Әлмәтнефть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәтнефть latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

«Әлмәтне́фть» - «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең нефть-газ чыгару идарәсе (НГДУ). Нефть чыганакларын өйрәнү һәм эшкәртү, нефть чыгару, әзерләү, сату, нефть һәм газ сәнәгате объектларын төзү һәм алардан файдалану белән шөгыльләнә.

Әлмәт шәһәрендә урнашкан. 3800 кеше эшли (2005).

1952 елда «Бөгелмәнефть» нефть-газ чыгару трестының 2 нче нефть промыселы (хәзерге «Лениногорскнефть» НГДУы) җирлегендә «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару тресты буларак оештырыла, 1954 елдан нефть промыселы идарәсе, 1970 тән «Әлмәтнефть» НГДУы. Нефть һәм газ чыгаручы 6 цехны, нефтьне комплекслы әзерләү һәм суыртучы 2 цехны, катламнарның басымын нормада тоту цехын, нефть кабул итү һәм җибәрү цехын, төп производствога хезмәт күрсәтүче 10 цехны, технологик транспорт идарәсен, торак-коммуналь хуҗалыгын үз эченә ала. Уку-укыту пункты, спорт-сәламәтләндерү үзәге, ял базасы бар. Ромашкино нефть чыганакларының үзәк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрен эшкәртә. Нефть чыгару объектларына терриген девонының 4 мәйданы (Миңлебай, Әлмәт, Төньяк Әлмәт, Берёзовка), түбән карбон утырмаларының терригенлы (№№ 8, 24) һәм карбонат ятмалары (№№ 221, 224) керә. Шулай ук терригенлы һәм карбонатлы девонның вак ятмалары эшкәртелә. Девон, Бобриков горизонты терриген утырмаларының сәнәгати-нефтьле объектлары һәм Бохарай нефть чыганагы карбонының Турнейск катламы карбонат коллекторлары эшкәртелүгә тапшырылган. Күпчелек ятмалар катламнардагы басымны су тутыру юлы белән нормада тотып эшкәртелә. Нефть бирүчәнлекне арттыру өчен катламнарга гидродинамик, физик-химик, геологик-физик һ.б. прогрессив тәэсир итү ысуллары кулланыла. Бу ысуллар белән табылган нефть ел буе чыгарылган барлык нефтьнең өчтән бер өлешеннән артыгын алып тора. 1958 дә «Әлмәтнефть» НГДУы бер тәүлеккә чыгарылган нефть (31782 т) күләме буенча Русиядә 1 нче урынны били. Нефть чыгаруның иң югары еллык күрсәткече - 21,8 млн. т (1968). Беренче 100 млн. т - 1963 елга, 200 млн. - 1968 гә, 300 млн. - 1973 кә, 500 млн. - 1988 гә чыгарыла. 2006 елның 1 гыйнварына барлыгы 571,5 млн. т нефть чыгарыла. Чыгарылган продукциянең сулылыгы 78,5%. Насос белән суырту скважиналарның төп эшләү алымы булып тора.

Нефть җыю системасы герметиклаштырылган, аны комплекслы әзерләүдә 2 җайланма эшли. Кулланучыларга җибәрелә торган продукциянең әзерлеге 100% ка җитә. Шәһәр төзүче идарә буларак, «Әлмәтнефть» - Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында торак йортлар, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, спорт, социаль-мәдәният объектлары төзетә. 1971 дә «Әлмәтнефть» НГДУы Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның күп кенә эшчеләре хөкүмәт бүләкләренә лаек була: 3 кеше - Социалистик Хезмәт Герое, 1 кеше - Дан орденының тулы кавалеры, 1 кеше - СССР Дәүләт бүләге лауреаты, 2 кеше - ТР Дәүләт бүләге лауреаты, 21 кешегә - РСФСРның, 46 кешегә ТРның атказанган нефтьчесе, 1 кешегә - РФнең атказанган геологы, 1 кешегә - РФнең атказанган икътисадчысы, 3 кешегә РФнең атказанган энергетигы дигән мактаулы исемнәр бирелә. 12 кеше Ленин, 83 кеше - Хезмәт Кызыл Байрагы, 5 кеше - Халыклар Дуслыгы, 84 кеше - «Почёт билгесе», 44 кеше - 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны орденнары, медальләр белән бүләкләнә. «Әлмәтнефть» идарәсе җитәкчеләре: Е.А. Мазанов (1952-55), Р.Ш. Мингәрәев (1955-56), А.Д. Обносов (1956-63), А.В. Вәлиханов (1963-65), Л.М. Кузнецов (1965-67), Р.Т. Булгаков (1967-72), Г.М. Әхмәдиев (1972-77), Р.Г. Галиев (1977-83), Ш.Ф. Тәхәветдинов (1983-85), М.Ш. Җәләтов (1985-2005), М.З. Таҗиев (2005 тән).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлмәтнефть-Альметьевнефть (1952-1992): Люди. Цифры. Факты. Альметьевск, 1992;
  • «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе - Нефтегазодобывающее управление «Альметьевнефть». Казань, 1992;
  • Ордена Ленина нефтегазодобывающее управление «Альметьевнефть» ордена Ленина производственного объединения «Татнефть» имени В.Д. Шашина. Казань, 1977.

Авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Х. Әмирханов, Н.М. Ершова, Ш.Л. Таипов, Ф.Т. Хәмитова

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.