Әлфия Гыймадиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Гыймадиева latin yazuında])
Әлфия Гыймадиева
Туган телдә исем Гыймадиева Әлфия Усман кызы
Туган 1946(1946)
Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Сафаҗай авылы
Һөнәре җырлар авторы, укытучы
Балалар Ләйләгөл Гыймадиева

Гыймадиева Әлфия Усман кызы – күпсанлы җырлар авторы, укытучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыймадиева Әлфия Усман кызы – 1946 нчы елда Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Сафаҗай авылында дөньяга килә. Җырга-моңга мәхәббәт аңа ярты гасырга якын клуб мөдире булып эшләгән әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училещесында нота грамотасы серләренә өйрәнә, шуннан соң музыкага булган мәхәббәте тагын да көчәя.

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

30 елдан артык балалар укыту дәверендә мәктәп, туган ил, әти, әни, гаилә темаларына күп җырлар иҗат итә. “Чишмә”, “Әтием – горурлыгым”, “Әниемә”, “Яшьлегеме”, “Кайбычым”, “Тылсымлы дөнья” җырлары район газеталарында, “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре” һәм башка газеталарда урын алалар. Ул үзе яшәгән якның чын патриоты була. Туган җиренә һәм яшәгән урына карата гына бик күп шигырьләргә көй иҗат итә. Әлеге җырлар белән төрле чыганаклардан, җыентыклардан танышырга мөмкин.

“Әлифбам – горурлыгым” һәм “Сау бул, кыябыз” дигән җырлары 1968 елда “Мәгариф” журналында басылалар.

Шигырьләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Яшь лачыннар";
  • “Чишмә”;
  • “Кайбычым”;
  • “Яшьлегеме”;
  • “Тылсымлы дөнья”;
  • “Сау бул, кыябыз” һәм башкалар.

"Яшь лачыннар" җырына көй авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Яшь лачыннар.

Серләр арты серләр ачтык,

Җирне яраттык;

Иң кадерле фән ачкычын

Без синдә таптык.

Сау бул, кыябыз,

Безне юл көтә;

Канат үстергән лачыннар

Оядан китә.

Үтте еллар, алда юллар:

Әзер без аңа.

Кайгысын, шатлыгын кушып

Барабыз таңга.

Ничә улың, ничә буын

Саклар ядкарең.

Һәр күңелгә кадерле син,

Туган мәктәбем.

Канат сыный, мәйдан сорый

Улларың тагын.

Рәхмәт сиңа, юлга чыга

Яшь лачыннарың.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.