Әлкәй (Азнакай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлкәй (Азнакай районы) latin yazuında])
(Әлки (Азнакай районы) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлкәй
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Әлкәй авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Әлкәй авыл җирлеге[d][1], Азнакай районы, Бөгелмә кантуны һәм Бөгелмә өязе
Халык саны 565 (2000)[2]
Почта индексы 423309
Беренче язма телгә алу 1748[2]

ӘлкиТатарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк өлешендә урнашкан, Ык елгасының сул як ярларын һәм Ык, Зәй елгалары субүләрен үз эченә алган Азнакай районында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1748 елда нигезләнгән. Аның исеменең тарихы бик борынгы заманнардан ук килә. Әлкәй авылы урнашкан җирләргә иң беренче булып Галкәй атлы кеше килеп урнашкан. Тора-бара авылның исеме дә Әлкәйгә әйләнгән. 1920 нче елга кадәр ул Бөгелмә өязенә кергән.

Авылтирәсендә нефть чыгару скважиналары күп. Кара алтын 1500-1900 метр тирәнлектә ята.

Авылга терәлеп Койгылдаш инеше ага. Авылда Сабантуй чишмәсе, Әҗми чишмәсе, Атлар чишмәсе, Габбас чишмәсе, Хәмзә чишмәсе, Ташлы сылау чишмәсе бар.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
899 1843 1901 1516 1555 1025 895 1017 876 565 565 528

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.