Әлфия Галиева (1973)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Галиева (1973) latin yazuında])
Әлфия Галиева
Туган телдә исем Әлфия Закир кызы Галиева
Туган 18 июнь 1973(1973-06-18) (50 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре юрист
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның мәгариф отличнигы

Әлфия Галиева, Әлфия Закир кызы Галиева (1973 елның 18 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― юрист, Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2018 елдан). Башкортстанның мәгариф отличнигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 18 июнендә Уфада туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлаган[1].

1995―1996 елларда ― БР Ишембай районы буенча дәүләт салым инспекциясендә юридик затларга салым салу бүлегенең дәүләт салым инспекторы.

1996―1997 елларда ― I Салават дәүләт нотариаль конторасында стажер, 1997―2004 елларда ― дәүләт нотариусы.

2004―2008 елларда – Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының (ba) юридик секторында әйдәүче белгеч, сектор мөдире.

2008―2011 елларда ― БР Президенты каршындагы БАГСУ кадрлар һәм хокук эше бүлегенең баш белгеч―юрисконсультанты.

2010 елда БР Президенты каршындагы БАГСУ югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе аспирантурасын тәмамлаган.

2011―2018 елларда ― БР Мәгариф һәм фән министрлыгының юридик бүлеге башлыгы.

2018 елның 23 июленнән ― БР Хөкүмәтенең 2018 елның 23 июлендәге 686-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]