Әлфия Заһидуллина
Внешний вид
Әлфия Заһидуллина | |
---|---|
Туган | 7 сентябрь 1936 (88 яшь) Кукан, Үзбәкстан ССР, СССР |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Әлфия Заһидуллина (Әлфия Гафиятулла кызы Заһидуллина, 7 сентябрь 1936 (88 яшь), Кукан, Үзбәкстан ССР, СССР) — җырчы (сопрано), педагог. ТАССРның халык артисткасы (1981), РСФСРның атказанган артисткасы (1987). 1963-1976 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы, 1976-1988 елларда – Татар филармониясе солисткасы. 1969 елдан Казан консерваториясендә укыта. Партияләр: Сусылу («Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмаклар», Җ.Фәйзи), Микаела («Кармен», Ж.Бизе), һәм башкалар. Укучылар арсында – Георгий Ибушев, Зөфәр Хәйретдинов, Илсур Сафин.