Әлимкай Абдершин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлимкай Абдершин latin yazuında])
(Әлимкәй Абдершин битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлимкай Абдершин - Советлар Берлеге каһарманы
Alimkay Abdershin.JPG Документлар буенча: Абдершин Алимкай Абдуллович тат. Ğalimqay Ğabdulla uğlı Ğabderşin, Галимкай Габдулла улы Габдершин
Туу датасы: 25 май 1911(19110525)
Туу урыны: Иске Аллагол, Пенза губернасы (Мордовия), Русия
Үлем датасы: 26 май 1983
Үлем урыны: Мәскәү, Русия
Милләте: татар
Армиясе: Совет Армиясе
Армиядәге вакыты: 1941 – 1945
Дәрәҗә: старшина
Армия бүлеге: 86 нче полк < 180 нче дивизия < 38 нче армия
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы — 1944 Ленин ордены I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены


Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Маҗарстан, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.

Бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3; Геройская быль. Саранск, 1985.
  • Татар энциклопедиясе

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]