Әлихан Бүкәйханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлихан Бүкәйханов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлихан Бүкәйханов
Alikhan Bukeikhanov.jpg
Туган 5 март 1886(1886-03-05)
Каркаралы өязе, Симәй өлкәсе, Рәсәй империясе
Үлгән 27 сентябрь 1937(1937-09-27) (51 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Урман институты[d]
Һөнәре язучы, сәясәтче, галим
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]
Bukeyhanov Signature.jpg

Commons-logo.svg Әлихан Бүкәйханов Викиҗыентыкта

Әлихан Нурмөхәммәт улы Бүкәйханов (каз. A'li'han Nurmuhameduly Bo'kei'han, 5 март 1886(18860305), Каркаралы өязе, Симәй өлкәсе, Рәсәй империясе27 сентябрь 1937, Мәскәү) — казакъ җәмәгать эшлеклесе, укытучы, журналист, этнограф. «Алаш» фиркасе рәһбәрләреннән берсе, Казакъстан буенча Вакытлы хөкүмәт кәмисәре (1917). Алаш автономиясе рәисе (1917—1920).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск техник укуханәсен, аннары Петербург урман иниституы икътисад факультетын тәмамалаган. 1905 тән кадетлар фиркасе әгъзасы, Русия дәүләт думасы депутаты. 1906 да «кыргыз сәяси хәрәкәте җитәкчесе» дип кулга алынган, өч айдан соң иреккә чыгарылган. 1908 дә янә кулган алынган һәм Самарга сөрелгән. 1917—1920 елларда Алаш автономиясе рәисе. 1922—27 елларда Мәскәүдә ССРБ халыклары үзәк нәшрияты казакъ сиксәсе әдәби хезмәткәре. 1920-30-елларда берничә мәртәбә кулган алынган булган. «Шура хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән атып үтерүгә хөкем ителгән.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]