Эчтәлеккә күчү

Әлдәбәран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлдәбәран latin yazuında])
Әлдәбәран Сәвер йолдызлыгында
Әлдәбәран Кояш белән чагыштырганда

Әлдәбәра́н (гарәп. الدبرانәд-дәбәран — «иярүче»; Сәвер α, Сәвер альфасы, α Tau) — Сәвер йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы 0,75–0,95m тәшкил итә һәм ул якынча 65 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әлдәбәран — K5 III спектр сыйныфылы кызгылт-сары зур йолдыз. Ул билгесез периодлы үзгәрмә йолдыз (колач 0,2m тәшкил итә). Аның эчендә гелий януы бара. Йөзләрчә а.б. ераклыкта урнашкан тонык M2 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә аның иптәш-йолдыз булып тора.

1997 елның июль аенда Ай Әлдәбәранны каплады

Әгәр Орион Билбавының өч йолдызыны уйлап сулдан уңга (төньяк ярымшарда) яки уңдан сулга (көньяк ярымшарда) тоташтырып куйсак, бу күзаллау сызыгында беренче якты йолдыз Әлдәбәран булачак.