Әлки мәктәбе
Әлки мәктәбе | |
Нигезләнү датасы | 2000 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Буа районы, Исәк авыл җирлеге[d] һәм Татарстан |
Урын | Әлки |
Югарырак ранг | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | Татарстан, Буа районы, Әлки авылы, Дуслык урамы, 14 йорт |
Почта индексы | 422416 |
mailto:alkeevo_sch@mail.ru һәм mailto:alk.bui@tatar.ru | |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/buinsk/alkeevo/sch_osn |
Әлки мәктәбе | |
Эшләү еллары | |
---|---|
Директоры: |
Эльмира Искәндәр кызы Салахова |
Телефон: |
+7 (843) 744-46-64 |
Телләр: |
Әлки мәктәбе — Татарстан Республикасы Буа районы Әлки авылында урнашкан мәктәп.
Мәктәп тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәктәп тарихы Казан губернасы Тәтеш өязе Әлки вулысте (үзәге Кече Яльчик авылы) Әлки авылында 1916нче елда ачылган мөселман мәктәбеннән башлана.
1920 нче елда ачылган бер баскычлы Әлки совет хезмәт мәктәбендә 102 малай һәм 113 кыз бала белем алалар. Авылда бу елларда мәктәпкә тартылмаган балалар да була. Мәктәп базасында наданлыкны бетерү курслары да эшли.
1930 нчы елдан бер баскычлы Әлки крестьян яшьләре мәктәбе дип үзгәртелгәннән соң, уку йортында авылдагы мәктәп яшендәге барлык бала да белем ала.
1933 нче елда мәктәп тагын бер тапкыр исемен үзгәртә һәм Әлки башлангыч мәктәбе дип атала. Латин графикасы кириллицага алмашынганга, мәктәптә кичен авыл халкын яңача язарга һәм укырга өйрәтәләр. Башлангыч белемне үзләштергән Әлки балаларының бер өлеше укуларын С.М.Киров исемендәге Исәк тулы булмаган урта белем бирү мәктәбендә дәвам итәләр. Урта белемне Әлки балаларының кайберләре Чуваш АССР Яльчик районы Лашчы-Таяба урта мәктәбендә алалар.
Бөек Ватан сугышы чорында мәктәптә укучы балаларның барысы да олылар белән бергә күмәк хуҗалык кырларында хезмәт куялар. Мәктәптә укулар беренче чирек ахырында гына башланып китә.
Сугыштан соңгы елларда мәктәпкә күрше Алексеевка авылы балаларының бер өлеше да килеп кушыла. Уку бинасы бик нык таушалганга, 1969 нчы елда фин технологиясе белән яңасы төзелә. Мәктәп тирәсе агач койма белән әйләндереп алына. Укучылар мәктәпнең укыту-тәҗрибә мәйданчыгында яшелчәләр үстерәләр, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.
2000 нче елда 108 урынга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы төзелә. Мәктәпнең статусы Дәүләт бюджет гомуми белем бирү мәктәбе “Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе” дип үзгәртелә. Мәктәпкә Әлки авылы укучылары гына түгел, ә күрше Атабай-Әнкәбә авылы балалары да килеп укыйлар. Укыту һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә оештырыла. Укучылар Россия фән олимпиадаларының республика һәм йомгаклау өлешендә уңышлы чыгыш ясыйлар. 2014 нче елдан, күршедәге Исәк урта мәктәбе ябылганнан соң, Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбенә Буа районы Исәк җирле үзидарәсенә кергән барлык авыл балалары да беркетелә.
Башлангыч мәктәп җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г.Г. Хәбибуллин (1920-1932)
- З.И. Идиятуллин (1933-1941, 1945–1947, 1957-1971)
- М.М. Шәрәфетдинова (1941-1945)
- Р.М. Браматкина (1948-1956)
- М.М. Каюмова (1971–1974)
- Н.Б. Гыйниятуллина (1974–1993)
- Т.Ш. Гыйнаятуллина (1993–2000)
Төп гомуми белем бирү мәктәбе директорлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Л.Б. Зиннәтуллин (2000–2008)
- И.М. Гыйниятуллин (2008–2015)
- Э.И. Сәлахова (2015 нче елдан)
Мәктәпнең беренче укытучылары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.М. Баһаветдинов
- З.Ш. Шәһидуллина
- Г.К. Камалетдинова
- К.К. Ильина
- Г.Б. Галимова
- В.З. Вахитова
- И.Ш. Шиһабиев
- А.К. Камалетдинов
- С.В. Васильев
- А.Ю. Хәйруллина
- Э.Ю. Исхакова
Гомерен мәктәпкә багышлаган һәм аның данын күтәргән укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- К.И. Филлиппова
- Е.И. Сергеева
- С.Х. Фәхреева
- Т.Ш. Гыйниятуллина
- А.М. Сибгатуллина
- М.М. Зиннәтуллина
- Р.Г. Зәйнетдинов
- А.М. Сәлахов
Мәктәптә укыган танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Раил Шәһәретдин улы Зыятдинов, «Татплодоовощпром» чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- Камил Шәһәр улы Зыятдинов, Татарстан Республикасының 1994—2007 нче еллардагы сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы
- Гөлсем Фәсхетдин кызы Сөнгатуллина, РФ нең атказанган терлекчесе
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |