушнарин районы
Түбән Акбаш, Шариповский сельсовет[d], Кушнарин районы
Үлем датасы 18 июнь 1993(1993-06-18) (84 яшь)
Үлем урыны Ташкәнт, Үзбәкстан
Һөнәр төре актёр
Бүләкләр

Садыйкова Әкълимә Гариф кызы (7 ноябрь 1908 ел — 18 июнь 1993 ел) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының 1933—1983 еллардагы актеры. РСФСР‑ның атказанган (1972), Башкорт АССР‑ының халык (1955) артисты. Хөрмәт Билгесе ордены кавалеры (1955).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әкълимә Гариф кызы Садыйкова 1908 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Уфа өязе Шәрип улусы[1] Түбән Акбаш авылында туган.

1931 елда Башкортстан сәнгать техникумын тәмамлаган (В. Мортазин‑Иманский, М. Ә. Мәһәдиев курсы). 19311933 елларда Россия дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС)(Р. Н. Симонов һәм Ю. А. Заводской классы) укый. 19331983 елларда Башкорт дәүләт академия драма театры актеры. Башлыча үзенчәлекле рольләрдә уйный, музыкаль спектакльләрдә чыгыш ясый.

Җимешле иҗаты өчен 1955 елда «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әкълимә Садыйкова 1993 елның 18 июнендә Ташкәнт шәһәрендә вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Садыйкова Әкълимә Гариф кызы типик һәм билгеле образлар иҗат итә. Күп комик рольләр башкара: Кукушкина («Төшемле урын» — «Доходное место», А. Н. Островский), Бочкарева («Платон Кречет», А. Е. Корнейчук), Шифабикә («Дивана яшьлек», И. Ә. Абдуллин), Кроче апа («Мут егет» — «Плут», Л. Пиранделлоның «Лиола» пьесасы буенча), аеруча Галәм карчык роле («Башмагым») тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Күп кенә драматик һәм фаҗигале ролләрне психологик тирәнлек һәм тормышчанлык белән гәүдәләндәрә: Көнбикә («Салават», Б. Бикбай), Шәмсинур («Ул кайтты», Ә. К. Атнабаев), Биби («Кара чәчәкләр» — «Черные розы», В. Г. Галимов, С. Джемальның шул ук исемле романы буенча) һәм башкалар.

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлбикә («Таңчулпан», К. Даян)
  • Галиябану (шул ук исемле пьеса, М. Фәйзи)
  • Гөлниса («Рәйсә», Н. Асанбаев)
  • Хәбрәүшә («Женушка», Мөбәрәков)
  • Глафира Фирсовна («Последняя жертва», А. Островский)
  • Елена Андреевна («Дядя Ваня», А. Чехов)
  • Анна («На дне», М. Горький)
  • Акулина Ивановна («Мещане», М. Горький)
  • Диана («Не называя фамилий», Минко)
  • Клавдия («Дети Ванюшина», С. Найденов)
  • Розалия («Филумена Мартурано», Э. де Филиппо)
  • Хәбибә («Салават», Иманский)
  • Гайшә («Сибиряк Гыйлман», А. Таһиров)
  • Кукушкина («Доходное место», А. Н. Островский)
  • Бочкарева («Платон Кречет», А. Корнейчук)
  • Галәм карчык («Башмагым», Х. Ибраһимов)
  • Хаҗи-апа («Бай һәм батрак», Х. Хәмзә)
  • Шифабикә («Дивана яшьлек», И. Ә. Абдуллин)
  • Кроче апа («Мут егет» — «Плут», Л. Пиранделлоның «Лиола» пьесасы буенча)
  • Көнбикә («Салават Юлаев», Б. Бикбай)
  • Шәмсинур («Ул кайтты», Ә. К. Атнабаев)
  • Биби («Кара чәчәкләр» — «Черные розы», В. Г. Галимов, С. Джемальның шул ук исемле романы буенча)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР‑ның атказанган артисты (1972)
  • БАССР‑ның халык артисты (1955)
  • БАССР‑ның атказанган артисты (1940)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1955)

Уфа шәһәренең Минһажев урамындагы 125-нче йортка Садыйкова Әкълимә Гариф кызы истәлегенә мемориаль тактаташ куела. Анда: «Бу йортта 1961—1996 елларда башкорт шагыйрәсе Фәүзия Рәхимголова, ә 1961—1988 елларда — БАССР‑ның халык артисты, РСФСР‑ның атказанган артисты Садыйкова Әкълимә Гариф кызы яшәгән» дип язылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәҙер Башҡортостан Республикаһының Кушнаренко районы[[Категория:Кушнаренко районыда туганнар ]]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]