Әлмәт районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәт районы флагы latin yazuında])
Әлмәт районы флагы
Альметьевский район

Пропорция

2:3

РФ дәүләт һеральдик реестрында номер

3451

Байрак авторы

Р. Курамшин, М. Исламов

Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль округы флагы — муниципаль оешманың рәсми символы, муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.Флаг 2006 елның 26 декабрендә расланган һәм теркәү номеры 3451 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 71 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.[1]

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге тукыма киңлегенең ¼ өлеше киңлегендәге кызыл буйга тоташкан, уртасында герб фигуралары: тукыма киңлегенең 4/5 өлеше киңлегендәге биеклектә үтәли күренмәле сары лалә чәчәге, аның эчендә кызыл буй кырыена терәп куелган сары сөялмә баскыч һәм кара фонтан урнаштырылган туры почмаклы яшел тукыма».[2]

Символикани нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг Әлмәт районы гербы нигезендә эшләнде.

Әлмәт тарихы XVIII гасырның беренче чирегендә башлана, ул вакытта Әлмәт авылы барлыкка килгән, аннары ул эшчеләр авылына әйләнгән һәм 1953 елда шәһәр статусын ала. Әлмәт шәһәр буларак формалашуы нефть чыганакларын үстерү белән бәйле.

Бүген Әлмәт районы - Татарстандагы иң зур нефть чыгару үзәге. Рәсәйнең әйдәп баручы нефть компанияләренең берсе, Әлмәттә урнашкан ОАО ТАТНЕФТ, төбәкнең генә түгел, гомумән, республиканың икътисады һәм социаль тормышы үсешенә зур өлеш кертүче предприятие.

Районның бу үзенчәлеге сары (алтын) баскыч һәм кара чишмә образы белән билгеләнгән. Сары (алтын) баскыч - нефть вышкасының аллегорик сурәтләнеше. Сары (алтын) һәм кара комбинациясе янәшәлеге нефтьнең символик рәвештә «кара алтын» дип аталуын аңлата.


Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, акыл һәм хөрмәт символы.

Кара төс — төпле акыл, зирәклек, тыйнаклык, намус символы.

Сары (алтын) лалә Әлмәт районының чәчәк атуы һәм даны билгесе. Моннан тыш, төрки халыклар сәнгатендәге төп үсемлек орнаменты буларак, чәчәк аллегорик рәвештә әлеге төбәкнең тарихына ишарә итә.


Флагның төсләр гаммасы табигать һәм сәнәгать производствосын күрсәтә. Яшел буй районның географик үзенчәлекләренә, бу урыннарның табигый матурлыгына басым ясый. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш символы.

Кызыл буй Әлмәт районының үсеш алган сәнәгать производствосын күрсәтә — район республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең көчле сәнәгать үзәге. Кызыл төс — батырлык, көч, тырышлык, матурлык һәм бәйрәм символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Альметьевского муниципального района Республики Татарстан от 26.12.2006 № 138 «О флаге Альметьевского муниципального района»
  2. Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]