Эчтәлеккә күчү

Әлмәт музыка көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәт музыка көллияте latin yazuında])
Әлмәт музыка көллияте
Нигезләнү датасы 10 август 1964
... хөрмәтенә аталган Фәрит Яруллин
Нигезләүче РСФСР Мәдәният министрлыгы[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Әлмәт районы һәм Әлмәт
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Адрес 423457, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 12 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/almet/org6179(рус.)(тат.)
Карта

Көллият бинасы

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте (рус. Альметьевский музыкальный колледж имени Ф.З. Яруллина, ингл. Almetyevsk musical college named after F.Z. Jarullin) — 1964 елдан Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
1974 елдан композитор Фәрит Яруллин (1914-1943) исемен йөртә.

  • Фортепиано.
  • Оркестр өчен кыллы уен кораллары: эскрипкә, альт, виолончель, контрабас.
  • Оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары: труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай.
  • Халык уен кораллары оркестры өчен уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.
  • Вокал сәнгате: академик һәм халык.
  • Хор белән дирижерлык итү.
  • Музыка теориясе.
  • Халык нәфис сәнгате (этносәнгать иҗаты).
  • Халык нәфис сәнгате (театр иҗаты).
  • Эстрада музыка сәнгате (эстрадада җырлау).
  • Эстрада музыка сәнгате (эстрада оркестры уен кораллары: кларнет, саксофон, тромбон, бәрмә уен кораллары, гитара, аккордеон).
  • Социаль-мәдәни эшчәнлек бүлеге (мәдәният йортлары белгечләре, менеджерлар, күңел ачу программалары режиссерлары).
  • Антонина Лапочкина, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
  • Ренат Шаһиев, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984)
  • Виктор Цветков, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986)
  • Хәмзә Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
  • Фәрит Галиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)
  • Анна Балашова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
  • Илдус Әбшәрипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
  • Надежда Рычкова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999)
  • Владимир Еремеев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
  • Фәридә Нуриева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2005)
  • Николай Прец, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)
  • Әлфия Шиһапова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)
  • Татьяна Сәхибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2014)[4]



Ярты гасыр эчендә укуханәне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы 1600 дән артык белгеч тәмамлаган. Алар музыка мәктәпләрендә, урта махсус һәм югары уку йортларында укытучы булып эшли, иҗат оешмалары белән җитәкчелек итә, театр һәм филармония артисты һәм ялгыз башкаручы буларак иҗат итә.


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Илгиз Закиров 1954-07-07 Аеш композитор
баянчы
җырчы
«Энергетик» мәдәният сарае


  1. Приказ Министерства культуры РСФСР от 10 августа 1964 № 695
  2. Приказ Министерства культуры Татарской АССР от 17 августа 1964 года № 128
  3. Приказ Министерства культуры от 11.12.2007г. № 796
  4. Әлмәт районы мәдәният идарәсе сайтында, archived from the original on 2016-01-21, retrieved 2016-02-05