Әлмәт политехник техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәт политехник техникумы latin yazuında])
(Әлмәт политехника техникумы битеннән юнәлтелде)
Әлмәт политехник техникумы
рус. Альметьевский политехнический техникум
Элеккеге исемнәр Әлмәт төзелеш техникумы (19721993)
Нигезләү елы 1964
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Әлмәт
Адрес 423457 Тынычлык урамы, 10.
Сайт almetpt.ru
Техникумның укыту корпусы бинасы

Әлмәт политехник техникумы (рус. ГАПОУ «Альметьевский политехнический техникум») — 1964 елдан Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы. Техникумның стратегик партнеры ― «Татнефть» АҖ. Техникумны нигезләүче һәм 42 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе ― РФ һәм Татарстанның атказанган укытучысы Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов (1933―2007). 2007 елдан техникум директоры ― Илдар Рәис улы Баһманов, педагогика фәннәре кандидаты (2011).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Техникумның 42 ел директоры булып эшләгән РФ һәм Татарстанның атказанган укытучысы Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов (1933―2007)

1964 елда Татарстан АССРның көчле үсә торган нефть һәм төзелеш индустриясен белгечләр белән тәэмин итү максатыннан, «Татнефтестрой» комбинаты һәм шәһәр җитәкчелеге башлангычы белән Казан төзелеш техникумының филиалы буларак нигез салынган. Укыту 4 белгечлек буенча алып барылган: «Сәнәгать-гражданлык төзелеше», «Төзелеш детальләре һәм тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү», «Төзелештә планлаштыру», «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау». Көндезге бүлеккә 120 укучы кабул ителә. Техникумга нигез салучы һәм аның 42 ел дәвамында алыштыргысыз җитәкчесе булып, РФ һәм Татарстанның атказанган укытучысы Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов (1933―2007) тора.

1966 елда Казан төзелеш техникумының Әлмәт филиалы Әлмәт газ сәнәгате техникумы итеп үзгәртелә.

1972 елда Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре төзелеше министрлыгының 1972 елның 8 декабре боерыгы белән газ сәнәгате техникумы, уку йортының күппрофильлегә әйләнүенә бәйле рәвештә, Әлмәт төзелеш техникумы итеп үзгәртелә.

1993 елда Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының 1993 елның 21 ноябрендәге 268нче санлы боерыгы нигезендә төзелеш техникумы политехник статусын ала.

1995 елның маенда Әлмәт политехника һәм Әлмәт нефть техникумнары беренче уку йорты базасында берләштереләләр.

2008 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Уку йортын автономияле дип үзгәртү турында» 1нче санлы карары басыла.

Уку йортының максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть-газ чыгару төбәгенең югары квалификацияле эшчеләр һәм белгечләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү, инновацион типтагы, күппрофильле, Россия фәнни-мәгариф киңлегенә интеграцияләнгән уку йортын формалаштыру.

Уку юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Техникумда 13 төп һөнәри белем бирү программасы һәм 20дән артык өстәмә һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлек юнәлеше гамәлгә ашырыла.
Студентлар һәм тыңлаучыларның контингенты 3800 кеше тәшкил итә. Техникум Ростехнадзор контроль астында булган һөнәрләр буенча укуны гамәлгә ашыручы оешмалар реестрына кертелгән. Белгечлек кысаларында техникумны тәмамлаучылар 1-2 эшче һөнәр үзләштерәләр, шулай ук өстәмә белем бирү программалары буенча өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бар.

Техникумның стратегик партнеры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Техникумның стратегик партнеры ― «Татнефть» АҖ. Техникумның матди-техник базасын камилләштерүгә «Татнефть» 2005 елдан алып 2012 елга кадәр 159 млн. сумнан артык акча керткән. Техникумның укыту-җитештерү остаханәләре территориясендә нефть полигоны комплектланган. Иң яхшы 36 студент өчен «Татнефть»нең махсус исемле стипендиясе булдырылган, уку тәмамлангач, андый студентлар акционерлык җәмгыяте сертификаты ала һәм эшкә урнашуда өстенлекләргә ия була.

Укыту-матди база[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Техникумның укыту корпусы бинасына керү юлы

Техникум составында 13 мең квадрат метр мәйданлы укыту-җитештерү корпусы бар, анда спорт залы, китапханә, уку залы, ашханә, ике буфет, актлар залы, шулай ук укыту-җитештерү остаханәләре, гараж, автомобиль паркы, ике тулай торак урнашкан[1].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 08.02.01 Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү
  • 08.02.05 Автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү
  • 09.02.04 Мәгълүмат системалары (тармаклар буенча)
  • 09.02.07 Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру
  • 13.02.11 9 һәм 11 сыйныфлар базасында электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча)
  • 15.02.01 Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү (тармаклар буенча)
  • 15.02.07 Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру
  • 15.02.12 Сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау (тармаклар буенча)
  • 15.02.14 Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру чаралары белән тәэмин итү (тармаклар буенча)
  • 21.02.01 9 һәм 11 сыйныфлар базасында Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү
  • 21.02.02 Нефть һәм газ скважиналарын бораулау
  • 21.02.11 Файдалы казылма ятмаларын эзләүнең геофизик алымнары
  • 23.02.03 Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау
  • 23.02.04 Күтәрү транспорты, төзелеш, юл машиналары һәм җайланмаларыннан техник файдалану (тармаклар буенча)
  • 23.02.07 Двигательләргә, системаларга һәм агрегатларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау
  • 38.02.01 Икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]