Әлфия Айдарская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Айдарская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлфия Айдарская
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Әлфия Газиз кызы Айдарская

Туу датасы:

25 май 1925(1925-05-25) (95 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

балерина

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1941 – 1965

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты

Әлфия Айдарская, Әлфия Газиз кызы Айдарская (ире фамилиясе буенча Грекулова, 1925 елның 25 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе, Татарстан АССР атказанган артисты. Күренекле татар композиторы Сара Садыйкова иҗатын армый-талмый пропагандалаучы.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Әнисе һәм улы белән төшкән фоторәсеме.
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Гаилә фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам С. А. Ротницкий. Балерина Ә. Г. Айдарская портреты. 1959

1925 елның 25 маенда җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарский гаиләсендә туган. Ун яшенә кадәр дәү әнисе Бибигайшә янында Бишбалтада яши. Әнисе белән кымызга барган җиреннән, Уфадан сайланган төркем эчендә (Фәйзи Гаскәров 300 баладан 12 баланы сайлап алып, Ленинградка юллый, уку азагына 5 бала кала), Ленинградка балерина һөнәренә өйрәнергә китә[1]. А. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт академия хореография укуханәсен тәмамлаган (классик бию укытучылары Наталия Александр кызы Камкова, соңрак Елена Ширипина)[2].

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт академия хореография укуханәсен эвакуациялиләр. Уфадан килгән төркемдә укыган Әлфия Айдарскаяны (укыган чорда Алла Садыкова) Уфадагы опера һәм балет театры карамагына кайтаралар һәм ул әлеге театрда эшли башлый. Сара Садыйкова Уфага килеп, сугыш вакытына гына дип сөйләшеп, Әлфияне Казанга күчертүгә ирешә.

19411965 елларда (өзеклек белән) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры нда балет биючесе. Казанда башта кордебалет артисты була, соңрак төп партияләрдә чыга башлый. Аерым алганда, Одилия-Одетта («Аккош күле»), Зарема («Бакчасарай фонтаны»), Хасинта («Лауренсия»), Флер-де-Лис һәм Гудула («Эсмеральда») партияләрен башкара. Татар классик репертуарыннан «Зөһрә», «Алтынчәч», «Башмагым»да һ. б. бии[3].

1941-1942 елларда, Казан опера театрында штат кыскартуга эләгеп, Казанга Украинадан эвакуацияләнгән 543нче санлы заводта хәрби товарны (пуля) үлчәүче булып эшли. 1943 елда Молотовка (1940—1957 елларда Пермь Молотов дип аталган) эвакуацияләнгән Ленинград дәүләт академия хореография укуханәсендә укуын тәмамларга бара (булачак ССРБ халык артисты Юрий Григорович(рус.) белән бер вакытта (Юрий аннан ике курс түбән) укый).

1947 елда Мәскәүдә РСФСР музыкаль театрларының иҗат яшьләре смотрында «Бакчасарай фонтаны» балетыннан өзектә катнаша (Нинель Юлтыева, Әдһәм Нарыков белән бергә), финалга үтә. ВЛКСМ ҮК Мактау грамотасына ия була.

1965 елдан Казан театр һәм музыка училищесында балаларга ритмика укыта башлый. Алабугада да эшли.

Сара Садыйкова[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисе күренекле татар композиторы Сара Садыйкова иҗатын армый-талмый пропагандалаучы. Ел саен концертларын оештыра, үзе сценарийларын яза, үзе алып бара, үзе артистларны чакыра. 19901995 елларда Мәскәүдә (1992 елда Әстерханда) искә алу концертларын, 1999 елда үз көче белән Газиз Айдарскийның туган авылында (Яшел Үзән районы Айдар авылы) һәм Казанда Актерлар йортында искә алу кичәсе үткәрә. Соңгы 10-15 елда бернинди ярдәмсез Сара Садыйкова, Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Мәскәү, Казан калаларында үткәреп килә. Сара Садыйкованың җырлары тупланган берничә китабын нәшер итүгә әзерләгән («Идел суы ага торыр», «Сагыналар сине якын дуслар», «Ак калфак», «Ил кызы» һ. б.) Сара Садыйкова турында үзе дә китап язган. Казанда Сара Садыйковага музей ачу, Иске бистәдә һәйкәлен урнаштыру, Сара Садыйкова исемендәге халыкара җыр фестивален оештыру мәсьәләләре өчен борчыла[4]

« Үзенең хезмәтләре белән Әлфия апа [Айдарская] бер министрлыкның бер бүлек эшен алып бара дип әйтер идем[5]
»

Яшел Үзән районы Күгеш авылында мәктәпкә Газиз Айдарский исеме бирүдә[6], мәктәптә Газиз Айдарскийның мемориаль музеен, Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музеен, Казанның Киров районы 4нче татар гимназиясендә Сара Садыйкова музеен[7] оештыруда башлап йөри[8][9].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Газиз Айдарский (Газиз Исхак улы Вәлитов) (18981933), актер, режиссер, Беренче үрнәк татар театры артисты (19221924), Мәскәү үзәк татар эшче театры сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры (19241933), Казан театр укуханәсе укытучысы (19301931). 1933 елның 30 октябрендә 34 яшендә Мәскәүдә туберкулез чиреннән үлә. Кабере юк, чөнки җәсәде кремацияләнә, көл салынган савыт башта гаиләсендә саклана, аннары Милли музейга тапшырылгач, юкка чыга[10].

Әнисе Сара Гариф кызы Садыйкова (19061986), беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, драма актрисасы. ТАССР халык артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты.

Ире — Владислав Иван улы Грекулов (?—1985)[11], Татар дәүләт симфоник оркестрының музыканты (виолончельдә уйнаучы), ТАССР атказанган артисты.

Улы — Ростислав Грекулов, музыкант. Суворов укуханәсен тәмамлаган.
Оныгы — Оля Грекулова.

Кайбер итаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айдарская А. Г. Память сердца. К., 2002.
  2. Айдарская А. Г. Балет - любовь моя: Записки балерины.
  3. Айдарская А. Г. Сара Садыйкова. Ил кызы (җырлар). Дочь Родины (песни). К., 2009
  4. Айдарская А. Г. Бибисара моңнары (җырлар). Мелодии души Бибисары (песни). К., 2017
  5. Айдарская А. Г. Лавой звуков плотины прорвав

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөршидә Кыямова. Син моң иясе, рух җырчысы, әнкәй! Интертат, 19.09.2017
  2. Альфия Айдарская: «Я попала в балет по объявлению». dancerussia.ru(рус.)
  3. Филүсә Арслан. Милләтебезнең асыл кызы.
  4. Әлфия Айдарская: «Бер өмет тә калмады». Азатлык радиосы, 15.08.2018
  5. Нәзифә Кәримова. Татар җыры Моңсараны юксына. Азатлык радиосы, 19.11.2016
  6. Г. Айдарский исемендәге Күгеш мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  7. Музей Сары Садыковой. 4нче татар гимназиясенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  8. Айсылу Кадырова. . Альфия Айдарская: «Я бросилась с ножом за Улановой». «Вечерняя Казань», 15.05.2015(рус.)
  9. Михаил Бирин. Альфия Айдарская: «Станиславский предсказал маме большое будущее». Бизнес-Онлайн, 7.09.2019(рус.)
  10. Татар-информ сайтында
  11. Андрей Лебедев. Грекуловы, родственники Садыковых. «Республика Татарстан», 08.07.2005