Әкълим Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкълим Мөхәммәтҗанов latin yazuında])
Әкълим Мөхәммәтҗанов
Туган 14 февраль 1930(1930-02-14)
Тимәш, Михайлау вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 2 март 2004(2004-03-02) (74 яшь)
Казан, Россия
Һөнәре сәясәтче

Әкълим Мөхәммәтҗанов (Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов, 14 февраль 1930(1930-02-14), Тимәш, Михайлау вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2 март 2004(2004-03-02) (74 яшь), Казан, Россия) — СССР һәм РФ нифет сәнәгате эшлеклесе, «Татнефть»нең генераль директоры (1980-1990), СССР дәүләт премиясе лауреаты (1990), Татарстан АССРыннан 11 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1984-1989), Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 14 февралендә Татарстан АССРның Лениногорск районы Тимәш авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Тимәш җидееллык мәктәбе укытучысы булып башлый.

1949 елдан Мөхәммәтҗановның хезмәт биографиясе республиканың һәм илнең нефть һәм газ сәнәгате белән тыгыз бәйләнгән, ул анда оператордан «Татнефть» ҖБ генераль директорына кадәр юл үткән. 1967-1979 елларда «Баулынефть», «Лениногорскнефть» һәм «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәләрен эзлекле рәвештә җитәкли. 1980 елда Ә. К. Мөхәммәтҗанов «Татнефть» берләшмәсен җитәкли. Республика нефтьчеләре өчен иң катлаулы елларда илнең нефть тармагындагы иң эре предприятиеләрнең берсе тотрыклы эшләве аның исеме белән бәйле. Аның җитәкчелегендә Татарстан нефтьчеләренең Көнбатыш Себер ятмаларын эшкәртү башланды. Ул сәнәгать предприятиеләре составында ярдәмче хуҗалыклар булдыру һәм аларда алдынгы технологияләр кертү инициаторы булды. «Татнефть» белән җитәкчелек иткән чорда әйләнә-тирә мохитне саклау буенча практик программалар актив тормышка ашырылды, шуның өчен аңа СССР Дәүләт премиясе бирелде. 1990 елда Әкълим Касыйм улы СССР нефть сәнәгате министры урынбасары — nышкы элемтәләр бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

2004 елның 21 июлендә вафат була.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]