Әллүки (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әллүки (җыр) latin yazuında])
«Әллүки»
Җыр

Әллүки — татар халык көенә кушылган Габдулла Тукайның[1] "Милли моңнар" шигыре сүзләре.

Җырның тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;

Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй

Башка килә уйлар төрле-төрле,—
Әллә нинди зарлы, моңлы көй;

Әллүки, бәллүки,
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Әллүки, бәллүки,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»

Әллүки, бәллүки,
«Бу көй була, диде, Әллүки».

Атаклы башкаручылар — Илһам ага Шакиров, Зөһрә ханым Сәхәбиева.

Җырның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр — "Милли моңнар" шигыренең үзгәртелгән тексты. Җырда шигырьнең беренче һәм соңгы дүрт юллыклары гына кулланылган. «Милли моңнар» шигыренең язылу тарихы турында М.Гали болай дип яза:

«Көннәрнең берсендә Тукай, «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән «Әллүки» көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:

— Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, — ди. Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: — Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич, — ди. Шуннан соң Тукай үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри»[2]

«Әллүки»не иң беренче башкаручы 1937 елда Казанда барлыкка килгән җыр һәм бию ансамбленең солисткасы Разия Тимерханова була. Александр Ключарёв махсус хор өчен «Әллүки» җырын эшкәртә. Шулай итеп, Разия Тимерханова җырны гастрольләргә чыгып җырлый башлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1]
  2. Гали М. Тукай — җырчы һәм җыр-музыка сөюче; Совет әдәбияты, 1943. — № 4, 37 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]