Әлки районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлки районы флагы latin yazuında])
Әлки районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Әлки районы

Әлки районы флагыТатарстан Республикасы Әлки муниципаль районының рәсми символы. Флаг 2006 елның 1 июнендә расланган һәм 2640 номерлы Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — сары һәм яшел буйларга бүленгән, уртасында өске һәм аскы почмаклары белән тукыма читләренә орынган күк ромб урнаштырылган туры почмаклы тукыма; ромбта ак, кара, сары, кызыл һәм куе алсу төсләр белән район гербындагы җайдак сурәтләнгән; аның яшел туглы сөңгесе ромб читләреннән чыгып тора».[1]

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг Әлки районы гербы нигезендә эшләнгән.

Борынгы Әлки җире тарихи традицияләргә бай. Идел буе болгарлары дәүләте хәзерге район территориясендә.

Халык риваяте буенча төбәктә Болгар батыры — Алып батыр яшәгән.

Әлки җире традицион аграр район булып тора. Флагның дүрт кыры-яшел һәм сары аллегорик рәвештә ел фасылларын алмаштыруга нигезләнгән авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә.

Геральдикадагы сары төс (алтын) — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Геральдикадагы ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Зәңгәр төс — намус, намуслылык, Рухият символы.

Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен символлаштыра.

Куе кызыл төс — дан, хөрмәт һәм бөеклек

Кара төс — зирәклек, тыйнаклык, мәңгелек яшәеш символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлки районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]