Әлихан Смаилов
| Әлихан Смаилов | |
|---|---|
| Казакъстан премьер-министры | |
| Вазыйфада 2022 елның 11 гыйнвары – 2023 елның 29 марты | |
| Президент | Касыйм-Юмарт Тукаев |
| Аңа кадәр | Аскар Мамин |
| Дәвамчысы | Олжас Бектенов |
| Казакъстан финанс министры | |
| Вазыйфада 2018–2020 | |
| Аңа кадәр | Бахыт Солтанов |
| Дәвамчысы | Ерулан Жамаубаев |
| КР статистика буенча агентлыгы башлыгы | |
| Вазыйфада 1999–2003 | |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 18 декабрь 1972 (53 яшь) СССР, Казакъстан ССР, Алма-Ата |
| Сәяси фирка | Nur Otan |
| Белем | Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты; Казакъстан Менеджмент, икътисад һәм фаразлау институты |
Әлихан Смаилов, Әлихан Асхан улы Смаилов (каз. Әлихан Асханұлы Смайылов, 1972 елның 18 декабре, ССРБ, Казакъстан ССР, Алма-Ата) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ―
Казакъстан премьер-министры (2022 елның 5-11 гыйнварында в. в. б.). Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (2021―2022), Казакъстан Республикасы финанс министры (2018―2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1972 елның 18 декабрендә Алма-Атада туган. 1994 елда «гамәли математика» белгечлеге буенча Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университетын тәмамлый. 1996 елда Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Казакъстан Менеджмент, икътисад һәм фаразлау институтын тәмамлап, «дәүләт идарәсе магистры» дәрәҗәсен ала.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «А-Инвест» инвестиция-хосусыйлаштыру фонды хезмәткәре (1993—1995) [1];
- Алматы шәһәре администрациясенең сәүдә һәм сәнәгать бүлеге баш белгече (1995—1996);
- Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Югары Икътисадый совет стажеры (1996);
- Казакъстан Республикасы Милли статистика агентлыгының идарә башлыгы урынбасары, идарә башлыгы (08.1996 – 03.1998);
- Казакъстан Республикасының статистик планлаштыру һәм реформалар агентлыгының статистика һәм анализ комитеты рәисе урынбасары (03.1998 – 04.1998);
- Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә баш эксперт, сектор мөдире (1998–1999);
- Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә оештыру-контроль бүлеге дәүләт инспекторы (08–11.1999);
- Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (11.1999–02.2003);
- Казакъстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары (02.2003–2003);
- «Экспорт кредитларын һәм инвестицияләрен иминләштерү буенча дәүләт иминият компаниясе» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе (2003–2006);
- Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (02.2006–01.2007);
- «"Казагро" Милли холдингы» АҖ президенты (01.2007–11.2008);
- «Азык-төлек контракт корпорациясе» АҖ, «Казагромаркетинг» АҖ, «КазАгроФинанс»АҖ Директорлар советы рәисе [2] (2007—2008);
- Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (21.11.2008–10.2009);
- Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (27.10.2009–13.08.2014);
- КР Милли икътисад министрлыгының Статистика буенча комитеты рәисе (08.2014–12.2015);
- Казакъстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (11.12.2015–18.09.2018);
- Казакъстан Республикасы финанс министры (18.09.2018);
- КР премьер-министрының беренче урынбасары — КР финанс министры (02.09.2009);
- Евразия икътисадый комиссиясе советында Казакъстан вәкиле (04.09.2009);
- Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (18.01.20021);
- Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (05.01.2002). 2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Әлихан Смаиловны билгели [3].
- 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ― Казакъстан премьер-министры.
- 2023 елның 29 мартында кабинеты белән отставкага китә. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2020 – «Парасат ордены»[5].
- медальләр
- «1нче ранг киңәшчесе» дипломатик рангы
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, биш баласы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Досье: Смаилов Алихан Асханович.
- ↑ КазАгроФинанс (2020-03-07).
- ↑ О Правительстве Республики Казахстан — Официальный сайт Президента Республики Казахстан.
- ↑ Правительство Казахстана сложило полномочия. Lenta.ru, 29.03.2023(рус.)
- ↑ Накануне Дня Независимости ряду казахстанцев присуждены государственные награды (2020-12-14). 2020-12-14 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://online.zakon.kz/Document/?doc_id=30407668
- https://www.nur.kz/1753293-cto-izvestno-o-novom-ministre-finansov-alihane-smailove.html
- 18 декабрь көнне туганнар
- 1972 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Алматыда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Казакъстан сәясәтчеләре
- Казакъстан премьер-министрлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Парасат ордены кавалерлары
- «Астанага 20 ел» медале белән бүләкләнүчеләр




