Әлмәт гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәт гербы latin yazuında])
Әлмәт гербы
Нигезләнү датасы 9 октябрь 1987
Сурәт

Әлмәт шәһәре гербы - Россия Федерациясе Әлмәт районы административ үзәге Әлмәт шәһәре гербы.

Әлмәт гербы 1987 елның 9 октябрендә Шәһәр Халык депутатлары Советының 558 нче номерлы карары белән расланган. Герб Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына кертелмәгән.

Герб тасвирламасы һәм аның символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт шәһәренең гербы формасы- күләмле пластина рәвешендә турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аскы өлеше почмакларда түгәрәкләнә, ә симметриянең күчәре очлы. Турыпочмаклык якларының үлчәмнәре нисбәте 2:3 (биеклегенә зуррак).

Өстә ҡызыл төстә, гербның алтыдан бер өлешен алып торган, турыпочмаклы рамка, аның фонында шәһәрнең исеме "АЛЬМЕТЬЕВСК" дип сары-алтынсу төстәге кабарынкы хәрефләр белән язылган.

Гербның зәңгәр төскә буялган яссылыгының үзәк өлеше иярчен табигый газның зур запаслары булуын аңлата, кара төскә буялган нефть вышкасы сурәтләнгән, бу бураулау долотысы девон нефть катламына (гербның аскы өлеше кара төскә буялган)кадәр барып җиткәнен күрсәтә.

Сул почмактагы гербның зәңгәр фонында шәһәр барлыкка килү датасын аңлата торган "1953" саннары язылган. 1953 елның 3 ноябрендә РСФСР Югары Советы Президиумының Әлмәт шәһәрен төзү турындагы Указы кабул ителә.

Гербның бөтен периметры буйлап сары алтын төскә буялган кабарынкы йомык линия уза.

Герб композициясе шәһәрнең Ромашкино нефть чыганагы белән элемтәсен символлаштыра.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт районы гербы (2006 ел)

1987 елның 9 октябрендә Әлмәт гербы раслана, аның авторы Е. Г. Стефановский була. 1994 елда Әлмәтнең яңа эмблемасы төшерелгән сувенир значрк чыгарыла. Ул болай була: «Җете кызыл очлыклы яшел җирлектә, алар өстендә — үтәли күренмәле лалә чәчәге, аның эчендә очлык кырыена алтын сөялмә баскыч куелган һәм аның өстенә очлыктан ике агынты белән бәреп чыккан кара фонтан урнаштырылган. Ирекле өлештә Татарстан гербы урнашкан». Эмблнмпны рәсми раслау булмады.

2006 елның 26 декабрендә Әлмәт районы гербы раслана.

Район Гербы 1987 елгы шәһәр гербының төп элементларын һәм 1994 елгы Әлмәт эмблемасын композицион рәвештә кабатлый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]